Зайичә

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Зайичә (Ислам илләрендә йолдызлар җәдвәлләре өчен гомуми атама. Җәдвәлләрдән тыш, зайичәләргә аларны файдалану кагыйдәләрене дә өстәгәннәр.

Зайичәләр тәҗрибә астрономы төрле мәсьәләләр чишелешү өчен кулландылар. Мәсәлән, вакыт үлчәүе (календарь төзү, көн озынлыгы һәм намаз вакыты билгеләүе), географик координатлар һәм кыйбла азимуты табу, күк йөзендә җисемнәр урынларын, аларның тоташуын һәм каршыда торышын, чыгу һәм бату вакытларын, Ай һәм Кояш тотылулар мизгелләрен хисаплау.

Зайичәләрдә яссы һәм сферик тригонометрия мәсьәләләре белән бүлекләре дә булган. Аларга тригонометрик функцияләр арасында төп нисбәтләрене дә керткәнәр. Шуңа күрә зайичәләр тригонометрия дәреслекләре буларак кулланылганнар.

Искәрмәләр

  1. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 124.