Андромеда йолдызлыгы
Андромеда | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Andromeda (иял. к.: Andromedae) |
Кыскартма | And |
Нигез | богаулы хатын Андромеда |
Туры калкулык | 22h 52m тан 2h 31m кача |
Авышлык | +21° тан +52° 30′ кача |
Мәйдан | 722 кв. градус (19 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары |
Андромедалылар |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +90° тан −37° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь. | |
Андроме́да йолдызлыгы (лат. Andromeda) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлыгы. Андромедада 2 нче дәрәҗә зурлыктагы өч йолдыз һәм гади күз белән күренеп торган бормалы галактика (Андромеда Томанлыгы) бар.
Андромеда Томанлыгы
Йолдызлыкның иң мөһим объект — бормалы галактикасы үзенең иярченнәре — М32 и M110 кәрлә галактикалары белән. Айсыз төндә ул гади күз белән Андромеда ν йолдыздан көнбатыштарак 1° почмакча ераклыкта күренеп тора. Андромеда Томанлыгыны фарсы астрономы әл-Суфи әле X гасырда күзәтеп алса да, Европа астрономлары аны тик XVII гасырның башында табып ачтылар. Бу безгә иң якын бормалы галактика 2,2 млн. яктылык елы ераклыкта тора. Аның яссылыгы безгә карата 15° авышкан, шуңа күрә ул озынча түгәрәк кебек күренә. Әмма ул, бәлки, безнең Галактикага ошый һәм 300 млрд. йолдыз эченә ала, аның диаметры 220 мең яктылык елы тәшкил итә.
Йолдызлар
Андромеда α — Тазылар α² сыман үзгәрмә йолдыз, 96,7 тәүлек әйләнәле субзур йолдыз. Әлфәрәс 97 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Андромеда γ — Әлганак (гарәп. العناق الأرض әл-‘әнақ әл-’ард — «каракал» (чүл селәүсене); рус. Аламак), +2,26 йолдызча зурлыктагы катлаулы йолдыз. Әлганак 350 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Тарих һәм исемнәр
Йолдызлыкның гарәп исеме Мәрьәтел-Мөсәлсәлә (гарәп. المرأة المسلسلة әл-мәр’әт әл-мөсәлсәләһ — «богаулы хатын»[2]).
Искәрмәләр
- ↑ Сөррә — кендек; фәрәс — ат (хайван). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
- ↑ Мәрьәт — хатын, хатын-кыз; мөсәлсәл — чылбыр кебек бер-беренә бәйләнгән. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.