Болгар олысы
Болгар олысы (шулай ук Болгар җирлеге, Кашан бәклеге, рус. Булга́рский улу́с[2], Болга́рская земля́[1], Болга́рский регио́н[3], Булга́рская о́бласть[4], Булга́рский вилайя́т[5]) — XIII гасырның беренче яртысында ― XV йөз башында үзәге Болгар шәһәрендә булган, элекке Идел буе Болгары территориясендә урнашкан Алтын Урда өлкәсе (олысы)[1].
Тасвирлама
Тарихчылар арасында Болгар олысының автономия дәрәҗәсе буенча бердәм фикер юк: берәүләр олысның мөстәкыйль булганлыгын, икенчеләр Урда хакимиятенә тулысынча буйсынганлыгын раслый. XIII гасыр ахыры ― XIV йөз башында Болгар олысы Җүчи олысының иң әһәмиятле төбәкләренең берсе дигән статусын ныгыта. Яңа татар аксөякләре Болгар җәмгыятендә әкренләп тамыр җәя, соңрак бу сәяси сепаратизмга китерә[6]. Тарихчы Д. Г. Мөхәммәтшин җыйган мәгълүматларга таянып, Болгар олысы ике төбәккә ― Болгар һәм Кирмән-Җүкәтау өлкәләренә бүленә. Территориаль яктан Болгар җире Урта Идел буенда һәм Чулман алды җирләрендә урнаша. Болгар олысы Иран дәүләтләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыра, аларның продукциясе олыс башкаласына кертелә. Болгар өлкәсе җирләренә Шәйбанилар династиясе әгъзалары дәгъва кыла. Бу территориядә кыят, баргыт, уйшун һәм коңгырат монгол ырулары әгъзалары яши.
Болгар олысының халкын нигездә мөселманнар тәшкил итә. Болгар өлкәсендәге ислам Идел буе Болгарындагы диннән төбәкләштерү, Урта Азиядәге һәм Кавказ аръягындагы башка мөселман төбәкләрендә таралган яңа дини практикалар һәм дин гыйлеме мәктәпләрен үзләштерү процессы белән аерылып тора. Болгар олысында Чыңгызыйлар (солтаннар) династиясе һәм әмирләр, бәкләр, түрәләр, хәрби һәм титулсыз аксөякләр җитәкчелегендәге йомышлы хәрбиләр сословиесен тәшкил иткән яңа катлаулар барлыкка килә. Монголлар басып алганнан соң шәһәр һәм авыл халкының күпчелегенә үзгәрешләр кагылмый. Болгар олысы яшәгән чорда аның территориясендә уртача зурлыктагы җирлекләр саны арта. Монгол гаскәрләре тарафыннан бөлгенлеккә төшерелүгә карамастан, Алтын Урда эчендә вазгыять тотрыкланганнан соң, олысның кайбер эре шәһәрләре йә яңадан торгызыла, йә үсешен дәвам итә. Яңа шәһәрләр нигездә Болгар җиренең төньягында, Иделнең уң ярында төзелә. Болгар өлкәсенең яңа үзәкләре булып Җүкәтау, Алабуга кебек шәһәрләр тора. Идел буе Болгары Монгол империясе составына кергәч, Болгар олысы территориясе башта монгол, соңрак Алтын Урда тәңкәләрен сугу үзәгенә әверелә. Алтын Урда чорында Болгар җире Бөек даланың бер өлешенә әйләнә, һәм утрак игенчелек үзәкләре булган зур шәһәрләр күчмә мәдәниятләр белән янәшә яши. Урда мәдәнияте тәэсирендә көнкүреш әйберләре, зәркән бизәнү эшләнмәләре дә үзгәреш кичерә.
Болгар җире берничә тапкыр ушкуйниклар һөҗүменә дучар була, шулай ук рус кенәзлекләре белән дә низаглаша. 1376—1377 елларда Мәскәү-Новгород берләшкән гаскәрләре Болгар олысы территориясенә яу чаба, нәтиҗәдә җирле армия Болгар эченә куыла. Новгородлыларның һөҗүме, 1409 елда ушкуйникларның Иделгә һәм Чулманга походының уңышсызлыгыннан соң, аларның җитәкчесе кулга алынгач, яу чабулар туктала. Алтын Урда төмәне Идегәй гаскәрләренең даими талау һөҗүмнәреннән соң, Болгар җире 1431 елда «кыргый далага» әверелә[7].
Дәүләт төзелеше һәм социаль структура
Территориясе
Болгар олысының иң мөһим үзәкләре булып XIV йөз уртасында Идел һәм Чулман сәүдәсен контрольдә тоткан Болгар һәм Җүкәтау шәһәрләре тора. Рус елъязмаларына караганда, бу шәһәрләр «кенәзлекләр» дип аталган биләмә-әмирлекләрнең үзәкләре була, ләкин әлеге әмирлекләр турында турыдан-туры мәгълүматлар юк. Икенчел чыганаклар нигезендә (Урта Идел буе орнаментлары, графикалары һәм башка каберташ язмалары), Д. Г. Мөхәммәтшин үз эченә Көнбатыш Идел аръягын, Идел алды һәм Казансу, Мишә һәм Ашыт елгалары бассейнындагы Чулман алды территорияләрен алган Болгар ареалын, шулай ук Урта Чулман аръягыннан, Чирмешән елгасы бассейныннан һәм Нократ елгасы буендагы Чулман алды территорияләреннән торган Кирмән-Җүкәтау ареалын аерып чыгара. Эпитафия язмаларының аксөякләр каберлекләре өстенә урнаштырылганлыгын исәпкә алып, тарихчы И. Л. Измайлов төбәк идарәчеләре сарайларының аерымлануы кабер ташларын бизәүнең үз традицияләрен булдырмый кала алмаган дигән нәтиҗәгә килә. Әгәр бу чыннан шулай булса, Болгар олысының административ бүленүе монголларның традицион ике канатка аерылуын хәтерләтә. Алар үз чиратларында ваграк җирләрдән тора. Измайлов фикеренчә, мондый системаның барлыкка килүе XIV гасырның беренче яртысына туры килә. Өстәвенә, бу территориядә җирле династия формалашмый, ә хакимият структурасы үзе элеккеге Болгар түгел, ә Алтын Урда структурасы булып тора[6].
Дәүләт төзелеше һәм олыс ханнары
Болгар олысында иң югары хакимлекне Алтын Урда ханы, ә ул булмаганда олысбәкләр һәм даругалар башкара. Алар административ, финанс һәм хәрби функцияләрне үти: салым, ясак җыя, җирле халыкның яңа хакимияткә буйсынуын һәм тугрылыгын тәэмин итә. Тарихчы Измайлов сүзләренчә, элеккеге Идел буе Болгары территориясе татар кабиләләре арасында бүленә һәм бердәм биләмә дә, автоном биләмә дә булмый. XIII йөзнең уртасында Болгар җирендә хакимият системасы турыдан-туры ханга буйсынган булса, XIII гасырның дүртенче чирегендә шактый үзгәрешләр барлыкка килә ― Урта Идел буенда Алтын Урда ханнары һәм Нугай бәкләрибәге арасындагы низаг аркасында яңа хакимлек системасы оеша[8].
