Ибне Рустә

Ибне Рустә яки Әбү Гали Әхмәд бине Гомәр Ибне Рустә (фарсы: احمد ابن رسته اصفهانی) — IX—X гасырларның күренекле галиме, сәяхәтче, география белгече һәм язучы. Чыгышы белән фарсы, Исфәһан шәһәрендә туа. Саманиләр дәүләтендә яши[2].

Тарих

Хезмәтләр

Ибне Рустә Көнбатыш, Үзәк Азиядә һәм Көнчыгыш Аурупада сәяхәт итеп, «Әл-Әгъләк ән-нәфисә» («Кыйммәтле хәзинәләр» китабы) дигән энциклопедик хезмәт язган (903—913 яки 930 елларда), җиденче кисәгендә Идел буе Болгар дәүләте турында кыйммәтле мәгълүматлар бар, шулай ук бу кисәк астрономия һәм география фәннәренә багышлана.

Галим хезмәтендә болгар җирләрендә барсил, әсәгел һәм болгар кабиләләре яшәвен, аларның бер үк тормыш рәвеше алып баруын тасвирлый. Болгарларның күбесе һәм аларның хакиме Алмыш ислам дине тота, дәүләттә мәчетләр һәм дини уку йортлары — мәдрәсәләр бар, дип ассызыклый[3].

Шулай ук болгарлар бодай, арпа, тары һәм башка бөртекле культуралар игә, алардан икмәк пешерә, дип билгеләп үтә[3].

Болгар сугышчылары атка атланып йөриләр, көбә кияләр, «тулысынча коралланалар» һәм еш кына бортас җирләренә һөҗүм итәләр, аларның торак пунктларын туздыралар, кешеләрен әсирлеккә алалар, дип яза.

Профессор Даниил Хвольсон Ибне Рустә кулъязмсын беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә итә. Галим хезмәтне 903—913 елларда язылган, дип билгели. Даниил Хвольсонның төп дәлиле — хезмәттә 913 елда русларның Каспийга яу белән баруы турында мәгълүмат булмау[4]. Шәрык белгече Гаркави Ибне Фадлан (922 елдан соң) һәм Ибне Рустә арасындагы Идел буе болгарларын тасвирлаганда охшашлыклар табып, хезмәт 930 елларга язылган, дип билгели.

Ибне Рустә Иран турында бик тәфсилле мәгълүмат калдырган, ул тасвирлаган болгарлар, славяннар, хәзәрләр, аланнарның IX гасырдагы тормышы — иң борынгы гарәп чыганагы булып санала[5].

Британ музеенда Ибн Рустә язган «Хәзәрләр, Болгарлар, Бортаслар, Маҗарлар, Славяннар, Руслар хакында мәгълүмат» кулъязмасы саклана. Кулъязманы Шарль Рьё таба.

Күренекле татар тарихчылары Равил Фәхретдинов, Мирфатыйх Зәкиев һәм башкалар Ибне Рустә һәм Ибне Фадлан хезмәтләре ярдәмендә татарларның бабалары — болгарлар, барсиллар, искилләр, бәрәнҗәрләр, суарлар, бортаслар, хәзәрләр тарихын тасвирлый алганнар.

Басмалар

  • Абу-Али Ахмед Бен Омар Ибн-Даста. Известия о хозарах, буртасах, болгарах, мадьярах, славянах и руссах. Факсим. изд. / Пер. с араб., комм. Д. А. Хвольсона. — Мн.: ООО «Ковчег», 2010. — XIV, 200 с. — ISBN 978-985-6950-15-8.
  • Абу-Али Ахмед Бен Омар Ибн-Даста. Известия о хозарах, буртасах, болгарах, мадьярах, славянах и руссах. — СПб.: тип. Императорской Академии Наук, 1869.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә