Дәфтәре Чыңгызнамә
Дәфтәре Чыңгызнамә, шулай да Дәфтәр Чыңгызнамә, Дастане Чыңгызнамә (XVII гасырның азагы) - Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихи язмаларына һәм риваятьләре нигезләнгән XVII гасырның ахырында иҗат ителгән татар әдәбияты ядкаре.
Тасвирлама
Дин эшлеклесе, 1670-1671 елгы крестьян сугышында катнашкан Идрис-хафиз әсәрнең авторы булуы фараз[1]. Әсәр 6 кыйсса-бүлектән төзелгән[1]. Һәр бүлек Чыңгыз хан нәселе, Аксак Тимер, Гайсә улы Әмәт, Идегәй һәм башка ханнарның яшәү урыны, биләмәләре тарихын, истәлекләрен яктырта[2]. Әсәрнең соңгы өлеше "Татар елъязмасы" буларак мәгълүм[1].
Бу фразеологизмнарга, гади, шул ук вакытта тасвирлы телле әсәрне беренче булып И.Хәлфин тарафыннан өйрәнелә. 1822 елда әсәрнең җыелма текстын бастыра. Бу басма татар-рус кушымта рәвешендә әзерләнгән сүзлек шәкелендә башкарылган. Бу әсәр Казан университеты һәм 1 нче ир балалар гимназиясе шәкертләре өчен әсбап булып тора[3]. Әсәрнең иң тулы басмасы 1882 елда Ф.Җиһаншин тарафыннан нәшер ителә. Бүгенге көндә 40 тан артык күчермәсе табылган.
Чыганаклар
- Усманов М.А. Татарские исторические источники. XVII-XVIII вв. - Казань, 1972;
- Иванич М. "Дафтар-и-Чингиз-наме" как источник по истории кочевых обществ // Источниковедние истории Улуса Джучи (Золотой Орды). От Калки до Астрахани. 1233-1556. - Казань, 2002;
- Газиз Г., Рәхим М. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. Казан, 1925.
- Казан утлары: журнал / баш.мөхәррир Р.Фәйзуллин. - Казан, 2008, №5. ISSN 0206-4189.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Казан утлары: журнал / баш.мөхәррир Р.Фәйзуллин. - Казан, 2008, №5. - Б.169.
- ↑ Равил Фәхретдинов 2020 елның 10 апрель көнендә архивланган. kitap.net.ru
- ↑ XV-XVIII гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча чыганаклар beznenmiras.ru
Шулай да карагыз
Шулай ук карагыз
- Чыңгызнамә (XVI гасыр)