Кошман авыл җирлеге
Кошман авыл җирлеге (рус. Кушманское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге — Кошман авылы.
Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].
Җирлеккә бер авыл, бер бистә керә:
| Исеме | авыл төре (рус телендә) | Халкы (2010) | Милли составы |
|---|---|---|---|
| Кошман | авыл (село), үзәге | 714 | татарлар |
| Урсак урманчылыгы | бистә (поселок) | 75 | татарлар |