Сыры
Характеристика
Елганың озынлыгы 841 км, бассейн мәйданы — 67 500 км2. Идел буе калкулыгыннан башланып китә; баштан көнбатышка, ә аннан соң төньякка ага. Сырыда Сурск, Пенза, Алатыр, Ядернә, Шөмерлә, тамагында — Васильсурск шәһәре урнаша. XVI гасырга елга буенча Казан ханлыгы һәм Мәскәү кенәзлегенең чиге узган.
Су ташуы апрель — майда була. Ноябрь — декабрь аенда боз белән каплана, март — апрельдә.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы
Җәен, чөгә, корбан балыгы, опты, сыла балыгы, чуртан, кәлчәк, кәрәкә, чабак, густера, алабуга, шыртлака, вакбалык (тюлька), җилем балык һ.б. балыклар очрый.
Сыры кушылдыклары
Фотогалерея
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 10. Верхне-Волжский район / под ред. В. П. Шабан. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 528 с.
- ↑ http://samlib.ru/m/mennibaew_m_h/babay.shtml
- ↑ Татар энциклопедиясе. Т. 4, Казан, 2014.