Козьмодемьянск
Козьмодемьянск (Күзмәдимән[2], Көҗмәдимьян[3], рус. Козьмодемьянск, тау мари телендә Цикмӓ, болын мари телендә Чыкма, чуаш. Чикмĕ) — Мари Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Таулы Мари районының районының административ үзәге.
Халык саны — 21 262 кеше (2010)[4].
География
Шәһәр Иделнең (Чабаксар сусаклагычы) биек уң ярында, Йошкар-Оладан 104 километрга көньяк-көнбатышка таба урнаша. Республикасының сул як ярдагы өлеше белән Козьмодемьянскны борамлы кичү тоташтыра.
Климат
| Козьмодемьянск климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Уртача максимум, °C | −8 | −7 | −1 | 9 | 18 | 22 | 24 | 21 | 15 | 7 | −1 | −6 | 8 |
| Уртача температура, °C | −10,4 | −9,1 | −3,6 | 5,5 | 13,4 | 18,0 | 20,0 | 17,6 | 11,4 | 4,5 | −3,7 | −7,9 | 4,8 |
| Уртача минимум, °C | −14 | −14 | −7 | 2 | 8 | 13 | 15 | 13 | 8 | 2 | −6 | −12 | 1 |
Тарих
Козьмодемьянск крепость буларак 1583 елда нигезләнгән.
1708 елда, Россияне сигез губернага бүленү вакытында, Козьмодемьянск Казан губернасына беркетелгән. 1727 елдан — өяз шәһәре.
1791 елда монда мари краенда беренче халык училищесы ачыла. XIX гасырның ахырында Козьмодемьянскта биш уку йорты булган: өчкласслы училищесы, хатын-кызлар училищесы (1862 елда ачылган), мари хатын-кызлар мәктәбе, ике чиркәү-мәхәллә мәктәбе.
1861 елда шәһәрдә стационар шифаханәсе ачыла.
1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла.
1920 елда Козьмодемьянск һәм өязе Түбән Новгород губернасына кертелә. 1921 елда Мари Автономияле өлкәсенә кертелә; 1936 елдан — Мари АССР составында.
Халык
Транспорт
Тимер юл элемтәсе юк, иң якындагы станцияләр Чабаксар (ераклык — 86 км) һәм Йошкар-Ола (120 км).
Автобус элемтәсе: Мәскәүгә, Түбән Новгородга, Йошкар-Олага автобуслар баралар.
Истәлекле урыннары
- Александр Григорьев исемле сәнгать-тарихи музее
- Этнографик музее
- Остап Бендер музее
һ.б.
Шәһәрдә туганнар
- Андрей Эшпай — композитор.
Фотогалерея
Искәрмәләр
- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ http://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf
- ↑ https://vk.com/doc30068424_448317684
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-03-04
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=458
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01