Кәрлә планета
Кәрлә планета - Астрономия халыкара берлегенең билгеләмәсе буенча күктәге җисем түбәндәгечә үзлекләргә хас:
- Кояш тирәсендәге орбитада әйләнә
- гидростатик тигезлекне (тартылу көче газ-нурланыш басымына тигез) тотып алырлык гравитацион массага ия була
- планета иярчене булмый
- үз орбитасында өстенлек итми (кәрлә планета үз юлын тазарта алмый)
"Кәрлә планета" истилахы 2006 елда кертелгән. Планеталар тирәсендәге киңлекне тазарта алалар, ә кече җисемнәр һәм астероидлар хәтта гидростатик тигезлекне тота алмыйлар, кәрлә планета - арадагы объект.
Астрономия халыкара берлеге Эрида 5 кәрлә планета булып таный, Койпер билбавында 200 кәрлә планета булырга мөмкин.