Тоз-Түбә

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
1865
Тоз-Түбә
Соль-Илецк - panoramio (3).jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
51°10′ с. ш. 54°59′ в. д.GЯO
Ил  Русия
Шәһәр башлыгы Першин Н.А.
Тарих һәм география
Нигез салына 1754
Мәйдан 185,3 км²
Мәркәз биеклеге 125
Климат төре уртача
Сәгать кушагы UTC+05:00
Халык саны
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 27 978 кеше
Милли состав руслар, казакълар, татарлар,
украиннар, алманнар
Санлы идентификатор
Телефон коды 35336
Почта индекслары 461500

[http://soliletsk.ru]
Тоз-Түбә на карте
Тоз-Түбә
Тоз-Түбә

Тоз-Түбә (Тоз-Иләк, Иләк елгасыннан 10-12 км еракта урнашкан. Икенче исеме шуннан килә.

Бөтен Россиягә диярлек һәм 20 чит илгә аш тозы чыгару буенча билгеле. Тоз-Түбә – шулай ук курорт шәһәр. “Развал” күле соңгы елларда чит ил туристларының да игътибарын җәлеп итте.

Соль-Илецк элек рәсми итеп «Иләк Саклануы» дип аталган. Тоз чыгарыла башлагач шәһәрнең исемен үзгәрткәннәр. Аның тарихы биредә тоз промыселы эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Шәһәр янәшәсендәге күлләр Россиядәге иң тозлы чыганаклар буларак билгеле.

Тарихи белешмә

Россиядә Иләк тозы Явыз Иван хакимлек иткән чорлардан ук мәгълүм. Биредәге тоз яткылыкларына дәүләт монополиясе кертү турында 1744 елда патша указы да чыгарыла. 1753 елда Иләктәге тоз яткылыгы казна милке дип игълан ителә. Рудникларда (тоз чыгару урыннарда) чимал чыгара башлыйлар. Булачак шәһәр урынында казаклар крепость төзи. Халкы руслардан һәм татарлардан тора. 1896 елда биредә 7170 православ рус, 102 иске динле рус һәм 3999 татар исәпләнгән.[1] Тарихтан шунысы да мәгълүм: Иләктәге тозга рәсми рәвештә беренче анализны Михаил Ломоносов ясаган. Галим чималга төпле анализ эшли һәм аны иң яхшы сыйфатлысы, дип бәяли.

1866 елда империянең Тау департаменты Тозтүбә тозын Парижга халыкара күргәзмәдә катнашу өчен озата. Биредә ул алтын бүләккә лаек була. Әйткәндәй, 1996 елда да Тозтубә тозы Парижда үткән шундый чарада дөньядагы “Иң яхшы тоз” исеме һәм сыйфат күрсәткечләре өчен Европаның ун алтын медале белән бүләкләнә. Әлеге вакытта тоз Россиядән тыш, БДБ һәм чит илләргә күпләп озатыла.

Песчанка елгасы ярларыннан чыгып берничә квадрат чакрым мәйданны каплый. Суның бер өлеше кайчандыр тоз чыгарылган иске ачык мәйданчыкларга тула. Шул рәвешле тозлы су күлләре барлыкка килә. Аның берсе — Тозлык дигәне — шифалы ләм белән дан тота. Җәен аның төбендәге җылылык 60 градуска җитә. Тирәнлеге 3,5 метрдан артмый. Аңа каршы яктагы Развал күле исә киресенчә, дүрт метр тирәнлектә, температурасы дүрт градус салкынлыкка җитә. Әгәр күлгә ун метр тирәнлеккә төче су салынган һәм башы капланган шешә төшерсәң, 10-15 минут эчендә су бозга әйләнә. Галимнәр фикеренчә, биредә су тыгызлыгы Үле диңгез күрсәткеченнән ким түгел. Су өстендә теләгән кадәр хәрәкәтсез ятып торырга, хәтта гәҗит-журнал укып ятарга мөмкин. Йөзә белмәүчеләр өчен менә дигән өйрәнү урыны.

Халык

1840[2] 1897[3] 1931[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
1 539 ~11 800 ~11 100 ~15 000 21 614 22 277 21 674 23 836 26 883 27 978

Милли состав (2002): руслар — 64,7%, казакълар — 14,1% татарлар — 10,4%, украиннар — 4,5%, алманнар — 2,3%.[10]

Милли состав

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 64,7% 63,8%
казакълар 14,1% 17,5%
татарлар 10,4% 10,1%
украиннар 4,5% 3,4%
алманнар 2,3% 1,6%

Икътисад

Җирле халыкның күбесенең төпле эш урыны юк, җәйге сезонда килгән туристлар хисабына бераз акча эшләп алалар: яшәргә йортларына кешеләр кертәләр, таксида эшлиләр, курортта туңдырма, көнбагыш ише вак-төякне саталар, карбыз-кавын, көнбагыш басуында эшлиләр. 2012 елда бирегә Россия, Казагыстанннан һ.б. илләрдән 800 мең кеше яли итеп киткән.

900 гә якын кеше тоз шахтасында эшли.19 гасыр башыннан тозны шахталар ясап чыгара башлаганнар. Бүген “Илецксоль” оешмасы елына якынча 1250000 тонна тоз чыгара һәм Иләк тозы дөньяда иң яхшы аш тозы санала.

кавын кебек җимешләр үстерергә бик тә уңдырышлы. Ә Тозтүбә карбызлары башкалардан бик татлы булулары белән аерылып торалар. Биредә бер сезонга уртача 195-260 миллион килограмм карбыз үстерәләр.

Транспорт

Мөһим тимер юл станциясе бар. Оренбург-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкент линиясендә тимер юл станциясе эшли.

Искәрмәләр

Чыганаклар