Йолдызча зурлык
Йолдызча зурлык | |
---|---|
Символ величины (LaTeX) | |
Үлчәмлек | |
SEO_description | Видимая_звёздная_величина — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ и Видимая звёздная величина — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Видимая_звёздная_величина — Рувики: Интернет-энциклопедия и Видимая звёздная величина — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Йолды́зча зурлык — Җирдәге күзәтүче карашы буенча берәр объект яктылыгының үлчәмсез сан сыйфаты. Гадәттә күк җисемнәренә карата куллана. Йолдызча зурлык объектның физик хасиятләргә (яктылыкка), аңа кадәрге ераклыкка, күренмә почмакча зурлыкка һ.б. бәйле. Йолдызча зурлык объектның ялтыравының үлчәм берәмлеге булып тора. Йолдызча зурлык никадәр азрак булса, аның яктылыгы шулкадәр зуррак була.
Ике объектның күренүчән йолдызча зурлыгы:
биредә m — объектның йолдызча зурлыгы, L — яктыртучанлык
Билгеләмә
Күренмә йолдызча зурлыкның хәзерге төшенчәсе б.ч.к. II гасырда борынгы греклы астроном Гиппарх тарафыннан йолдызларга бирелгән зурлыкларга тәңгәл килү өчен куелган. Гиппарх бөтен йолдызларны алты зурлыкларга бүлде. Иң якты йолдызларны ул беренче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты, ә иң тоныкларны — алтынчы дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар дип атты. Арадаш зурлыкларны ул калган йолдызлар арасында тигез бүлде.
Кайбер объектларның йолдызча зурлыклары
Объект | m |
---|---|
Кояш | −26,7 (тулы Ай 400 000 тапкыр яктырак) |
Ай (тулган айда) | −12,74 |
Иридиум ялтыравы (иң күбесе) | −9,5 |
1054 елның үтә яңа йолдыз (иң күбесе) | −6,0 |
Венера (иң күбесе) | −4,67 |
Халыкара галәми станция (иң күбесе) | −4 |
Җир (Кояштан) | −3,84 |
Юпитер (иң күбесе) | −2,94 |
Марс (иң күбесе) | −2,91 |
Меркурий (иң күбесе) | −2,45 |
Сатурн (иң күбесе) | +0,7 |
Зур Җидегән йолдызлары | +2 |
Андромеда Томанлыгы | +3,44 |
Юпитер иярченнәре | +5–6 |
Уран | +5,5 |
Гади күз белән күренеп торган иң тонык йолдызлары |
+6 дан +7,72 гәчә |
Нептун | +7,8 |
Кентавр Проксимасы | +11,1 |
Иң якты квазар | +12,6 |
8-метрлы җир өстендәге телескопка төшереп алынган иң тонык объект |
+27 |
Хаббл галәми телескобына төшереп алынган иң тонык объект |
+31,5 |
Объект | Йолдызлык | m |
---|---|---|
Сириус | Зур Эт | −1,47 |
Канопус | Киль | −0,72 |
Риҗел Кентавр | Кентавр | −0,27 |
Арктур | Үгезкөтүче | −0,04 |
Вега | Лира | 0,03 |
Капелла | Йөкче | +0,08 |
Риҗел | Орион | +0,12 |
Прокион | Кече Эт | +0,38 |
Ахирнәр | Эридан | +0,46 |
Бителҗәүза | Орион | +0,50 |
Әлтаир | Каракош | +0,75 |
Әлдәбәран | Сәвер | +0,85 |
Антарес | Кавәс | +1,09 |
Поллукс | Җәүза | +1,15 |
Фәмелхут | Көньяк Балык | +1,16 |
Зәнәб | Аккош | +1,25 |
Регул | Әсәт | +1,35 |