Орион йолдызлыгы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Орион
Орион

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Orion
(иял. к.: Orionis)
Кыскартма Ori
Нигез Орион
Туры калкулык 4сәг 37мин тан
6сәг 18мин кача
Авышлык −11° тан
+22° 50′ кача
Мәйдан 594 кв. градус
(26 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
  • Риҗел (β) — 0,18m
  • Бителҗәүза (α) — 0,2—1,2m
  • Беллатрикс (γ) — 1,64m
  • Әлнизам (ε) — 1,69m
  • Әлнитак (ζ) — 1,74m
  • Сәеф (κ) — 2,07m
  • Минтака (δ) — 2,25m
  • Нәййирелсәеф (ι) — 2,75m
Метеор агымнары
  • Орионилар
  • Хи-Орионилар
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +79° тан −67° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — гыйнвар.

Орио́н йолдызлыгы (шулай ук Көянтә йолдызлыгы; үзгәрмә йолдызлар булып торалар.

Йолдызлар

Орион α — үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак.

Орион β — аклы-күкле үтә зур йолдыз. Бу йолдыз якынча 773 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Риҗел Кояштан 85 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 78 тапкыр зуррак.

Орион γ — Беллатрикс (аклы-күкле үтә зур йолдыз. Беллатрикс Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 5,7 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 21500 К тигез.

Орион δ — Минтака (гарәп. منطقةминтақа — «билбау»[4]), катлаулы йолдыз, аның ялтыравы +2,26 дән +2,14 гә кадәр үзгәрә.

Орион ε — Әлнизам (күк үтә зур йолдыз. Минтака һәм Әлнитак йолдызлары белән «Орион Билбавыны» тәшкил итә.

Орион ζ — Әлнитак (гарәп. النطاقән-нитақ — «кушак»; рус. Альнитак), +1,72 йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз. Бу йолдыз якынча 817 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Орион κ — Сәеф (гарәп. سيفсәеф — «кылыч»[5], Орионның кылычы күздә тотыла; рус. Саиф), +2,06 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Бу йолдыз якынча 720 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сәеф Кояштан 57 500 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 11 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 26 000 К тигез.

Тарих һәм исемнәр

гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Җәббар (иске тат. جبار‎) гарәп исеме да кулланды[7], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Сурәтләр

Искәрмәләр

  1. Ибыт — култык асты. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 145.
  2. Джауза — «Сопряженный»; ибт ал-джауза — «подмышка Сопряженного». — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184.
  3. Риҗел — аяк; Җәббар — Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
  4. Минтака — билбау, кушак, кәмәр, эзәр, пута. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 261.
  5. Сәеф — кылыч. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 516.
  6. Звездный каталог ал-Бируни. — С. 184.
  7. Җәббар — бик көчле, бик куәтле, зур көч (куәт) иясе; Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 770.