Зәнәб
Зәнәб (гарәп. ذنب ҙәнәб — «койрык»; Аккош α, Аккош альфасы, α Cyg) — Аккош йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,25m тәшкил итә. Вега һәм Әлтаир йолдызлары белән җәйге өчпочмакны тәшкил итә.
Ераклыклар һәм физик хасиятләр
Зәнәб мәгълүм булган иң эре һәм иң куәтле йолдызлар исәбенә керә. Аның диаметры якынча Җир орбитасы диаметрына тиң (≈300 млн. км). Йолдызга кадәр төгәл ераклыгы мәгълүм түгел, әмма якынча 1500 яктылык елына хисаплана. Йолдызның абсолют йолдызча зурлыгы −6,5m хисаплана. Шулай булгач Зәнәб күк йөзенең иң якты 25 йолдызыннан иң куәтле йолдыз булып тора.
Зәнәб — ак үтә зур йолдыз. Аның массасы Кояшныкы якынча 20–25 массасына тиң. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкы якынча 60 000 тиң (әгәр йолдызга кадәр ераклыгы 1500 яктылык елы булса).
Тарих һәм исем
Искәрмәләр
- ↑ Дөҗаҗ — тавык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.