Чулпан (планета)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Венера Venus symbol (bold).svg
Venus-real color.jpg
Венераның чын төсендәге күренеше
Башка атамалар Чулпан, Зөһрә
Орбиталь үзенчәлекләре
Дәвер: J2000.0
Перигелий 107 476 259 км
0,71843270 а. б.
Афелий 108 942 109 км
0,72823128 а. б.
Периастр 108 208 930 км
0,723332 а. б.
Орбитаның эксцентриситеты (e) 0,0068
Әйләнешнең сидерик чоры 224,698 көн
Әйләнешнең синодик чоры 583,92 көн
Орбиталь тизлек (v) 35,02 км/с
Авышу (i) 3,86° Кояш экваторына карата;
3,39458° эклиптика буенча;
2,5 инвариант өслек буенча
Калка төен озынлыгы (Ω) 76,67069°
Периүзәк аргументы (ω) 54,85229°
Нәрсәнең иярчене Кояш
Иярченнәре юк
Физик үзенчәлекләре
Поляр тыгызлану 0
Экваториаль радиус 6051,5 км
Уртача радиус 6051,8 ± 1,0 км
Өслекнең мәйданы (S) 4,60×108 км²
0,902 Җирнекеннән
Күләм (V) 9,38×1011 км³
0,857 Җирнекеннән
Масса (m) 4,8685×1024 кг
0,815 Җирнекеннән
Уртача тыгызлык (ρ) 5,24 г/см³
Экваторда ирекле төшү тизләнеше (g) 8,87 м/с²
0,904 g
Беренче галәми тизлек (v1) 7,328 км/с
Икенче галәми тизлек (v2) 10,363 км/с
Экваториаль әйләнү тизлеге 6,52 км/сәг
Әйләнү периоды (T) 243,023 көн[1]
Күчәр авышы 177,36°
Төнъяк котыпның туры калкуы (α) 8 сәг 11 мин 2 с
272,76°
Төнъяк котыпның авышлыгы (δ) 67,16°
Котыпның күк озынлыгы 0,65
Күренүчән йолдызча зурлык −4,7
Почмак диаметры 9.7"–66.0"
Температура
Өслектә 737 К[2][3]
(464 °C)
765 К(461,85°C)
Атмосфера
Атмосфера басымы 9,2 МПа (92 бар)
Составы:
~96,5 % углерод диоксиды (СO2)
~3,5 % сера оксиды (SO2)
~0,007 % су парлары (H2O)
~0,0017 % сөрем газы (СО)
~0,0012 % хлороводород (HCl) бик аз
фтороводород (HF) бик аз
Викимәгълүматта булган чыганаклар

Чулпан яки Венера, Зөһрә (лат. Venus) — Кояш системасының икенче эчке планетасы. Кояш тирәсендә 224,7 җирдәге тәүлек эчендә әйләнеп чыга. Көнбатыш Аурупада планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге матурлык һәм мәхәббәт Венера алиһәсе хөрмәтенә кушылган.

Чулпан — Җирнең яктырыш буенча Кояш һәм Ай соңыннан өченче объект, аның күренмә йолдызча зурлыгы −4,6m җитә. Венера Җиргә караганда Кояшка якынрак булуы сәбәпле, җирдәге күзәтүче өчен Кояштан беркайчан да 47,8° ка артыграк ераклашмый. Аның иң югары яктырышы Кояш чыгу алдыннан гына яки Кояш бату озак вакыт үтмәстән була, шуңа күрә аны шулай ук Таң йолдызы һәм Шәфәкъ йолдызы дип атыйлар.

Атамалар

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның гарәпчә Зөһрә (иске тат. زهرە‎; «Зөһрә йолдызы») исемен кулланган[4]. Шулай ук төрки Чулпан («Чулпан йолдызы») исеме кулланылышта булган. Хәзер исә бу исемнәр тик нәфис әдәбиятта һәм гади сөйләмдә очрыйлар.

Искәрмәләр

  1. Неторопливая Венера, Lenta.ru (17.02.2012).
  2. Venus: Facts & Figures. NASA. Дата обращения: 12 апрель 2007. Архивировано 21 август 2011 года.
  3. Space Topics: Compare the Planets: Mercury, Venus, Earth, The Moon, and Mars. Planetary Society. Дата обращения: 12 апрель 2007. Архивировано 21 август 2011 года.
  4. Зөһрә — Зөһрә йолдызы, чулпан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 143.