Чабак

Чабак яки кызылкүзкарплылар гаиләсенә керүче күксел сыртлы, ак корсаклы, буз койрыклы вак елга балыгы. Зурлыгы 7 см тирәсе, авырлыгы берничә грамм чамасы.

Тубыл, Иртеш елгаларында, Себер һәм Урал күлләрендә киң таралган. Табан балык кайда яши, ул да шул елга-күлләрдә очрый.

Өскә караган авызы белән су өслегендәге бөҗәкләр белән туклана.

Апрель-июнь айларында уылдык чәчә.