Бортаслар

Бортаслар (рус. Бурта́сы) — Урта Иделнең уң ярында урнашкан кабилә берләшмәсе. Беренче тапкыр гарәп авторлары тарафыннан IX гасырда, рус әдәби һәйкәлләрендә XIII гасырда телгә алына[1]. Бортасларның этник чыгышы бәхәсле. IX—X гасыр башында Хәзәр каһанлыгына бәйле булалар. Идел-Кама болгарлары һәм Идел буеның башка халыклары тарафыннан ассимиляцияләнәләр[1].

Тарих

«Бортас» этнонимы IX гасырның беренче чирегеннән урта гасыр гарәп һәм фарсы географлары (Ибне Рустә, Ибне Һаукал, Әбү-л Хәсән Али ибне әл-Хөсәен әл-Мәсгуди  [рус.]) хезмәтләрендә һәм башка тарихи чыганакларда телгә алына. Бортаслар V—XI йөзләрдә Иделнең ике ярында да (бүгенге Сызраннан алып Волгоградка кадәр, хәзерге Саратов, Ульяновск[2] һәм Пенза өлкәләре территориясендә) яши[3].

VII—VIII гасырларда болгарлар, бортасларның территорияләре аша күчеп, аларның төньяк җирләрен басып алалар[4][5][2]. VII гасырда бортасларның Идел буе болгарларына һәм бәҗәнәкләргә яу чапкан ун меңгә якын җайдагы була. Шул ук чорның ахырыннан алар Хәзәр каһанлыгы хакимлеге астында, X йөз ахырында Борынгы Рус дәүләте йогынтысында яшиләр[6]. XI гасырда кыпчаклар килгәч, бортаслар әкренләп үз йогынтысын югалта бара[6]. XI гасырда алга таба төньяк-көнбатышка, Сырының югары бассейнына һәм өлешчә Мукшы һәм Цна елгалары буена күчә[6].

XII гасыр башында рус елъязмаларында (мордвалар һәм чирмешләр белән беррәттән) Киев кенәзләренә бәйле халык буларак искә алына. 1380 елда бортаслар Куликово сугышында катнашкан Бәкләрибәк Мамай гаскәрләре составына керә. XVI—XVII гасырларга мөнәсәбәтле акт документларында алар Мордва һәм Мещёра төбәкләрендәге килмешәк халык буларак күрсәтелә[7].

undefined

Пенза өлкәсенең Городище шәһәре янында борынгы Бортас шәһәрлегенең калдыклары бар[8]. Бортаслар Идел буе болгарлары, татарлар[9] (мишәрләр[10]), мордвалар, башкортлар һәм башка Урта Идел буе халыкларының этномәдәни үсешенә йогынты ясый[11]. XVIII гасырга кадәр мишәрләргә карата параллель рәвештә бортаслар этнонимы кулланыла[10][6].

Рус чыганакларында бортаслар телгә алынмый диярлек. «Слово о Погибели Русской земли» хезмәтендә алар Борынгы Рус дәүләтенең фин телле күршеләре арасында телгә алына. Елъязмаларда бортаслар Алтын Урда халкы исемлегендә билгеләп үтелә. Аерым алганда, Устюг елъязмасында Мамай гаскәрендә телгә алына, 1396 елгы Никон елъязмасында  [рус.]Пермь белән күршеләр итеп сурәтләнә[3].

Килеп чыгышлары буенча карашлар

Бортасларның кайсы этнолингвистик төркемгә каравы буенча фәнни бәхәсләр тынмый һәм еш кына бу карашлар төрле, шулай ук бер-берсенә капма-каршы[12]. Тарих фәнендә әлеге этник төркемгә багышланган берничә мәкалә бар[3].

Алан-ас карашы

Фарсы елъязмачысы Рәшид әд-Дин бортасларны мукшылар һәм арджалар (эрзялар) белән бергә телгә ала[3]. Археолог Г. Е. Афанасьев бортасларны аланнар белән тиңли. «Бортас» этнонимы fard-as (ас-ташучылар) формасында иран тәңгәллеген яклаучылар тарафыннан формалаштырыла[13]. Гарәп чыганакларында бортасларның теле болгар һәм хәзәрләрнекеннән аерыла дип әйтелә. Бортасларның иран тәңгәллеге турындагы юраманы О. И. Прицак, И. Г. Добродомов тәкъдим итә, аны В. В. Напольских, Д. С. Раевский һәм башкалар хуплый. Археологик яктан бортас ядкәрләре, болгарларныкы кебек үк, салт ареалына керә. Моннан тыш, күмү йоласында һәм костюмнарында осетин-мордва паралельләре дә күренә[3]. Е. С. Галкина бортасларда мәет яндыру фактларын китерә һәм аларны сармат-аланнардагы шундый ук йолаларга тиңли[14].