Тикшеренүчеләр Б. А. Илюшин, Д. М. Исхаков һәм З. А. Тычинских Алтын Урда чорындагы болгар ханнары (олыс бәкләре)[9] исемлеген түбәндәгечә бирә[10][11]:
- Габдулла (?-1361, Исхаков һәм Тычинских сүзләренчә, Габдулла 1361 елга, ягъни Булат Тимер тарафыннан үтерелгәнгә кадәр Болгар җирендә олыс бәге була);
- Булат Тимер (1361—1367);
- Әсән (?-1370, Илюшин тарафыннан 1376—1377 елларда идарә иткән Болгар хакимнәренең берсе буларак телгә алына);
- Мәхмәт Солтан (1370-?, Илюшин тарафыннан 1376—1377 елларда идарә иткән Болгар хакимнәренең берсе буларак телгә алына);
- Бәктүт (Илюшин тарафыннан 1391 елда Нократ елгасына болгарлар походын сурәтләгәндә «патша улы» буларак телгә алына);
- Ентәк (Илюшин тарафыннан 1395 елда Түбән Новгородны басып алуны сурәтләгәндә татар «патша улы» буларак телгә алына);
- Талыча (Илюшин тарафыннан 1419 елда Владимирны яндырган вакытны сурәтләгәндә «патша улы» буларак телгә алына);
- Али бай (1370—1420 еллар; Исхаков һәм Тычинскийлар сүзләренчә, елъязмаларда 1428—1429 елларда болгарларның рус җирләренә яу чапканда кенәз Али Баба буларак искә алына; Илюшин тарафыннан, 1445 елда Мәхмүтәк тарафыннан үтерелгәнчегә кадәр, Болгар җиренең хакиме буларак телгә алына).
Социаль структура
Монголларның басып алуы нәтиҗәсендә Болгар җәмгыятенең социаль структурасы шактый үзгәрешләр кичерә. Беренче чиратта элеккеге аксөякләр, һәрхәлдә мәдәни-социаль планда, юкка чыга. Моңа аяусыз барган «изге сугыш» нәтиҗәсендә Болгар аксөякләренең физик яктан кырылуы да, мөселман мәдәниятенең Алтын Урда мәдәнияте белән (Измайлов фикеренчә) алмашынуы да йогынты ясый. Борынгы Болгар аксөякләре инде бердәм социаль төркем түгел, бәлки Алтын Урда хакимлеге структурасына кергән аерым гаилә берләшмәләре булып тора. Нәтиҗәдә Болгар түрәләре үз хәрби отрядлары булган яңа татар клан аксөякләренә алыштырыла, моны археологик тикшеренүләр дә дәлилли[8].
XIII йөз ахыры — XIV гасыр башында Болгар олысының социаль составы катлаулы катламнар системасыннан гыйбарәт. Болгар өлкәсенең социаль структурасында Чыңгызлылар династиясе әгъзалары (Измайлов аларны солтаннар дип атый), әмирләр һәм бәкләр («халтун», «бикә», «би», «әлче» һәм «хум» терминнары белән аталган хатыннарын һәм кызларын да кертеп), түрәләр (тамгачылар ― салым җыючылар), хәрби (җүри, чүри) һәм титулсыз (ага, хуҗа) аксөякләр, шулай ук руханилар ― бөек шәехләр, шәехләр, имамнар һәм хаҗилар була. Измайлов фикеренчә, «әмир» терминын Урда ханнары белән вассал бәйлелегендә торган Болгар олысы идарәчесенең атамасы дип карарга ярамый, чөнки югары Болгар аксөякләренең килеп чыгышы, мөгаен, Көньяк дала төбәкләре белән бәйле булгандыр[12]. Өстәвенә, салым түләүче халыкның күпчелегенә (шәһәр кешеләренә дә, авыл кешеләренә дә) Алтын Урда үзгәрешләре кагылмый[13].
Дин
Монголлар басып алганнан соң Болгар олысының халкы, башлыча шәһәр халкы, мөселман булып кала, әмма Алтын Урда чорында кайбер традицияләр шактый үзгәрә, мәсәлән, күмү йоласында эпитафик язулы кабер ташлары, кирпеч мавзолейлар һәм башкалар барлыкка килә[14]. Тикшерүче Измайлов фикеренчә, әлеге трансформация элек унификацияләнгән мөселман хокукын төбәкләштерү һәм җирле (ләкин гомумдәүләтнеке түгел) гореф-гадәтләргә карата мәзһәбнең лояль вариантының раслануы турында сөйли[14].
Болгар җирендәге мөселман җәмгыятендәге үзгәрешләр хакында шулай ук Харәземнән, Көнчыгыш Арал буе һәм Кавказ аръягыннан (Бөек Сәлҗүк дәүләтенә караган) Болгар олысына килгән руханиларны телгә алган эпитафия истәлекләре дә хәбәр итә. Измайлов сүзләренчә, нәкъ менә шушы төбәкләрдән Алтын Урда (Болгар олысы) буйлап яңа дин гыйлеме мәктәпләре, рухи практика һәм хокукый традицияләр, мәсәлән, суфичылык, суфичылык тәрикатьләре һәм ислам мистицизмы тарала башлый[15].
Авыл халкы нигездә традицион дин (мәҗүсилек) тота. Шулай ук халыкның бик аз өлеше христиан динендә була.
Алтын Урдага бәйлелек
Болгар җиренең автономия дәрәҗәсе мәсьәләсе буенча ике төп караш бар. Кайбер тарихчылар, мәсәлән, А. П. Смирнов, Х. Гыймади, Р. В. Фәхретдинов Идел буе Болгары Монгол империясе составына кереп, билгеле бер автономия (рус кенәзлекләре шикелле) ала дип саный, ә В. Л. Егоров фикеренчә, Болгар олысы территориясе Алтын Урда составында автономия билгеләренә ия булмый[16].
Мөстәкыйль Болгар олысы турындагы фараз тарафдарлары үз сүзләрен «Жития Фёдора Ярославского»дан (Бөек Четья-Минейларга кертелгән) өзек белән раслый: «начаша ходити рустии князи и болгаре в Орду, ко царю отчин своих просити у царя на столования своа». Тарихчы Измайлов фикеренчә, әлеге цитата Болгар җиренең автономияле булуын (Болгарда кенәзлек итүгә аерым ярлык алуын) исбатлый алмый. Беренчедән, «Жития Фёдора Ярославского»да Болгар олысы турында башка мәгълүматлар юк, икенчедән, әлеге истәлекнең соңгырак редакцияләрендә (XVI гасыр) кенәз Фёдор Ярославскийның Мәңге Тимер хан кызына өйләнүе турында әйтелә. Ул бирнә сыйфатында Алтын Урда шәһәрләрен, шул исәптән Болгар калаларын да кабул итә. Измайлов Фёдорның Урта Идел буе шәһәрләрен үзләштерүен, Явыз Иван тарафыннан Казанны басып алуын аклау максатыннан, Казан ханлыгы җирләренә «элеккеге хокуклары» дәлилләрен китерү омтылышы дип саный[17].
Аерым чыганаклар Урта Идел буе Алтын Урданың үзәге генә түгел, ә җәйге башкаласы Болгар шәһәре булган, Җүчиләрнең домениаль биләмәсен тәшкил иткән дип уйларга нигез бирә. Урда эчендә Болгар олысы автономиягә ия түгеллегенең тагын бер дәлиле булып тарихи чыганакларда бөек хан сараенда, руслар, әрмәннәр, калканнар һәм башкалардан аермалы буларак, болгарлар турында искә алынмавы тора; шулай итеп, Измайлов сүзләренчә, Болгар җире турыдан-туры Җүчиләргә буйсына һәм аларның шәхси олысына керә. Бу Идел буе болгарларының монголларның басып алуына озак вакыт каршылык күрсәтүеннән һәм яңа хакимиятнең үз җирләрендә төпләнеп калу теләгеннән, Болгар өлкәсе җирләренең икътисади үсешеннән килеп чыккан булырга мөмкин (Измайлов Батыйның Болгар олысыннан кергән табышын башка Чыңгызлар белән бүлешергә теләми дип саный), шулай ук, Измайлов фикеренчә, Идел буенда сәүдә юллары булуы белән дә Урта Идел Алтын Урданың «стан сыртын» тәшкил итә[18].
Болгарның акча сарае озак вакытлар Алтын Урдада бердәнбер булганлыктан, ул Болгар олысына автоном административ берәмлек статусы бирми. Болгар тәңкәләрен сугу Алтын Урда ханнары кушуы буенча башкарыла, һәм, димәк, ул бернинди төбәк мәнфәгатьләрен чагылдыра алмый. Моннан тыш, болгарларның үлчәү нормалары һәм аларның диапазоны, шулай ук тәңкә сугу традицияләре гомумдәүләт гореф-гадәтләреннән аерылмый. Измайлов фикеренчә, әлеге факторлар, Болгар тәңкәләренең Урда башкаласы Сарайда ясалган тәңкәләрдән аерылып торуына карамастан, шулай ук Болгар җиренең автономия билгесен чагылдырган Болгар тәңкәләрен сугу турындагы фикердә шикләнергә мөмкинлек бирә.
