Надежда Петина

Надежда Петина, Надежда Гаврила кызы Петина, рус. Петина Надежда Гавриловна (21.09.1932, Ырынбур) — скульптор, РСФСР атказанган рәссамы (1974), Ырынбур шәһәренең шәрәфле ватандашы (2010), ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1960). Ырынбур өлкәсе рәссамнар берлеге идарәсе рәисе (1971-1979).

Муса Җәлилнең туган ягы — Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында каһарман шагыйрьгә куелган һәйкәлнең (1975) авторы. Казандагы Ф.И. Шаляпин һәйкәле проекты конкурсы дипломанты [2].

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 21 сентябрендә Ырынбур шәһәрендә, рәссам һәм сынчы Гаврила Алексеевич Петин (1909-1947[3]) гаиләсендә туган. Әүвәл скульптура һөнәренә үз әтисеннән өйрәнә. Ырынбур шәһәренең Комсомол урамында 1940 елда Г.А. Петин үзе салган, остаханәсе һәм эчке ишегалды булган зур йортта (хәзер Г.А. һәм Н.Г. Петиннар исемендәге мемориаль комплекс[4][5]) шөгыльләнә. «Рәссам-скульптор» белгечлеге буенча Ленинградта ССРБ сынлы сәнгать академиясенең И.Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының (рус. ИнЖСА) скульптура факультетын (В.В. Лишев, Я.И. Крестовский остаханәсе) тәмамлаган (1955). 1905 елгы инкыйлаб темасына «Уяну» (Пробуждение) исемле диплом эше яклагач, Ырынбурга әйләнеп кайта һәм 15 ел буена шәһәрдә бердәнбер скульптор була.

Иҗаты

Н. Г. Петина — Ырынбур өлкәсе шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм авылларында, өлкәдән читтә куелган күпсанлы һәйкәлләрнең авторы. Ырынбур губернаторларының, рус шагыйрьләре, музыкантлары, рәссамнарының (Бетховен, Рахманинов, Шаляпин, Оренский, Лядов, И.И. Неплюев, П.И. Рычков, Т.Г. Шевченко, В.П. Поляничко, А.М. Горький, Юрий Нагибин һ. б.), шулай ук дан алган якташлары—ырымбурлыларның (Муса Җәлил, Ширван Гыйззәтов, В.М. Чердинцев, А.И. Родимцев) скульптур портретлары галереясен булдыра. Һәйкәл, скульптура, истәлек тактаташларны гипстан, бронзадан, мәрмәрдән, агачтан, шамоттан ясый.

А.С. Пушкин темасына ясаган хезмәтләре

  • «Пушкин һәм нәнәсе» (1979)
  • «Хәтерлим мин гүзәл бер мизгелне» (1979)
  • «Болдино көзе»
  • «Пушкин һәм Даль» һәйкәле (1982-1988) – Ырынбур шәһәренең визит карточкасына әверелгән[6].

Хезмәтләре 16 шәһәр музей һәм галереясендә саклана — Третьяков галереясендә (Мәскәү), Ырынбур өлкә сынлы сәнгать музеенда (60 хезмәте), Саранск картиналар галереясендә, Санкт-Петербург, Казан, Бөек Новгород, Пермь, Суздаль, Красноярск, Курган, Барнавыл, Акъяр, Тубыл шәһәрләренең сынлы сәнгать музейларында. Ырынбурда ясаган 10 һәйкәле, бюсты, истәлек тактаташы куелган.

Муса Җәлил һәйкәле

1976 елда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) туган ягы — Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында шагыйрьнең бронзадан эшләнгән бюсты урнаштырылган һәйкәлне төзи.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Фотогалерея

Әдәбият

  1. И. Бушухина. Гавриил Петин, Надежда Петина: скульптура. Ырынбур,, 2010.

Искәрмәләр