Фәрит Идрисов

Идрисов Фәрит Фатыйх улы (баш. Иҙрисов Фәрит Фәтих улы, рус. Идрисов Фарит Фатихович, 12 июль 1954, Оренбург) — хәрби хезмәткәр, дирижер, композитор, югары мәктәп укытучысы. Подполковник[1]. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997), Башкортстан Республикасының Дәүләт гимнының музыка авторы.

Тормыш юлы

Фәрит Фатыйх улы Идрисов 1954 елның 12 июлендә Ырынбур шәһәрендә туган[2].

1980 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетын (Россиянең атказанган сәнгать эшмәкәре В. С. Петров классы) тәмамлый. Консерваториядән соң Сембер каласындагы Югары хәрби-команда элемтә училищесына оркестр дирижеры итеп җибәрелә, бу вазифада 1985 елга кадәр хезмәт итә.

1986 елда Фәрит Идрисов Уфа югары хәрби авиацион летчиклар училищесының беренче профессиональ тынлы оркестр оештыра, үзе 1986-1999 елларда оркестрның җитәкчесе һәм баш дирижеры була[2].

2002 елда Зур театрда Россия Федерациясенең халык артисты, профессор М. Эрмлерда стажировка үтә. Стажировка үткәннән соң 2002 елда Ф. Идрисов Башкорт дәүләт опера һәм балет театры симфоник оркестрынңа дирижёр булыпэшли башлый[3]. Бер ук вакытта 2004-2010 елларда Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры дирижеры һәм 2011 елга кадәр Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы булып эшли.

2023 елда дирижёр Фәрит Идрисовның 70 еллык юбилее уңаеннан Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры махсус симфоник музыка концертын тәкъдим итте[4].

Иҗаты

Фәрит Фатыйх улы Идрисов «Фауст» (Ш. Гуно), «Бал-маскарад» (Дж. Верди), «Авыл намусы» (П. Маскань) һәм «Кәмитчеләр» (Р. Леонкавалло), «Карбикә» (Н. Римский-Корсаков), «Урал илчеләре» һәм «Акмулла» (Заһир Исмәгыйлев) һәм башка спектакльләрне куюда катнаша.

Башкортстан гимны

Фәрит Идрисов сүзләренчә, ул Башкортстан Республикасы гимнының музыкасын республиканың суверенитеты игълан ителгән төндә — 1993 елның 11 октябреннән 12 октябренә каршы төндә иҗат итә[5]. 2008 елда композитор гимн музыкасының нигезенә «Урал» башкорт халык җыры салынганлыгын билгеләп үтә[6].

Моннан тыш, Фәрит Идрисов башкорт шагыйрләре сүзләренә иҗат иткән кырыкка якын җыр һәм романс авторы. Башкорт композиторлары әсәрләрен, башкорт халык көйләрен тынлы һәм симфоник оркестр өчен эшкәртә. Рус, башкорт һәм татар композиторларының тынлы һәм симфоник оркестр өчен әсәрләренең аранжировкаларын яза.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. В школе № 80 состоялась встреча с Фаритом Идрисовым [рус.] [Тикшерелгән 10 июнь 2019]
  2. 1 2 3 Идрисов Фарит Фатихович. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  3. Национальный симфонический оркестр Республики Башкортостан. Фарит Идрисов. gasorb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  4. Национальный симфонический оркестр Республики Башкортостан. Концерт к юбилею творческой деятельности дирижера Фарита Идрисова. gasorb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  5. Нина Руцкая. Авторы башкирского гимна не получат ни копейки гонорара. mkset.ru (23 сентябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2015. Архивировано из оригинала 4 апрель 2015 года.
  6. Автор гимна Башкирии рассказал, как создавал музыкальный символ. bash.news (12 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.