Мари Ил байрагы
Мари Ил байрагы – Мари Ил Республикасының дәүләт символы. 2011 елның 5 мартында раслана.
Байрак тасвирламасы
Мари Ил байрагы – ак төсле, киңлеге озынлыгына карата 2:3 нисбәтендә турыпочмаклы иң булып тора. Байракның сул ягында байрак озынлыгының 1/8 өлешен биләп торган мари орнаменты белән кырмызы төсле юлак урнаша.
Байракны ак төсле өлеше үзәгендә Мари Ил гербының сүрәте урнаша.
Символика
- Ак төс — мари халкының милли символы, халкының гәделлекне һәм уй-ниятләренең сафлыгын аңлата.