Төрки караш

Галимнәрнең бер өлеше арасында бортасларны төркиләр дип санау кабул ителгән (И. Смирнов, С. М. Середонин, Ф. Ф. Чекалин, В. Вестберг, А. Х. Халиков, М. Г. Сәфәргалиев, Ш. Бәхтиев, С. Ромашов, Г. Н. Белорыбкин, М. Р. Полесских)[15][16]. Бу фикер Таһир әл-Мәрвәзи һәм Әбү Сәид Гәрдизи әсәрләрендә төркиләр турындагы бүлектә бортаслар буенча мәгълүматлар булуы, шулай ук аларның дине угызларныкына охшаш булуы белән аңлатыла. М. Р. Полесских кызыл-көрән төстәге керамика калдыклары табылган җирлекләрне бортасларга мөнәсәбәтле карый. Күпмедер дәрәҗәдә ул болгарларныкына охшаш. М. Р. Полесских билгеләп үткәнчә, бортаслар булачак Пенза өлкәсе территориясендә 965 елда бөек кенәз Святослав Игоревич Хәзәр каһанлыгын тар-мар иткәннән соң барлыкка килә. М. Р. Полесских (1952—1978 еллар) һәм Г. Н. Белорыбкин (1998—2000 еллар) экспедицияләре Золотарев археологик шәһәрчеген тикшерә. Аның территориясендә дөя сөякләре табыла. Бу хайван сәүдә кәрваны белән килгәнме яки бортаслар аларны үзләре үрчеткәнме — билгесез[17].

Мордва (фин-угыр) карашы

П. С. Савельев, Й. Маркварт, В. В. Бартольд, В. Ф. Минорский бортасларны мордваларның бер өлеше дип саный[3]. П. Голден аларны фин-угыр массивына карый дип белдерә, мишәрләр һәм мордваларның бабалары белән тиңләштерә. А. П. Новосельцев бортасларны Идел буеның юкка чыккан фин халкы дип фаразлый[3]. Теория аларны Городецк археологик мәдәнияте һәйкәлләре белән бәйли[6][18][19]. Бортасларның археологик һәйкәлләре мордвалар урнашкан җирләрдә табыла, ләкин алар беренчеләренекеннән аерыла[3].

Шөгыльләре

Төп шөгыльләре — терлекчелек, игенчелек, аучылык һәм чолыкчылык[1]. Мәрвәзи мөгезле терлектән тыш «алар дуңгыз асрыйлар» дип раслый. Дуңгызчылыкны искә алу беренче урында тора, бу исә бортасларны күчмә халык буларак түгел, ә урман-дала зонасының көньягында, дала белән чиктәш җирдә яшәүче утрак терлекчеләр буларак тасвирлый.

Алар мех белән сәүдә итә. «Бортас иленнән иң кыйммәтле мех булып саналган кара төлке тиреләрен чыгаралар, — дип яза Әл-Мәсгуди. Аларның кеш һәм ак төлке мехыннан ким булмаган көрән һәм ак төстәгеләре бар… Кара төлке тиресе дөньяда әлеге илдән һәм күрше илләрдән башка беркайда да очрамый. Гарәп булмаган патшалар әлеге мехлардан тегелгән затлы туннар белән бер-берсен уздырырга тырыша һәм алардан бүрекләр, туннар эшлиләр, шул рәвешле, кара мехлар бик кыйммәт бәяләнә. Аларны Баб-ул-Абваб (хәзерге Дәрбәнт), Берда`а (Кавказ аръягындагы шәһәр) һәм Хөрәсәннең башка илләренә алып китәләр. Еш кына мехны славян җирләренең төньяк илләренә чыгаралар, ә аннары Франция һәм Испания җирләренә алып баралар. Моннан кара һәм кызыл төлке тиреләрен Мәгърибкә чыгаралар». Бортасларның мех экспорты составы төлкеләрдән тыш сусар, ас, кеш, тиен, кондызлардан тора; бу җәнлекләрнең барысы да урман-далада гына булырга мөмкин[1].

