Яктылык

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Яктылык
SEO_description Свет — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Тизлек 299 792 458
Моның каршысы караңгылык[d]
Кайда өйрәнелә оптика
Файл:Prism flat rainbow (cropped).jpg
Һавадан күренеш
SEO_title Свет — Рувики: Интернет-энциклопедия
Логотип РУВИКИ.Медиа Яктылык РУВИКИ.Медиада
өлеше

Яктылык — кеше халәттәге матдә тарафыннан таратылучы спектрның киң өлкәсенә дә әйтәләр.

Физикада яктылыкны оптика бүлеге өйрәнә.

Яктылыкны таралу тизлеге даими булган хәрәкәтсез халәтендәге массалары нульгә тигез булган электромагнитик нурланышның квантлары.

Яктылык тасвирламасы

Монохроматик нурланыш өчен суммар спектр белән билгеләнүче үзлекләренең берсе булып тора.

Спектрда күренүче спектр

Яктылыкның вакуумдагы тизлеге с = 299 792 458 м/с

Яктылык белән бәйле физик зурлыклар: яктылык сәләте, яктыртылганлык, яктылык агымы, яктылык нәтиҗәлелеге.

Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча яктылыктан табигатьтә мөмкин булган иң зур тизлек (секундка 300 мең км) белән хәрәкәт итә.

Бик озак вакытлар буена галимнәрдә яктылыкның асылы турында бердәм фикер булмый. Ике йөз елдан артык каты бәхәс бара. Кайбер физиклар, шул исәптән М. В. Ломоносов та шул карашны яклый.

Бары тик 1905 елда гына физик Альберт Эйнштейн яктылыкка кисәкчекләрнең дә, дулкыннарның да сыйфатлары хас булуын исбат итә. Бу ачыштан соң бик күп серле күренешләр аңлашыла төшә.

Мәсәлән, ни өчен фототасмада сурәт негатив, ягъни якты урыннар — караңгы, ә караңгы урыннар — якты булып чыга? Хикмәт менә нәрсәдә икән: тасманы каплаган эмульсияне яктылык кисәкчекләре — фотоннар бомбага тота. Фотоннар күбрәк эләккән урында көмеш әчемәсе күбрәк барлыкка килә һәм ачыгайту реакциясе нәтиҗәсендә пленка күбрәк карала, азрак эләккән урында —- азрак карала.

Фотоннар, үсемлек яфракларына үтеп кереп, төрле химик реакцияләр тудыралар, шуның нәтиҗәсендә углекислый газ йотыла, ә үсемлек үзе үсә.

Ә ни өчен тирә-яктагы бөтен нәрсә төрле-төрле төстә? Буяулар нигә төрле-төрле? Болар исә яктылыкның дулкынлану үзенчәлегенә бәйле. Яктылык дулкыннары — алар электромагнит тирбәнешләр. Бу тирбәнешләр радиодулкыннарныкы кебек үк, тик дулкыннарының озынлыгы гына бик кыска.

Кызыл төснең дулкыны бер төрле озынлыкта, яшел төснеке икенче төрле (аның дулкыннары кыскарак) була, зәңгәр нурларның дулкыннары тагын да кыскарак. Ак як¬тылык — бөтен төсле нурларның катнашмасы. Ул берәр предмет өс- тенә төшкәндә, бериш дулкыннар йотыла, беришләре кире кайтарыла. Нинди дулкыннар кире кайта¬рылса, без шул төсне күрәбез. Ак кәгазь барлык дулкыннарны да бер төрле дәрәҗәдә кире кайтара, шуңа күрә ул ак булып күренә; кара бәрхет барлык дулкыннарны да йота, шуңа күрә кара булып күренә.

Кояшның һәм йолдызларның, утның һәм электр чаткысының яктылыгы бик югары температурага кадәр җылынган атомнар тарафыннан тудырыла. Ләкин «салкын яктылык» та була, алар черек агач кисәгеннән, утлы бөҗәктән, җылы диңгезләрдә яши торган микроорганизмнардан, кешеләр үзләре ясаган яктырта торган буяулардан чыга. Бу яктылык та атомнар һәм молекулаларда ба¬ра торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә килеп чыга, ләкин моңа инде җы¬лынуның кирәге юк.

Яктылык булмаса, Җирдә тереклек тә булмас иде. Яктылык безгә җылылык алып килә, фәкать шуның аркасында гына безнең плане¬табыз салкын боз кисәгенә әверел¬мичә тора. Үсемлекләр яктылык аркасында гына үсә, аларның яфраклары әче тудыргыч бүлеп чыгара, һәм һава җан ияләренә сулыш алырга яраклы хәлгә килә.

Терминология

нм (шәмәхәдән кызыл төскәчә) булган электромагнитик нурланыш.

Җирдән җибәрелгән яктылыкның Айга җитү вакыты.

«Күренмәүче яктылык» терминын инфракызыл яктылык һәм радиодулкыннарга карата кулланалар.

Яктылык чыганаклары

Гамәли фәннәрдә яктылык чыганагының төгәл тасвирламасы мөһим. Бигрәк тә түбәндәге чыганак төрләре мөһим:

  • Абсолют кара җисем
  • А чыганагы
  • В чыганагы
  • С чыганагы
  • D65 чыганагы

Санап үтелгән чыганаклар төрле төс температурасына ия.

лампаларын төрле яктылык диапазоннары өчен чыгаралар, шулай ук:

  • Ак яктылык лампалары (төс температурасы 3500 К),
  • Салкын ак яктылык лампалары (төс температурасы 4300 К)

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.

Сылтамалар