Плутон (кәрлә планета)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Плутон
«Хаббл» галәми телескобы фотосурәтләре нигезендә ясалган Плутонның сурәте
TheKuiperBelt Orbits Pluto Neptune2-ru.svg

Плуто́н (134340 Pluto; символлары: ⯓[1] һәм ♇[2]) — Кояш системасының иң зур кәрлә планета (Эрида белән беррәттән[3][4][5]), Нептун арты объекты. Элек Плутон планета дип исәпләнгән, әмма хәзерге вакытта ул Койпер билбавындагы иң зур объектлардан берсе дип санала[6].

Койпер билбавындагы күбесе объектлар шикелле, Плутон күбесенчә таш һәм боздан гыйбарәт: аның массасы Айныкыдан 5 тапкыр, ә күләме — 3 тапкыр кимрәк. Плутон орбитасы зур эксцентриситетлы һәм эклиптика яссылыкка бик авышкан.

Үзенең орбитасының эксцентрисеты сәбәпле Плутон вакыт-вакыт Кояшка 29,6 а. б. (4,4 млрд. км) якыная (Кояшка Нептунга карата якынрак була), аннары 49,3 а. б. (7,4 млрд. км) озагая. Плутон һәм аның иң зур иярчен Харон еш кына куш планета булып исәпләнәләр, чөнки системаның бариүзәге Плутон тышында урнаша[7]. Шулай ук Плутонда тагын өч кечерәк иярчен бар — Никта һәм Гидра — аларны 2005 елда ачтылар[8] һәм P4 — иң кече, аны 2011 елның 20 июлендә ачтылар[9][10].

Үзенең 1930 елда ачыштан 2006 елга кадәр Плутон Кояш системасының тугызынчы планетасы дип исәпләде. Әмма XX гасыр ахырында һәм XXI гасыр башында Кояш системасының тышкы өлешендә күп объектларны ачтылар. Алардан иң күренекле Квавар, Седна һәм Плутоннан 27 % массалырак Эрида[11]. 2006 елның 24 августында ХАБ беренче мәртәбә «планета» атамасына аңлатманы биргән. Плутон бу билгеләмәгә туры килмәгән, шңа күрә МАС аны кәрлә планеталар санына кертте, Эрида һәм Церера белән бергә[12].

  1. JPL/NASA. What is a Dwarf Planet? Jet Propulsion Laboratory (22 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2022.
  2. John Lewis, ed (2004). Physics and chemistry of the solar system (2 ed.). Elsevier. p. 64. 
  3. Former 'tenth planet' may be smaller than Pluto // New Scientist. — 8 November 2010.  [ингл.]
  4. Эрида оказалась не больше Плутона // Компьюлента. — 10 ноября 2010. 2011 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган.  [рус.]
  5. Редкое затмение поссорило Плутон с плутоидом // Membrana. — 11 ноября 2010. 2010 елның 29 декабрь көнендә архивланган.  [рус.]
  6. Зурлыгы буенча Плутонга якын Эрида сибелгән түгәрәктә урнаша. Әгәр бу өлкә Койпер поясы өлеше түгел дип санасак, Плутон иң зур объект була.
  7. C. B. Olkin, L. H. Wasserman, O. G. Franz. The mass ratio of Charon to Pluto from Hubble Space Telescope astrometry with the fine guidance sensors // Icarus : журнал. — Т. 164. — № 1. — С. 254—259. — DOI:10.1016/S0019-1035(03)00136-2 DOI:10.1016/S0019-1035(03)00136-2
  8. B. Sicardy, W. Beisker и др. Observing Two Pluto Stellar Approaches In 2006: Results On Pluto’s Atmosphere And Detection Of Hydra // Bulletin of the American Astronomical Society. — Т. 38. — С. 542.
  9. "Хаббл" случайно нашел новый спутник Плутона. Lenta.ru (20 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2011. Архивировано 20 август 2011 года.
  10. NASA's Hubble Discovers Another Moon Around Pluto (ингл.). NASA (20 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2011. Архивировано 20 август 2011 года.
  11. Astronomers Measure Mass of Largest Dwarf Planet. HubbleSite (14 июнь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2008. Архивировано 18 август 2011 года.
  12. A. Akwagyiram. Farewell Pluto? Би-би-си (2 август 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2008. Архивировано 20 август 2011 года.