Тарих
Олысның барлыкка килүе
Идел буе Болгарын монголлар басып алгач, 1236 елда аның территориясе Монгол империясе составына керә, соңрак, 1243 елда Алтын Урда төзелгәч, аның бер өлеше булып китә. Болгар олысы оешканнан соң элек тар-мар ителгән шәһәрләр, мәсәлән, Болгар, Суар, Биләр һәм башкалар торгызыла. Болгар Алтын Урданың башкаласы була, ә Сарай-Бату төзелгәннән соң, шәһәр Урда ханнарының җәйге резиденциясе булып кала[1].
XIII гасыр ахыры ― XIV йөз башындагы сәяси үсеш
Монголлар һөҗүменнән соң Болгар олысының хуҗалыгын һәм шәһәр тормышын торгызу Болгар җиренең административ системасы башында торган олысбәкләрнең йогынтысын һәм хакимлеген ныгытуга китерә. Әлеге факторлар нәтиҗәсендә татар аксөякләренең мөстәкыйльлеге шактый киңәя, өстәвенә яңа аксөякләр җирле шәһәр мохитендә ныграк тамыр җәя; шулай ук читтән килгән һәм элеккеге аксөякләрнең төрле формаларда туганлык урнаштыру юлы белән (мәсәлән, Болгар аксөякләре белән татар аксөякләре арасындагы никах) кушылуы йогынты ясый. Элеккеге Идел буе Болгары территориясендә региональ үзәкләргә буйсынган биләмәләр җыелмасыннан гыйбарәт бердәм сәяси организм булмау фактын исәпкә алырга кирәк. Измайлов фикеренчә, бу хәрби-административ системада төп рольне яңа татар хәрби-йомышлы катламы вәкилләре, шул ук вакытта Идел буе Болгарын Монгол империясе басып алганчы шәһәрләрдә (чиновниклар, цех старшиналары һәм өлешчә руханилар арасында) бу җирлекләрдә яшәгән җирле халык вәкилләре уйный[19].
Измайловка нигезләнгән мәгълүматлар, татар халкы Урта Идел буенда бары тик XIV йөзнең 60 нчы елларында гына оеша һәм билгесез зурлыктагы, шулай ук административ-территориаль статусы аңлаешсыз булган «татар җирен» барлыкка китерә дигән гипотеза белән килешергә мөмкинлек бирми. Мәсьәлә Урта Идел буенда башка Болгар дәүләтләре яки биләмәләре булуына дәлилләр сакланмавыннан гыйбарәт: ул чор чыганакларында Идел-Урал төбәгендә болгарлар теркәлми, шул ук вакытта кайбер исбатлауларга караганда, «татар» термины Болгар олысы җәмгыятенең югары социаль катлавын аңлата. Измайлов фикеренчә, шуңа нигезләнеп, Болгар җирен басып алганнан бирле татар хәрби-йомышлы катламы аның бөтен территориясен биләгән дигән нәтиҗә ясарга була. Урда ханлыгы хакимлегенә карата сәяси сепаратизмга омтылган Болгар олысының бердәм идарәчесе турында мәгълүмат юк[19].
XIV йөзнең беренче яртысында Болгар олысының җирләре Урдадан аерымрак була: алар территориясендә Болгар, Җүкәтау һәм Кашан кенәзлекләре төзелә, Алтын Урдада аерым Болгар гаскәре оеша[1]. XIV гасыр урталарына Болгар олысы Алтын Урданың иң мөһим төбәкләренең берсе буларак әһәмиятен саклап кала һәм аны ныгыта. Бу фикер Җүчи олысының төп территорияләре арасында Болгар җирләрен тасвирлау белән раслана, мәсәлән, Әл-Калкашанди энциклопедиясендә ул Алтын Урданың ун округының берсе буларак сурәтләнә. Авыл хуҗалыгының алга китеше, һөнәрчелек һәм сәүдә үсеше, шуңа бәйле рәвештә шәһәр җирлекләренең күтәрелеше Болгар өлкәсендә хан хакимлегенең ныгуына китерә. Болгарда, Измайловча әйткәндә, почмак «бастионнары» белән бизәлгән Җәмигъ мәчет төзелә, мондый проект буенча шул ук чорда Алабугада да мөселман гыйбадәтханәсе корыла[20].
Рус кенәзлекләре белән хәрби каршылык
1360—1375 елларда Новгород ушкуйниклары Болгар олысы территориясенә берничә һөҗүм ясап, кайбер авыл һәм шәһәрләрне (1360 елда Җүкәтауны[21] да[21]) талый. 1374 елгы[22] территорияләрне яулап алу буенча иң масштаблы һөҗүм нәтиҗәсендә Болгар шәһәре тулысынча диярлек яндырыла, Болгар олысы гына түгел, Алтын Урданың үзәге булган Сарай да зыян күрә. Ушкуйниклар 1360, 1366, 1369, 1374 һәм 1375 елларда барлыгы 5 зур һөҗүм ясый[23].
1370 елның көзендә Түбән Новгород кенәзе Дмитрий Константинович үзенең бертуганы Борис һәм улы Василий җитәкчелегендәге гаскәрен Болгар җирләренә Әсән ханга каршы җибәрә (Б. А. Илюшин аны Сарайдан качкан Әсән хан белән бәйли). Сугыш походы нәтиҗәсендә Әсән урынына Солтан Болгар олысының наместнигы була. Түбән Новгород белән Болгар арасындагы мондый каршылык соңгысының рус кенәзлекләре гаскәрләренә каршы торырлык көче калмаганлыгын күрсәтә[22].
1376—1377 елның кышында Дмитрий Михайлович Боброк Волынский (Мәскәү ягыннан), Василий һәм Иван Дмитриевичлар (Түбән Новгород ягыннан) җитәкчелегендәге Мәскәү-Түбән Новгородның берләшкән гаскәрләре Болгар олысына яу чаба, өстәвенә Василийның инде 1370 елгы хәрби тәҗрибәсе була. Тарихчы С. Х. Алишев бу походның мөмкин булган сәбәбе итеп рус кенәзләренең Алтын Урда эчендәге сәяси кризис һәм Болгар җиренең чагыштырмача автономиялелеге чорында зур сәүдә юлы булган Идел елгасын контрольдә тоту теләген атый. 16 мартта рус гаскәрләре Болгарга якынлаша. Болгар гаскәре Мәскәү-Түбән Новгород сугышчыларына каршы көрәшкә чыга. Елъязма буенча, бәрелеш нәтиҗәсендә 70 Болгар сугышчысы һәлак була (Холмогор елъязмасында 200 кеше күрсәтелә), рус гаскәрләре болгарларны шәһәргә куып кертә. Ахыр чиктә Болгар наместниклары репарация сыйфатында 5 мең сум түли. Болгар янындагы сугышның ихтимал нәтиҗәсе булып Гарәпшаһ ханның Пиана елгасы бассейнына басып керүе һәм 1377 елда рус полкларын тар-мар итүе тора[24].
1382 елда Туктамыш хан Болгарга рус сәүдәгәрләренең судноларын таларга, бөтен товарны аңа озатырга дигән боерык җибәрә. Бәлки, рус кенәзләре ханның Мәскәүгә яу чабырга әзерләнүен белмәсеннәр өчен, болгарлыларга сәүдәгәрләргә һөҗүм итәргә кушылгандыр[25]. 1391 елда Туктамыш Нократ җиренә үзенең карамагындагы Бәктүтне җибәрә һәм ул Нократ республикасының башкаласы Хлыновны ала. Нократны яулауга җавап итеп, новгородлылар Болгар җиренә поход оештыра, аның нәтиҗәсендә Җүкәтау һәм Кашан шәһәрләре алына һәм Идел сәүдәгәрләре талана[26]. 1395 елда Мәскәү гаскәре кенәз Семён Дмитриевич һәм Болгар хакиме Ентәкнең берләшкән көчләре Түбән Новгородны басып алганнан соң шулай ук болгарларга каршы сугыш явы оештыра[27].
