Меркурий (планета)
Файл:Mercury in color - Prockter07.jpg Меркурий | |
Тәртип саны | 1 |
---|---|
Кояштан уртача ераклык | 57,91 млн. км |
Максималь ераклык | 69 816 927 км |
Минималь ераклык | 46 001 210 км |
Радиус | 2439,7 км |
Масса | 3,3022×1023 кг |
Тыгызлык | 5,427 г/см3 |
Тәүлек озынлыгы | 1407,5 сәг. |
Ел озынлыгы | 87,969 җир тәүлеге |
Иярченнәр | юк |
| |
Меркурий — элонгация вакытында) иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә.
Матди хасиятләр буенча Меркурий Айга охшаш, аның өслеге бик кратерлы. Планетаның иярченнәре юк, әмма бик сирәк һавалы атмосферасы бар. Планетаның чагыштырмача эре тимер төше бар, аның күләме планетаның бөтен күләменнән 70 % гыйбарәт. Планета өслегенең температурасы 90нан 700гә кадәр К (−180нән +430 гача °C) үзгәреп тора.
Меркурий хәрәкәте
Меркурий Кояш тирәсендә сузылган эллиптик орбита буенча 57,91 млн. км (0,387 а.е.) уртача ераклыкта әйләнә. Перигелийдә Меркурий Кояштан 45,9 млн. км (0,3 а.е.) ераклыкта була, афелийдә — 69,7 млн. км (0,46 а.е.) ераклыкта була. Эклиптика өслегенә карата орбитаның авышлыгы 7° тәшкил итә. Орбита буенча хәрәкәтенең уртача тизлеге 48 км/с тәшкил итә.
Меркурийдәге йолдыз тәүлеге 58,65 җирдәге тәүлеккә тигез, ягъни 2/3 меркурийдәге елына тигез. Шуңа күрә бер меркурийдәге ел эчендә Меркурий үз күчәре тирәсендә бер ярым әйләнешкә әйләнә. Нәтиҗәсендә Меркурийда кояш тәүлеге ике меркурийдәге елына тигез яки өч меркурий йолдыз тәүлегенә тигез.
Матди хасиятләр
Меркурий җир төркеме планеталарыннан иң кечкенәсе. Аның радиусы 2439,7 ± 1,0 км тәшкил итә. Бу сан Юпитер иярчене Ганимедның һәм Сатурн иярчене Титанның радиусларыннан кимрәк. Шул ук вакытта Меркурийның массасы бу иярченнәрнең массаларыннан зуррак. Меркурийның тыгызлыгы шактый зур — 5,43 г/см³, Җирнең тыгызлыгыннан аз гына кимрәк. Җирнең зурлыгын исәпкә алып, бу хәл Меркурийның эчендә металларның күп булуын күрсәтә. Меркурийдә тоткарсыз төшүе тизләнеше 3,70 м/с² тәшкил итә. Икенче галәми тизлек — 4,25 км/с.
Көндезге өслек уртача температурасы 623 К (349,9 °C) тәшкил итә, төнге — 103 К (−170,2 °C).
Тикшеренүләр
Борынгы һәм урта гасырлар күзәтүләре
Борынгы греклар Гесиод дәверендә бу планетаны Меркурий греклардагы Гермеска тәңгәл килгән.[1]
Атамалар
Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Готарид (иске тат. عطارد ғөтарид) гарәп исеме да кулланды[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Сылтамалар
- Mercury Chaser’s Calculator (Меркурийның иң зур элонгацияләре)
- Тайны и загадки Меркурия 2012 елның 22 октябрь көнендә архивланган.
- Статья в журнале «Вокруг света»
- Сайт о миссии MESSENGER(ингл.)
- Фотографии Меркурия, сделанные «Мессенджером» 2008 елның 1 декабрь көнендә архивланган.(ингл.)
- Раздел о миссии BepiColombo 2011 елның 9 февраль көнендә архивланган.(ингл.)
на сайте JAXA
- Астрономы обнаружили у Меркурия расплавленное ядро
- А. Левин. Железная планета. Популярная механика № 7, 2008
- Самый близкий. Лента.ру, 5 октября 2009, фотографии Меркурия, сделанные «Мессенджером».
- Опубликованы новые снимки Меркурия. Лента.ру, 4 ноября 2009, о сближении в ночь с 29 на 30 сентября 2009 года «Мессенджера» и Меркурия.
- Mercury: Facts & Figures 2002 елның 19 ноябрь көнендә архивланган.. NASA. — Сводные физические характеристики планеты.
- Космический зонд впервые в истории вышел на орбиту Меркурия
Искәрмәләр
- ↑ Меркурий нинди серләре яшерә
- ↑ Гатарид, готарид — Меркурий (планета). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 86.