Абдулла Шаһиев

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Абдулла Шаһиев
Шагиев Абдулла Файзурахманович.jpg
Туу датасы 23 февраль 1907(1907-02-23)
Туу урыны Уральски
Үлем датасы 4 май 1993(1993-05-04) (86 яшь)
Үлем урыны РФ, БР, Агыйдел (шәһәр)
Гаскәр төре кавалерия
Дәрәҗә
Өлкән лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Союзы Герое Ленин ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены «Сугыш казанышлары өчен» медале
Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев

Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев (23.02.1907, Уральски, Казакъстан — 04.05.1993, Агыйдел, БР) — 16нчы гвардия Чернигов кавалерия полкы пулеметчысы, гвардия сержанты, Советлар Союзы Герое (1943/1992).

1926 елда Уральскида Зиннәт Фәттаховага өйләнә, аның белән 11 бала үстереп, гомер азагына кадәр гомер кичерә. 1929-31 елларда Куляб шәһәрендә торалар. 1935 елдан 1940 елгача Урал кавалерия полкында хезмәт итә, 1940 елда сержант мәктәбен тәмамлагач, Таҗикстанда кавалерия полкында хезмәт итә.

1943 елның 3 октябрендә Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган кыю старшина сугыштан исән-имин әйләнеп кайта. 1944 елда Шадринск хәрби училищесын тәмамлап, өлкән лейтенант званиесен ала.

Сугыштан соң Төрекмәнстанда яши. 1959 елда социалистик милекне урлауда гаепләнеп, хөкем ителә һәм аннан «Алтын Йолдыз»ын алалар. Ветеран кан түгеп алган дәүләт бүләген кире кайтару өчен нык тырышкан, күрәсең: ССРБ таркалып берничә ай узгач, 1992 елның 3 апрелендә аны Герой исеменнән мәхрүм итү турындагы суд карары юкка чыгарыла, хөкем вакытында тартып алынган орден-медальләре кире кайтарыла. Шунысы мөһим: тарихта бүтән мондый очрак теркәлмәгән.

1993 елның 4 маенда Агыйдел шәһәрендә вафат булган. БР Кызыл Кама районы Яңа Кабан авылы зиратында җирләнгән.

Әмма А.Шаһиевнең исеме “Безнең якташлар – Советлар Союзы Геройлары” китабына кертелмәгән.

Сылтамалар

  • [1] Статья «Знатные люди нашей республики. Герой Советского Союза Абдулла Шагиев - Газета «Красная Татария». – 10 апреля 1945 г. (№70)

Чыганаклар

Искәрмәләр