Мәскәүгә походы алдыннан Идегәй 1406—1407 елларда Болгар җирләрен яңадан Алтын Урдага буйсындыра. Болгар гаскәре 1408—1409 еллар азагында Түбән Новгород һәм Городецны тар-мар итүдә катнаша, шуннан соң ушкуйниклар 1409 елның җәендә бояр Анфала җитәкчелегендә Болгар олысына сугыш яулары оештыра, шул вакытта гаскәр ике төркемгә бүленә, аларның берсе ― Чулман елгасы, икенчесе Идел буйлап китә. Яу уңышсыз тәмамлана: ике төркем дә тар-мар ителә, Анфал кулга алына һәм Урдага җибәрелә. Яу чабу уңышсызлыкка очрагач, новгородлыларның Болгар олысына һөҗүмнәре туктала[28].
1410 елның июль башында Болгар-Түбән Новгородның берләшкән гаскәре Владимирга һөҗүм итә һәм митрополит Фотийны әсирлеккә алу максаты белән аны яндыра. Кире кайту юлында армия Стародуб һәм Муром шәһәрләрен ала[29]. 1410 елның 15 гыйнварында Сундовик елгасы тамагы янында бер яктан Мәскәү, Ростов, Ярославль һәм Суздальның берләшкән көчләре, икенче яктан Түбән Новгород, Болгар һәм мордва гаскәрләре арасында бәрелеш була, ул ике якның да чигенүе һәм зур югалтулар белән тәмамлана. Болгар кенәзләре, Болгар җире һәм аның белән дошманлашкан Мәскәү кенәзлеге арасында буфер зона булып торырлык союздаш дәүләт булдыру өчен, Түбән Новгород гаскәрләренә ярдәм итүне оештырган булырга мөмкин[30].
1428 елның ахырында Болгар гаскәре Галичка якынлаша һәм шәһәрне камап ала, ләкин ул яулап алынмый кала. Шул ук вакытта болгарлар Галич тирәләрен талый. 1429 елның 6 гыйнварында Болгар гаскәре Костроманы ала, шәһәр басып алына һәм тар-мар ителә. Плёс һәм Лух шәһәрләре белән күрше җирләр дә талана. Кире кайтканда Фёдор Пёстрый һәм Фёдор Добрынский җитәкчелегендәге рус көчләре Болгар гаскәрен куып җитә һәм тар-мар итә[31]. 1431 елда кенәз Василий II Тёмный Болгар олысына каршы яу белән Фёдор Пёстрый җитәкчелегендәге гаскәрен җибәрә, алар җитди каршылыкка очрамаса да, җирле халыкка зыян китереп, аны әсирлеккә ала. Мөгаен, поход Василий ІІнең тәхеткә дәгъва кылучы Юрий Звенигородскийга Болгар җире ярдәменнән файдаланырга юл куймау теләге белән бәйле булгандыр[32].
Иран белән үзара мөнәсәбәтләр
XIII йөз башына кадәр Идел буе Болгары Сәлҗук дәүләте белән, шулай ук Сәлҗук империясе таркалганнан соң барлыкка килгән илләр белән сәүдә һәм мәдәни яктан нык үсеш алган мөнәсәбәтләрдә була, ләкин алар Идел буе Болгары җирләрен Монгол империясе басып алганнан соң юкка чыга[33]. Яңа хакимият килгәч, Болгар олысы белән Иран дәүләтләре арасында җәмгыятьнең икътисади һәм мәдәни өлкәләрендә башка тип мөнәсәбәтләр урнаша башлый, өстәвенә Алтын Урданың хулагулар дәүләте белән низагта торуы Болгар җире белән Иран арасындагы мәдәни багланышларга йогынты ясамый, бу исә Болгар олысында, бигрәк тә Болгарда Иранда җитештергән эшләнмәләргең (бизәнү әйберләре, металл савыт-саба һәм ялтыравыклы керамика) булуы белән дәлилләнә. Археолог К. А. Руденко фикеренчә, әлеге процессның механизмы төгәл билгеләнмәгән[34].
Болгар олысы белән Иран дәүләтләренең үзара мөнәсәбәтләре, нигездә, сәүдә белән характерлана: Болгар җиренә ювелир бизәнү әйберләре (шул исәптән алтын һәм көмеш), бизәкле савыт-саба һәм нәфис керамика эшләнмәләре китерелә[35]. Болгар һөнәрчеләре, чит ил бронзасының сыйфаты югары булуы сәбәпле, алып кайтылган савытларның фрагментларын еш кына кабат куллана[36]. Руденко фикеренчә, Иран төбәге Алтын Урданың гомуми мәдәни киңлегенә зур йогынты ясый, шунлыктан Иранның Болгар олысы мәдәниятенә тәэсирен Идел буе Болгары мәдәниятенә булган йогынтысына караганда өйрәнү катлаулырак. Нәфис эшләнмәләргә һәм эксклюзив импортка заказ бирүче нигездә Болгар җәмгыяте элитасы була (Идел буе Болгарында яшәгән чордан аермалы буларак, ул вакытта заказ бирүчеләрне илнең башкаласыннан гына түгел, аның бөтен территориясеннән килгән бай һөнәрчеләр, түрәләр һәм аристократия вәкилләре тәшкил итә). Руденко фикеренчә, шул рәвешле, Болгар олысына Иран импорты ике төбәкнең тотрыклы мәдәни һәм икътисади бәйләнешен күрсәтә, Иран һөнәрчелегендәге, бу ил продукциясен кулланучылар мохитендәге билгеле бер үзгәрешләр күрсәткече булып тора[37].
Шәйбанилар белән мөнәсәбәтләр
Булат Тимернең Болгарны алуы турындагы татар елъязмаларының берсендә әйтелгәнчә, Болгарның үтерелгән идарәчесе Габдулланың өч улы ― Алтынбәк, Галимбәк һәм Алимбәк Иске Казанга озатыла. Алимбәк, «Казанны яратмыйча», Тобул-Турага китә; елъязмага караганда, иске Тобул-Тура аның тарафыннан төзелә. Д. М. Исхаков һәм З. А. Тычинских фикеренчә, бу хәбәргә XIV гасыр ахыры ― XV йөз башында Болгар олысы белән Себер ханлыгы арасында үзара мөнәсәбәтләр булуның бер дәлиле буларак аңлатма бирелә. И. А. Мөстәкыймов мәкаләсендә Шәйбанилар династиясенең Болгар олысына һәм Казан ханлыгына хокукларын Олуг Мөхәммәт Казан тәхетенә утырганнан соң да сакланып калуы турында фараз әйтелә, моны ул 1370—1420 елларда Болгар җирендә хакимлек иткән Алтынбай (шулай ук Алибай яки Али бай) солтанның Шәйбанилар нәселеннән булу ихтималлы белән бәйләп аңлатыла. Шәйбаниларның Болгар һәм Казан тәхетләренә дәгъвалары турында Хаҗи Мөхәммәднең 1429 елда рус җирләренә яуга чыгуы һәм Болгардагы тәңкә эмиссиясе дә сөйли. Д. Н. Маслюженко сүзләренчә, Алибай Илбәкнең улы һәм, шул рәвешле, Хаҗи Мөхәммәднең атасы Каһанбайның бертуганы була. Маслюженко фикеренчә, XIV гасыр ахырында Шәйбаниларның территорияләре төрле тарафларда «сибелеп» ятса да, аларның җирләре Алтын Урданың сәяси картасы буенча күчеп йөри алган. Исхаков һәм Тычинских фикеренчә, бу фараз Болгар олысының Шәйбанилар контроле астында булуы турында нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирә[38]. И. А. Мөстәкыймов «Фи бәян-и тарих» татар хроникасында Алтынбәк белән (исеме һәм язуы буенча) "Дәфтәре Чыңгызнамә"дә телгә алынган клан юлбашчыларының берсе кыят тамгасының , шулай ук Исатайбәк кыят нәселеннән булган һәм Әбелхәер ханның сарай түрәләре санына кергән Буданҗарның улының тамгасы туры килүен билгели. Мөстәкыймов сүзләренчә, мондый тәңгәллек Болгар һәм Казан хакимнәренең монгол чыгышлы кыят нәселенә караганлыгын күрсәтә (чөнки Булат Тимер ― Габдулла шәһәрне басып алганчы, тамга Болгар хакименең бөтен нәселенеке була). Мөстәкыймов билгеләп үткәнчә, Габдулланың һәм аның дәвамчыларының кайсы ыруга каравы турындагы мәсьәләне тикшергәндә, 1380 елга кадәр Кырымның кыят кланына караган төмәнбашы Мамайның биләмәсе булганлыгын, "Кырым эзе"н исәпкә алырга кирәк. Болгар олысы территориясендә кыят вәкилләре булуының тагын бер дәлиле итеп тамганың гына түгел, Габдулла олыс бие ыруг агачының кыят ыру атрибутлары белән тәңгәл килүен дә санарга була. Ыру кошлары атамаларының туры килмәве кыят һәм борҗан кланнарының ир-ат һәм хатын-кыз линияләрендәге шәҗәрә мәгълүматларының күчеше белән аңлатыла ала[39]. Болгар җирендә кыятлардан тыш, Алтын Урданың баргытлар, уйшуннар һәм коңгыратлар кебек башка кабиләләре дә яши[40].
