Тугызынчы планета
Файл:Planet Nine animation.gif
Анимациясе
Тугызынчы планета[1] (инглизчә Planet Nine) — Кояш системасында Плутон орбитасы читендәге, Җирдән берничә тапкыр зуррак булган фараз ителгән транснептун планета.[2][3][4]
Әлеге планетаның булу ихтималы турында Калифорния институты галимнәре Константин Батыгин һәм Майкл Браун (күп кенә транснептун күк җисемнәрен һәм кәрлә планеталарны ачучы) 2016 елның 20 гыйнварында «Астрономия журналы»нда хәбәр иттеләр.[5]
Х планетасы турындагы элекке фаразлар кебек үк, әлеге планетаның булу ихтималы турындагы фараз да Койпер поясындагы кайбер аеруча ерактагы күк җисемнәренең хәрәкәт үзенчәлеген математик ысуллар белән исәпләүне аңлату өчен тәкъдим ителгән. Әлегә ул планета табылмады һәм тик математик фараз булып кала бирә.
Искәрмәләр
Искәрмәләр
- ↑ Обнаружена новая планета Солнечной системы
- ↑ Where is Planet Nine? FindPlanetNine.com (20 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2016. Архивировано 30 гыйнвар 2016 года.
- ↑ Witze, Alexandra (20 January 2016). «Evidence grows for giant planet on fringes of Solar System». Nature 529 (7586): 266–7. DOI:10.1038/529266a. PMID 26791699.
- ↑ Fesenmaier, Kimm Caltech Researchers Find Evidence of a Real Ninth Planet. California Institute of Technology (20 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2016.
- ↑ Konstantin Batygin, Michael E. Brown. {{{заглавие}}} // The Astronomical Journal. — Т. 151. — ISSN 1538-3881. — DOI:10.3847/0004-6256/151/2/22.