Нияз Мәҗитов

Нияз Мәҗитов (20 август 1933(1933-08-20) — 11 октябрь 2015) — совет һәм Рәсәй археологы, Башкортстан ФА академиге, Башкортстан ФА вице-приезиденты (2006-2012), Башкорт дәүләт университеты профессоры, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе (1995-2002). Салават Юлаев ордены кавалеры. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше — Көньяк Уралдагы тимер гасыр һәм урта гасыр проблемнарын тикшерү. 300 гә якын фәнни хезмәт, 12 монография авторы.

Хәтер

  • 2023 елның язында Уфада галим яшәгән йортка мемориаль такта куелган [1]