Болгар җиренең бөлгенлеккә төшүе
XIV йөзнең икенче яртысында — XV гасыр башында монгол гаскәре Болгар җирен бөлдерә, аны «кыргый кырга» әверелдерә. Тарихчы Г. И. Матвеева Болгар җиренең бөлгенлеккә төшүен 1359—1380 елларда Урда әмирләре һәм кенәзләр арасындагы үзара сугышлар — Алтын Урдада тәхет чуалышлары, рус кенәзләренең һөҗүме, 1391 һәм 1395 елларда Аксак Тимернең басып керүе, 1396—1420 елларда Мангыт йорты тарафыннан Болгар шәһәрләре һәм авылларының тәмам юкка чыгарылуы белән бәйли[41].
1361 елда Булат Тимер бәй Түбән Новгород кенәзлегенә яу чапканда Болгар олысын басып ала һәм Болгар җирен мөстәкыйль кенәзлек дип игълан итә. Шуннан соң күчмә олыс әмирләре гаскәрләре аңа талау яулары белән килә, хан гаскәрләре бөлгенлеккә төшерү яуларын башлый. Моннан тыш, 1361 елдан 1366 елга кадәр бу территориядә ачлык хөкем сөрә, аның нәтиҗәсендә бик күп кеше вафат була. 1366 елда Болгар җиренә Новгород ушкуйниклары бәреп керә, алар шәһәрләр һәм авылларны талый. 1367 елда Булат Тимер Алтын Урданың башкаласы Сарайда (Газиз хан тарафыннан) җәзалап үтерелә[42]. 1370 елда Болгар җире белән Әсән (Хәсән) кенәз идарә итә, аны Урдадан аерып ала. Мамай Урдасы белән идарә иткән төмәнбашы Мамай Болгар җиренә Хәсән белән берлектә болгарлар өстеннән идарә итү өчен үз кенәзе Мәхмәт солтанны җибәрә. 1374 һәм 1375 елларда Новгород ушкуйниклары янә Болгар җиренә талау яулары ясый, ә 1376 елда болгарларга берләшкән рус гаскәрләре һөҗүм итә. 1377 елда Урус хан Болгар җирен үзенә буйсындыра[7]. 1391 елда Аксак Тимер 200 мең кешелек гаскәре белән Болгар җирләре чикләренә үтеп керә, 18 июньдә Кондырча елгасы буенда Туктамыш гаскәрен тар-мар итә һәм 26 көн дәвамында территорияне талый, күпсанлы болгарларны юк итә. 1395 елның язында Аксак Тимер гаскәрләре Болгар җирендәге шәһәрләрне һәм авылларны кабат талый һәм бушата, күпсанлы халыкны кырып бетерә. 1399 елда Болгар җиренең шәһәрләрен һәм авылларын Кенәз Юрий Дмитриевичның Мәскәү гаскәре тар-мар итә. Тарихчы В. Д. Димитриев Болгар җиренең тәмам бөлгенлеккә төшүен 1391 елда Алтын Урдадан аерылып чыккан Маңгыт йорты (соңрак — Нугай Урдасы) күчмә дәүләтенә нигез салган төмәнбашы Идегәй эшчәнлеге белән бәйли. 1406 елда Хәрәземне буйсындырганнан соң һәм 1420 елга кадәр Идегәй гаскәре ел саен Болгар җиренә талау яулары оештыра. 1431 елга Болгар олысында 32 шәһәр һәм 2 меңгә якын авыл юк ителә. Исән калган халык Казан янына, Казан артына, шулай ук Иделнең Гөбенә елгасыннан төньяккарак — тау ягы марилары яшәгән уң ярына күчеп китә. Бу территорияләрдәге халык 1438—1445 елларда яңа дәүләт — Казан ханлыгы составына керә[7].
Болгар олысы территориясе бөлгенлеккә төшерелгәч, Нугай Урдасы татарларының күчмә җирләре булып китә. Элекке Болгар олысының көньяк өлеше, XVII—XVIII гасырларда чик сызыклары төзелгәннән соң, аны утрак халык үзләштергәнчегә кадәр, Идел буе «кыргый кыр» чикләрендә кала.
Икътисад
Шәһәр төзелеше
2022 елга кадәр XIII гасыр уртасы ― XV йөз башы белән даталанган һәм элеккеге Болгар олысы территориясендә урнашкан 12 археология һәйкәле тикшерелә. Тарихчы А. М. Гобәйдуллин сакланып калган һәйкәлләрнең чагыштырмача аз булуын аларның җитәрлек өйрәнелмәгәнлеге белән түгел, ә ныгытылган җирлекләрнең аз булуы белән бәйли. Монголларга кадәрге чор белән чагыштырганда шәһәрлекләр саны кими: 200 берәмлекнең бары тик 40ы гына XIII—XV гасырларда яши, шул ук вакытта 20гә якын шәһәрек XIII гасыр урталарында һәм шул ук йөзнең икенче яртысында гына барлыкка килә[43].
