Ябалак авыл җирлеге
Ябалак авыл җирлеге (рус. Эбалаковское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге — Бүәле авылы.
Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].
Җирлеккә дүрт авыл керә:
| Исеме | авыл төре (рус телендә) | Халкы (2010) | Милли составы |
|---|---|---|---|
| Бүәле | авыл (село), үзәге | 195 | руслар, татарлар |
| Кече Кайбыч | авыл (село) | 441 | татарлар |
| Бәрлебашы | авыл (село) | 208 | татарлар, руслар |
| Морза Бәрлебашы | авыл (деревня) | 157 | татарлар |