Ширван Гыйззәтов
Ширвән Әдият (Һидият) улы Гыйззәтов[1] (рус. Гизатов Ширван Адиатович; 8 октябрь 1904, Мохран, Илек районы — 30 октябрь 1944, Венгрия) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, II Украина фронтының 53 нче армиясе, 228 нче укчылар Вознесенск дивизиясенең 795 нче Богдан Хмельницкий орденлы укчылар полкының взвод командиры, лейтенант.
Тәрҗемәи хәле
Оренбург өлкәсенең Илек районы, Мохран авылында эшче гаиләсендә туа. Милләте — татар. Яшьтән үк кулакта батрак булып эшли. Коллективлаштыруда актив катнашучы. «Урта Идел» артеленең беренче рәисе. Броне булуга карамастан, фронтка үз теләге белән китә.
1942 елдан — ВКП(б) әгъзасы.
1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә. Илек район хәрби комиссариаты (РХК) тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Шул ук елда сәяси состав курсларын тәмамлый. Берникадәр вакыт 5 нче гвардия армиясенең кадрлар бүлеге офицерлар составы резервында тора. 1942 елның сентябреннән — хәрәкәттәге армиядә, II Украина фронтының 53 нче армия, 228 нче укчылар дивизиясенең 795 нче укчылар полкында взвод командиры.
Ул Сталинград сугышында катнаша һәм шунда каты яралана. Терелгәч, демобилизацияләнергә мөмкинлеге булуга карамастан, сугышуын дәвам итә.
1944 елның 25 октябрендә полковник Семён Федотов җитәкчелегендәге 795 нче укчылар полкы составында Тисафюред (Венгрия) шәһәрен яулап ала һәм Тиса елгасы ярына килеп җитә. Полк һәм дивизия алдына хәрби бурыч куела: төнлә әлеге елганы кичеп чыгарга, чөнки аның уң яры — немецларның нык ныгытылган таяныч пункты.
Төнлә лейтенант Гыйззәтов җитәкчелегендәге иреклеләр взводы салларда елга аша чыга башлый, әмма фашистлар аларны күреп алып, ут ача. Югалтуларга карамастан, взвод икенче ярга чыга һәм кул сугышына керә, немецларны ярдан кысрыклап, плацдармны яулап ала һәм шунда ныгып кала. Кыска гына вакыт эчендә немецларның 18 контрһөҗүмен кире кагарга туры килә, ләкин алар яуланган чикне саклап кала. Бу исә полкның төп көчләренә, аннары дивизиягә дә Тиса аша чыгарга һәм фронтның бу участогында дошманны бәреп чыгарырга мөмкинлек бирә.
Сугыш хәрәкәтләре Чехословакия ягына күчә. 1944 елның 30 октябрендә Венгрия белән Чехословакия чигендәге каты бәрелешләрнең берсендә Ширван Гыйззәтов һәлак була. Аның гәүдәсен фашистлардан азат ителгән ике дәүләт, Венгрия һәм Чехословакия, чигендә урнашкан Косиговице авылында (хәзерге Банска-Бистрица крае, Словакия), ике чиркәү арасындагы мәйданга, аерым кабергә геройларча җирлиләр.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән лейтенант Ширван Әдият улы Гыйззәтовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (24.03.1945);
- Ленин ордены (24.03.1945);
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (03.10.1944, 18.10.1944);
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (05.03.1945)[2].
Исемен мәңгеләштерү
- Геройның исеме Мәскәү шәһәренең Җиңү паркындагы Бөек Ватан сугышы Үзәк музееның Дан залында алтын хәрефләр белән уеп язылган.
- Каберенә кабер һәйкәле куелган.
- Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан Геройның туган ягы — Мухран авылында РСФСРның атказанган скульпторы Надежда Петина ясаган мәрмәр бюсты урнаштырылган.
- Мухран төп гомуми белем бирү мәктәбенә каһарман исеме бирелә[3]. Биредә ел саен аның исемендәге приз өчен көрәш турниры үткәрелеп килә. Шулай ук мәктәпнең балалар оешмасы да озак еллар каһарман исеме белән аталган.
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясе, 2005, 2нче том
- ↑ Архивный реквизит на сайте «Подвиг народа» № 40842770.
- ↑ Мохран мәктәбе сайты
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Оренбуржцы — Герои Советского Союза: библиографический указатель / Библиогр. отд.; сост. Н. А. Кузнецова. — 1. — Оренбург: Областная научная библиотека имени Н. К. Крупской, 1987. — С. 32. — 155 с.
- Золотые звёзды Оренбуржья: биографический справочник / В. П. Россовский; ред. Е. А. Урбанович; рец. У. А. Батыров, Н. М. Румянцев. — изд. 2-е, перераб. и доп. — Оренбург: ИПК «Южный Урал», 2005. — С. 272—273. — 595 с. — ISBN 5-94461-009-3.
- Победители 1941—1945 гг. Т. 2, стр.24., ISBN 978-5-9703-0109-8
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. 703 с., илл
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Ширван Гыйззәтов