Алтын Урда дәүләте яшәгән чорда ныгытмалар төзү технологиясенең эволюциясе Болгар олысында шәһәр төзелеше үсешен күрсәтә. Моннан тыш, кайбер шәһәрлекләрдә (мәсәлән, Казанда) ныгытма корылмаларын күләмле үзгәртеп кору факты документлаштырылмый, бу ныгытылган җирлекләр төзү традицияләренең саклануын исбатлый[44]. Икенче яктан, җирлекләрнең оборона тактикасындагы үзгәреше ныгытмаларны саклауны гадиләштерүгә (мәсәлән, бер-ике вал һәм бер-ике чокыр сак сызыклары схемасы барлыкка килүгә) китерә[45]. Шуңа да карамастан, Җүчи олысының тышкы һәм эчке сәүдә юлларын, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек үзәкләрен саклау өчен Алтын Урда читендә урнашкан Болгар шәһәрләренә хәтта гадиләштерелгән ныгытма корылмалары да кирәкле була[46]. Болгар олысы читендә дә сак корылмаларына ия кечерәк шәһәрлекләр төзелә, алар аерым җирләр чикләрендә терәк пунктлар булып хезмәт итә дип фаразлана[47]. Алтын Урда чорында кечкенә җирлекләрнең (мәйданы 2 гектардан кимрәк) саны кими һәм уртача зурлыктагы (мәйданы 11-50 гектарны тәшкил иткән) җирлекләрнең саны арта. Мөгаен бу Болгар территориясендә феодаль аерымлануның көчәюе нәтиҗәсендә килеп чыккандыр. Зур шәһәрлекләрнең саны да кими, моны Гобәйдуллин монголлар басып алганнан соң Идел буе Болгары территориясенең бөлгенлеккә төшүе белән бәйли; кайвакыт аларга алмашка киң мәйдан биләгән, сәүдә-һөнәрчелек һәм административ үзәкләр функцияләрен үтәгән авыллыклар килә[48]. Әмма тиздән Алтын Урда эчендә тотрыклылану процессы башлана һәм кайбер зур шәһәрләр яңадан торгызыла, яу вакытында аларга зыян килмәгән булса, алга таба үсешләрен дәвам итәләр, мәсәлән, монгол чорына кадәр 25 гектардан киңәйтелгән Болгар территориясе XIII—XIV йөзләрдә 400 гектардан аз гына кимрәк мәйданга кадәр җәелә. Мондый процесслар Урданың башка олысларында да, мәсәлән, Кырымда бара[46]. 2022 елга, Биләр һәм Болгардан кала, шәһәрләрне планлаштыру буенча мәгълүматлар аз туплана[47]. Яңа калаларның күп өлеше XIII гасыр урталарында ― шул ук йөзнең икенче яртысында Болгар олысының төньяк өлешендә һәм Иделнең уң ярында (мәсәлән, хәзерге Чабаксар урынындагы Веда-Суар[1]) барлыкка килә. Бу исә Идел буе Болгары җирләрен монгол гаскәрләре басып алуы нәтиҗәсендә Болгар олысында яшәгән халыкларның төньякка күчеп китүен күрсәтә[49].
Акча әйләнеше
XIII йөзнең 40 нчы елларында Идел буе Болгары территориясе Монгол империясе составына кергәч, аның элеккеге башкаласы Болгарда монгол тәңкәләрен сугу башлана. Монгол дәүләте таркалгач, XIV йөзнең 40 нчы елларына кадәр Болгар Алтын Урдада тәңкә сугу үзәкләренең берсенә әверелә. Бу чордан соңгы тәңкәләрдә «Болгар» атамасы очрамый. XV гасыр башында әлеге атама кире кайта, әмма нумизматлар аны «Яңа Болгар» ― Казан белән бәйли[50].
Болгарда табылган хәзинәләр Болгар олысындагы акча әйләнеше торышын һәм XIV йөзнең икенче яртысында аның үзгәрүен күрсәтә. Әйтик, XIV гасыр башыннан алып 1350 елга кадәр Болгар җире һәм аның башкаласы территориясендә табылган (2021 ел мәгълүматлары буенча) бер генә хәзинә дә билгеле түгел. Мөгаен, олысның сәяси-икътисади хәле тотрыклы булганлыктан, яшереп куелган акчалар хуҗалары тарафыннан тартып алынгандыр, шул сәбәпле бер хәзинә дә табылмагандыр; бу процесс Алтын Урданың бөтен территориясе өчен дә хас була[50]. XIV гасырның 50 нче еллары азагында ― шул ук йөзнең 60 нчы елларының беренче яртысында яшерелгән табылдыкларның икенче төркем резервациясенең иң югары ноктасы 1362—1363 елларга туры килә, соңгы күмелгән хәзинә 1365—1366 елларга карый. Тарихчы Д. Г. Мөхәммәтшин бу хәзинәләрнең яшерелүен Булат Тимернең Болгарны яулап алуы һәм әлеге вакыйга нәтиҗәсендә Болгар олысындагы социаль-сәяси хәлнең үзгәрүе белән бәйли. Өстәвенә, табылдыкларның берсендә дә җиңеләйтелгән тәңкәләр булуы билгеләнми, бу, мөгаен, тәңкәләрдән металлны (бу очракта ― көмеш) киметүгә китергән реформа белән бәйле булгандыр; ул вакытта XIV гасырның 60 нчы еллары уртасында соңгы хәзинәләрнең яшерелүе реформаның бер этабының тәмамлануын чагылдырырга мөмкин. Бәлки, көмешне киметү нормасы 1,1 граммга тигез булгандыр, моны Каратун хәзинәсе материаллары күрсәтә. Соңрак табылган табылдыкларда мондый үлчәү нормасы теркәлми[50]. 2021 елга ике хәзинәдә (аларның берсе XIV гасырның 80 нче елларына карый) метрология турында мәгълүматлар юк; алар, 60 нчы еллар хәзинәләре кебек үк, җиңеләйтелмәгән тәңкәләрдән тора алган. Әлеге табылдыкларның тезаврациясе Туктамыш тәхеткә утырыр алдыннан Болгар җирендә вазгыятьнең тотрыксызлануы, шулай ук 1380 елгы акча реформасы белән бәйле булырга мөмкин. Археолог һәм нумизмат А. Г. Мөхәммәдиев фикеренчә, Туктамыш хан тәңкәләре Урта Идел буена килеп эләккәннән соң 0,78 грамм авырлыкта сугылган[51].
Туктамыш тәхеткә утырганга кадәрге чорга караган тәңкәләр, мөгаен, аерым кешеләрнең шәхси акчалары булгандыр. Болгар олысы җирләренә кергән Иделнең уң ярында мондый табылдыкларның очрамавы, хәтта Булат Тимернең Болгарны басып алуына карамастан, тау ягындагы вазгыятьнең тотрыклылыгын исбатлый. XIV гасыр ахыры белән даталанган хәзинәләрне һәм тәңкә комплексларын хәзерге Татарстан территориясендә яңадан бүлү Болгар җирендә яшәүчеләрнең Чулман алды һәм Иделнең уң ярына китүен чагылдыра[51].
Матди мәдәният
Археологик казу эшләренең нәтиҗәләре
2018 елга археологларда элеккеге Болгар олысы территориясендәге авыл җирендә урнашкан һәм Алтын Урда чоры күчмәннәренә (аерым этник һәм мәдәни төркемне тәшкил иткән Чиялек культурасы каберлекләреннән тыш) мөнәсәбәтле 12 күмәк һәм аерым каберлекләр турында мәгълүматлар бар[4].
Табылган ат җигү детальләре арка формасындагы өзәңгедән һәм авызлыклардан гыйбарәт. Мондый типтагы өзәңгеләр Болгар шәһәрлекләрендә һәм авыллыкларында сирәк очрый, әмма урта гасырлардагы күчмә халыкларда типологик рәт элементы булып тора. Иярләре сакланып калмаган булса да, аларның барлыгын күмерләнеп беткән агачтан һәм каберлекләрдәге өзәңгеләренең кайда урнашканлыгы белән билгеләргә була. Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясендә Идел-Дон елгалары арасында табылган Алтын Урда җирләүләренә хас булган ияр башы кисәкләре саклана, әмма алар Болгар олысы каберлекләрендә теркәлми[52]. Шулай ук өзәңгеле һәм пычаклы авызлыклар да очрый, ук очлы авызлык табылу очрагы билгеле. Идел-Дон каберлекләреннән аермалы буларак, Болгар җирендәге күчмә халык һәйкәлләрендә йөгән бизәкләре: пластиналар, шөлдермәләр һәм башкалар очрамый. Бу феноменны XIV гасырның икенче яртысында мондый аксессуарларның популяр булудан туктавы белән аңлатырга мөмкин. Каберлекләрнең берсендә Көньяк Урал буе күчмә халыкларында очрый торган тимер конус-асылмалар табыла[53].
Күчмә халыкларның каберлекләрендә хуҗалык-көнкүреш әйберләре сирәк очрый. Алар тимер чакматашлардан, сөяк энәләрдән, безләрдән, кайчыдан һәм тимер пычаклардан тора. Сакланышы начар булуга карамастан, предметларны XIII—XIV йөзләрдә Идел һәм Урал буе күчмәннәренә хас булган хуҗалык кирәк-яраклары тибы буларак аерырга мөмкин. Зур булмаган бердәнбер бронза касәдән кала күмү савытлары теркәлми. Тик бер каберлектә генә балчык эрләгечләр табыла. Көнкүреш әйберләреннән XIV йөзгә караган металл көзгеләр аерылып тора; аларның кайберләре Көньяк Урал күчмәннәренең курганнарындагы табылдыкларга тәңгәл килә. Шул ук вакытта охшаш артефактлар Алтын Урданың башка өлкәләрендә яшәгән күчмәннәрдә теркәлми. Шулай ук берничә тапкыр күчереп алу нәтиҗәсендә җирле культурага яраклаштырылган һәм шактый киң таралган типларга караган эшләнмәләрне билгеләп үтергә мөмкин[53].
