Петр һәм Павел чиркәве (Зур Колаңгы)
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Петр һәм Павел чиркәве битенә күчегез.
Петр һәм Павел чиркәве (рус. Церковь Петра и Павла) — Кайбыч районы Зур Колаңгы авылында урнашкан чиркәү.
Чиркәү якынча 1801 елда төзелә башлый. Төп корылмасы исә - 1803 елда. 1868 елда кире төзелә.
Зур чиркәү иртә классицизм гадәтләре буенча ясалган. Чиркәүнең өске катлары инде югалган.
Гыйбадәтханә гади халык акчасына төзелә.