Колаңгы авыл җирлеге
Колаңгы авыл җирлеге (рус. Бурундуковское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге - Колангы авылы.
Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ «„Кайбыч муниципаль районы“ һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү» кануны нигезенедә оеша (2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән)[1].
Җирлеккә ике авыл һәм бер тимер юл станциясе бистәсе керә:
| Исеме | авыл төре (рус телендә) | Халкы (2010) | Милли составы |
|---|---|---|---|
| Колангы | тимер юл станциясе бистәсе (поселок железнодорожной станции), үзәге | 337 | татарлар, руслар, чуашлар |
| Бәли | авыл (деревня) | 186 | руслар, татарлар, чуашлар |
| Түбән Колангы | авыл (деревня) | 57 | руслар |