Корал әйберләре дә сирәк очрый, нигездә, алар төрле формадагы тимер ук очларыннан гыйбарәт, әмма бер каберлектә кул ярдәмендә таштан эшләнгән кылыч саплары табыла. Коралның башка экземплярлары һәм элементлары, колчаннар һәм аларның детальләре, ук калдыклары, камчы саплары һәм башкалар очрамый. Мондый предметлар авыллыкларда табылса да, югарыда әйтелгән каберлекләрдән аермалы буларак, алар аз санлы[53].
Күмү урыннарында бизәнү әйберләреннән бронзадан ясалган беләзек фрагменты, киң хронологик дәвердә көнкүрештә булган пыяла сәйләне, XIV йөзнең икенче яртысына караган билгеле бер күләмдә бронза бизәкләр һәм бер пар алка табыла. Шунысы игътибарга лаек: авыл җирендә урнашкан каберлекләрдә муенса бөртегенең башка төрләре очрамый, Болгар шәһәрлекләрендә казылмаларда төрле сәйләннәр еш күренеш була. Каберлекләрнең берсендә 1357 елгы чүкелгән тәңкә теркәлә[54].
Болгар олысы территориясендә күчмә халыкларның каберләрендәге казу эшләре буенча мондый нәтиҗәгә килергә мөмкин: Болгар җирләрендә, Идел буе болгарларының игенчелек традицияләрен саклануга карамастан, Алтын Урда чорында ул Бөек Даланың бер өлеше булып тора. Шулай итеп, утрак җирләр — олысның зур шәһәрләре — күчмәннәр җирләре белән янәшә урнаша[55].
Зәркән бизәнү әйберләре
Элеккеге Болгар олысы территориясендә алтын-көмешнең табигый чыганаклары булмаганлыктан, кыйммәтле металл эшләнмәләр ясау өчен читтән китерелгән чимал кулланыла; бу шулай ул Алтын Урданың Болгар олысына зәркән бизәнү әйберләрен керелүнең шактый артуына китерә[56].
Археологларга Болгар җирендә табылган төрле алтын әйберләрдән гыйбарәт берничә зур хәзинә билгеле, мәсәлән, 1925 елда В. Ф. Смолин тарафыннан бастырылган XIV йөзгә мөнәсәбәтле Җүкәтау хәзинәсе яки 1954 елда Н. Ф. Калинин һәм А. Х. Халиков тарафыннан дөньяга танытылган XV йөз башы белән даталанган Карашам хәзинәсе. Ләкин сакланып калган кайбер әйберләрдән кала, бу хәзинәләр тулысынча югала[57]. Алтын Урда чорында алтын эшләнмәләр төрлелеге Идел буе Болгары чорына караган әйберләрдән (чигә боҗралары, йөзекләр, асылташлы муенса-чылбырлар, беләзекләр, күкрәк пластиналары һәм тегелгән асылмалар) аерылмый диярлек[58]. Санап үтелгән предмет категорияләренә шулай ук алтын билбау очы, челтәрле япмалар, асылташлар, фирүзә ташлы беләзекләр, сыгылмалы тимерчыбыктан (кечкенә жгут) һәм алтын пластинкалардан ясалган асылмалар, шулай ук энҗе бөртекләре (сирәгрәк декоратив таштан ясалган муенсалар) белән тулыландырылган алкалар өстәлә. Болгар олысы территориясендә табылган бизәнү әйберләре исемлегендә тимерчыбык эшләнмәләрен алмаштырган пластинкалы беләзекләр (шул исәптән чит ил беләзекләре) өстенлек итә[59]. Югарыда телгә алынган эшләнмәләр һәм асылташлар Болгар зәркәнчелегендәге яңа күренешкә әверелә. Аларның иң гади формаларын, мөгаен, җирле осталар җитештергәндер, катлаулыраклары XIII гасырның икенче яртысыннан башлап Түбән Идел һәм Хәрәзем шәһәрләрендә ясала башлый[60]. Алтын Урда чорындагы иң күптөрлеләре зәркән эшләнмәләр булып кашлы алтын балдаклар тора. Алар арасында тоташ коелган, турыпочмаклы калканлы, гравёралы бизәк төшерелгәннәре киң таралыш ала. Мондый йөзекләр шулай ук көмеш, бронза, пыяла һәм сөяктән ясала. Әлеге эшләнмәләр Алтын Урданың зур шәһәрләрендә, аерым алганда Болгар һәм Сарайда эшләнә; алар XIV гасыр уртасы ― шул ук йөзнең икенче яртысы белән даталана һәм XIV—XV гасырларда кулланышта була. Мондый кашлы балдаклар тимерчыбыктан ясалган бизәкле овал калканлы бизәнү әйберләре белән дә охшаш. Бу эшләнмәләр Болгар олысында җитештерелә һәм читтән китерелми. Асылташлар яки декоратив ташлар беркетелгән балдаклар, үз чиратында, чит илдән кайтарыла. Калган йөзекләр өстәмә детальләр, мәсәлән, куелмалар яки орнаментлы ясалма пластиналар белән аерыла. XIII—XIV гасырларга караган мондый бизәнү әйберләре Урта Азиядә һәм Иранда табыла[61].
XIII гасыр азагына Монгол чорына кадәрге алтын бизәнү әйберләренең күбесе кулланыштан чыга, аларга алмашка Алтын Урданың зәркән традицияләре белән бәйле әйберләр килә; Идел буе Болгарын Монгол империясе басып алгач, бизәнү әйберләрен ясауның катлаулы технологияләре юкка чыга, ә XIII гасырдан Болгар зәркән эшендәге инновацияләр инде булган техникаларны һәм формаларны үзләштерүгә бәйле була. К. А. Руденко мондый нәтиҗәгә килә: Алтын Урда чорында элитар мода Болгар олысы социумны төрле социаль сыйныфларга бүлү процессының продуктына әйләнә, җәмгыятьтә әлеге үзгәрешләр дәүләт тарафыннан җайга салыну юлы белән бара[60].
Археологик культурадагы үзгәрешләр
Россия тарихчылары арасында Алтын Урда яшәгән чорда Болгар археологик культурасы үзгәрмәгән диярлек дигән фикер яши. Бу исә элеккеге Идел буе Болгары халкының дәвамчанлыгын расларга тиеш, әмма XIII йөзнең икенче яртысында Урта Идел буе төбәге культурасында шактый үзгәрешләр була. Беренчедән, авыллыкларның структурасы җитди үзгәрешләр кичерә, мәсәлән, Алтын Урда чоры Биләре Иске Биләр тирәсендә төзелә; тәңкә сугу буенча фикер йөрткәндә, XIII—XIV йөзнең беренче яртысында Болгар олысының төп үзәкләре Болгар, Биләр һәм Мухша (Мухша тирәсе) шәһәрләре була. XIV йөзнең урталарыннан соң Биләр һәм Суар тарихи язмаларда телгә алынмый башлый. Бу, мөгаен, сәяси һәм икътисади яктан түбән төшү, шулай ук Болгар тарихи традицияләрен бетерү белән бәйледер. Болгар җиренең яңа үзәкләре булып моңарчы бернинди роль уйнамаган «мөселман» шәһәрләре (олысның башкаласы булган Болгардан кала) Кашан, Җүкәтау, Алабуга һәм башкалар калка[62]. Икенчедән, авыл җирлекләренең саны һәм топографиясендә дә җитди үзгәрешләр туа (мәсәлән, авыллыкларның саны 2-3 тапкырга кими). Моны монголларның басып алу йогынтысы, ягъни Болгар өлкәсендә хакимият структурасындагы үзгәрешләр һәм XIII йөздә иске игенчелек районнарындагы авыл хуҗалыгының кризисы белән аңлатып була. Әлеге кризис вазгыятен җиңүгә моңарчы үзләштерелмәгән җирләрнең эчке колонияләшүе һәм Урта Идел буенда яшәүче халыкларның күченүе ярдәм итә[14].
