Кучкар йолдызлыгы

Хәмәл
Хәмәл

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Aries
(иял. к.: Arietis)
Кыскартма Ari
Нигез сарык
Туры калкулык 1сәг 40мин тан
3сәг 22мин кача
Авышлык +9° 55′ тан
+30° 40′ кача
Мәйдан 441 кв. градус
(39 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −59° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь.

Хәмәл йолдызлыгы (гарәп. الحمل‎ әл-хәмәл — «бәрән»[1]; шулай ук Кучкар йолдызлыгы; лат. Aries) — күп кешеләргә мәгълүм зодиак йолдызлыгы. Аның эченә 2 нче дәрәҗә зурлыктагыннан яктырак йолдызлар керми.

Гадәттә, Кояш 19 апрельдән 13 майга кадәр Хәмәл йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары көзен. Россиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар

Йолдызлыкның өч төп йолдызы — α, β һәм γ Өчпочмак йолдызлыгыннан төньякта урнашалар.

Хәмәл α — Хәмәл (гарәп. راس الحمل‎ — «бәрәннең башы»), йолдызлыкның +2,0m йолдызча зурлыктагы иң якты йолдыз.

Хәмәл β — Шәрәтан (гарәп. الشرطان‎ — «ике ишарә» — элек Хәмәл γ йолдызы белән язгы көн белән төн тигезлеге билгеләде; кучкарның икенче (төньяк) мөгезе), +2,66m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, Җирдән 59,6 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Хәмәл γ — Мезартим (элек язгы көн белән төн тигезлеге ноктасына иң якын булган йолдыз булуы сәбәпле «Хәмәлнең беренче йолдызы» дип атады), +4,7m йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз, Җирдән 204 яктылык елы ераклыкта урнаша. Йолдыз системасы әгъзалары — Хәмәл γ² һәм Хәмәл γ¹ — +4,75m һәм +4,83m йолдызча зурлыктагы ак йолдызлар, аларның әйләнеп чыгу периоды 5000 елдан артык, бу ике йолдыз тирәсендә исә системаның өченче әгъзасы +9,6m йолдызча зурлыктагы Хәмәл γ C йолдызы әйләнә. Йолдызның икеле булуыны 1664 елда Роберт Гук телескоп аша күреп ачты.

Тарих һәм исемнәр

Борынгы греклар карашлары буенча Хәмәл йолдызлыгы — алтын йонлы очучы кучкар Крий катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. Κριός сүзене гарәп теленә «хәмәл» сүзе белән тәрҗемә иткән[2]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, йолдызлыкларның гарәп исемнәре кулланды[3]. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кучкар йолдызлыгы исеме да куллана.

Искәрмәләр

  1. ↑ Хәмәл — сарык бәрәне; зодиак тамгалары буенча 22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр була торган вакыт арасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 680.
  2. ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 181.
  3. ↑ Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» дип, гарәби исемнәр кулланалар... Шиһабетдин Мәрдҗәни. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. 2013 елның 31 май көнендә архивланган.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр