Кече Мәме авыл җирлеге
Кече Мәме авыл җирлеге (рус. Маломеминское сельское поселение, чуаш. Кӳлпуç ял тăрăхĕ ) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге — Кече Мәме авылы.
Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].
Җирлеккә дүрт авыл керә:
| Исеме | авыл төре (рус телендә) | Халкы (2010) | Милли составы |
|---|---|---|---|
| Кече Мәме | авыл (село), үзәге | 380 | чуашлар |
| Бортас | авыл (деревня) | 164 | татарлар |
| Малалла | авыл (деревня) | 50 | чуашлар |
| Яңа Патрикеево | бистә (поселок) | 12 | руслар |