Өченчедән, хуҗалык-көнкүреш кораллары һәм предметлар төрлелеге саклануга карамастан, XIV гасыр урталарына әйберләрнең номенклатурасы һәм типлары ярлылана.
Мәсәлән, керамика XIII гасырда элеккеге традицияләрен саклап калып, формалары, технологияләре, бизәкләре һәм башка үзенчәлекләре буенча Идел буе Болгар чорындагыга караганда шактый үзгәреш кичерә. Измайловка нигезләнеп, монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чорындагы Болгар костюмында аермалар аеруча ачык күренә: социаль дәрәҗәле детальләре Урданың этносоциаль модасы йогынтысына дучар була һәм аңа буйсына[14].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Димитриев В. Д., Краснов С. А. Болгарская земля. Электронная Чувашская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2025.
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 34
- ↑ Бугарчёв А. И. Ранний вариант булгарских медных динаров XIII века // Поволжская археология : журнал. — 2021. — № 4. — С. 152―166.
- ↑ 1 2 Руденко, 2018, бит. 172
- ↑ Шибанидский след в Булгарском улусе, 2013, бит. 128
- ↑ 1 2 Измайлов, 2009, бит. 39―40
- ↑ 1 2 3 Димитриев В. Д., Краснов С. А. Опустошение Болгарской земли. rusneb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 Измайлов, 2009, бит. 36
- ↑ Шибанидский след в Булгарском улусе, 2013, бит. 131
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 140―152, 156
- ↑ Шибанидский след в Булгарском улусе, 2013, бит. 128―139
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 37―38
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 40
- ↑ 1 2 3 4 Измайлов, 2009, бит. 35
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 35―36
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 31
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 31―32
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 32―33
- ↑ 1 2 Измайлов, 2009, бит. 38
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 39
- ↑ 1 2 Илюшин, 2020, бит. 139
- ↑ 1 2 Илюшин, 2020, бит. 142
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 139―143
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 143―144
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 144
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 144—145
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 145
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 148―150
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 150―151
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 151
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 151―152
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 153
- ↑ Связи Булгарского улуса с Ираном, 2018, бит. 473―480
- ↑ Связи Булгарского улуса с Ираном, 2018, бит. 480
- ↑ Связи Булгарского улуса с Ираном, 2018, бит. 480―482
- ↑ Связи Булгарского улуса с Ираном, 2018, бит. 481―482
- ↑ Связи Булгарского улуса с Ираном, 2018, бит. 483―484
- ↑ Шибанидский след в Булгарском улусе, 2013, бит. 129―130
- ↑ Шибанидский след в Булгарском улусе, 2013, бит. 130―131
- ↑ Шибанидский след в Булгарском улусе, 2013, бит. 133―136
- ↑ Земля Самарская. Очерки истории Самарского края с древнейших времен до Октябрьской революции / П. С. Кабытов, Л. В. Храмков, Г. И. Матвеева. — Куйбышев: Куйбышевское книжное изд-во, 1990. — 317 с. — ISBN 5-7575-0191-X.
- ↑ Илюшин, 2020, бит. 141
- ↑ Губайдуллин, 2022, бит. 150
- ↑ Губайдуллин, 2022, бит. 150—151
- ↑ Губайдуллин, 2022, бит. 151
- ↑ 1 2 Губайдуллин, 2022, бит. 152
- ↑ 1 2 Губайдуллин, 2022, бит. 153
- ↑ Губайдуллин, 2022, бит. 151―152
- ↑ Губайдуллин, 2022, бит. 154
- ↑ 1 2 3 Мухаметшин, 2021, бит. 297
- ↑ 1 2 Мухаметшин, 2021, бит. 298
- ↑ Руденко, 2018, бит. 172—173
- ↑ 1 2 3 Руденко, 2018, бит. 173
- ↑ Руденко, 2018, бит. 173—174
- ↑ Руденко, 2018, бит. 174
- ↑ Золотые украшения Булгарского улуса, 2018, бит. 115
- ↑ Золотые украшения Булгарского улуса, 2018, бит. 111
- ↑ Золотые украшения Булгарского улуса, 2018, бит. 116
- ↑ Золотые украшения Булгарского улуса, 2018, бит. 119
- ↑ 1 2 Золотые украшения Булгарского улуса, 2018, бит. 121
- ↑ Золотые украшения Булгарского улуса, 2018, бит. 119―121
- ↑ Измайлов, 2009, бит. 34―35
Әдәбият
Махсус әдәбият
- Губайдуллин А. М. О градостроительстве в Булгарском улусе Золотой Орды // Археология евразийских степей : журнал. — 2022. — 14 мая. — С. 149―156. — DOI:10.24852/2587-6112.2022.3.149.156.
- Измайлов И. Л. Волжская Булгария XIII в.: автономия или ханский улус // Золотоордынское наследие : сборник. — 2009. — № 1. — С. 31―41.
- Илюшин Б. А. Русско-булгарские военные конфликты и военный потенциал Булгарского улуса (1360—1431 гг.) // Novogardia : журнал. — 2020. — № 1. — С. 138—162. — DOI:10.25797/NG.2020.5.1.005.
- Исхаков Д. М., Тычинских З. А. О шибанидском «следе» в Булгарском вилайяте Улуса Джучи // Золотоордынское обозрение : журнал. — 2013. — № 2. — С. 128―145.
- Мухаметшин Д. Г. Денежное обращение Булгарского улуса во второй половине XIV в // Золотоордынское обозрение : журнал. — 2021. — Сентябрь (т. 9, № 2). — С. 296―313. — DOI:10.22378/2313-6197.2021-9-2.296-313.
- Руденко К. А. Золотые украшения Волжской Булгарии и Булгарского улуса Золотой Орды: опыт сравнительного анализа // Поволжская археология : журнал. — 2018. — № 2. — С. 111―124.
- Руденко К. А. Материальная культура кочевников Булгарской области Золотой Орды // Археология евразийских степей : журнал. — 2018. — № 4. — С. 172―175.
- Руденко К. А. О связях Волжской Булгарии и Булгарского улуса Золотой Орды с Ираном в X-XIV вв. (по археологическим материалам) // Золотоордынское обозрение : журнал. — 2018. — Т. 6, № 3. — С. 472―488.
Өстәмә әдәбият
- Бугарчёв А. И. Ранний вариант булгарских медных динаров XIII века // Поволжская археология : журнал. — 2021. — № 4. — С. 152―166.
- Димитриев В. Д. Мирное присоединение Чувашии к Российскому государству / Илларионов И. Е., Павлова Т. Д. — Чебоксары: Национальная академия наук и искусств Чувашской Республики, 2001. — ISBN 5-76-77-0501-1.
- Иванов В. П., Николаев В. В., Димитриев В. Д. Чуваши: этническая история и традиционная культура. — Москва: ДИК. — Т. 2000. — 100 с. — ISBN 5-8213-004-4.
- Марджани Ш. Очерк истории Болгарского и Казанского царств. Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
- Надырова Х. Г. Архитектурно-пространственная организация столицы Булгарского Улуса Золотой Орды ― г. Болгара // Научные Проблемы архитектуры и дизайна. — 2003.
- Руденко К. А., Казаков Е. П. К вопросу о роли кочевников в развитии материальной культуры Волжской Булгарии и Булгарского улуса Золотой Орды // Поволжская археология : журнал. — 2015. — № 4. — С. 152―166.
- Смирнов А. П. Волжские булгары («Труды ГИМ». Вып. XIX). — Москва: Издания Государственного исторического музея, 1951. — С. 270.
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — ISBN 0-9530650-3-0.