Бердәм хакимнәре булмый, аксакаллар идарә итә[6]. Бер чыганакта әйтелгәнчә, «аларның агач йортлары бар — кыш көне шунда яшиләр, чатырлары да бар — җәй көне анда торалар»[20].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Буртасы — история России до 1917 года (рус.). russiahistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
  2. 1 2 Смирнов А. П. К вопросу о буртасах / / Краеведческие записки (Ульяновский областной краеведческий музей), в. 2.. — Ульяновск, 1958.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 8 Пилипчук Я.В. Кем были буртасы? // Историческая этнология. — 2018. — Т. 3, № 2. — С. 252—266. — ISSN 2587-9286.
  4. Алихова А. Е. К вопросу о буртасах // Советская этнография. — 1949. — № 1.
  5. Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе, т. 1. — М., 1962.
  6. 1 2 3 4 5 6 Брасос — Веш. — М. : Советская энциклопедия, 1971. — 600 с. — (Большая советская энциклопедия#Третье издание / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 4).
  7. Афанасьев Г. Е. Буртасы. www.old.bigenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
  8. Пензенская область. pn.triumph.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
  9. Мокшин М.Ф. Из истории мордовско-тюркских связей. — 1994.
  10. 1 2 Мухамедова Р. Г. Татары-мишары: историко-этнографическое исследование. — М.: Наука, 1972. — 246 с. — ISBN 978-5-7761-1836-4.
  11. Мажитов Н. А., Яминов А. Ф. Бортаслар // Башкирская энциклопедия / М. А. Ильгамов. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  12. Ике йөз ел өйрәнү нәтиҗәсендә бортас этномәдәни билгеләмәсе буенча күптөрле фаразлар барлыкка килә. Аларны төрки, алан һәм мордва (аз таралган) дигән төп 3 карашка берләштереп була.Коллект. автор. Буртасы // Ислам в центрально-европейской части России: энциклопедический словарь / сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. — М.: Издательский дом «Медина», 2009. — С. 55.

  13. Афанасьев Г. Е.  Буртасы и лесостепной вариант салтово-маяцкой культуры // Советская этнография. — 1985. — № 3.
  14. Буртасы // БРЭ. Т.4. — М., 2006.
  15. Халиков А. Х. К вопросу об этнической территории буртасов во второй половине VIII — начале Х вв // Советская этнография. — 1985. — № 5. — С. 161—164.
  16. Буртасы. Пензенская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
  17. Археологический памятник Золотаревское городище – безымянный город буртасов. www.kop-nn.ru (7 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
  18. Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа, гл.2, прим.96. www.gumilevica.kulichki.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
  19. Новосельцев А. П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа, гл.4 прим. 186—187. www.gumilevica.kulichki.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
  20. Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. — М., 1962. — С. 27—28.

Әдәбият

  • Алихова А. Е. К вопросу о буртасах // Советская этнография. — 1949. — № 1.
  • Афанасьев Г. Е. Буртасы // Исчезнувшие народы: Сборник статей (по материалам журнала «Природа») / Сост. С. С. Неретина; Под ред. П. И. Пучкова; Худож. оформл. Е. Л. Гольдина. — М.: Наука, 1988. — С. 85—96. — 176 с. — 25 000 экз. — ISBN 5-02-023568-7. (обл.)
  • Закиев М. З. Происхождение тюрков и татар. — Казань: Инсан, 2002. — 496 с. — ISBN 5-85840-317-4.
  • Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе, т. 1. — М., 1962.
  • Смирнов А. П. К вопросу о буртасах // Краеведческие записки (Ульяновский областной краеведческий музей), в. 2. — Ульяновск: Университетская типография, 1958.
  • Хайретдинов Д. З. Ислам в центрально-европейской части России: энциклопедический словарь / Коллект. автор; сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. — М.: Издательский дом «Медина», 2009. — 404 с.
  • Мухамедова Р. Г. Татары-мишары: историко-этнографическое исследование. — М.: Наука, 1972. — 246 с. — ISBN 978-5-7761-1836-4.

Сылтамалар