Фән Вәлиәхмәтов
Фән Гафис улы Вәлиәхмәтов (1951 елның 18 гыйнвары — 2024 елның 12 октябре) — җырчы, виртуоз тальянчы, Татарстанның (2007) һәм Башкортстанның (2011) халык артисты. Шаран районының мактаулы гражданы (2013).
Тормыш юлы
Башкортстан АССР Шаран районының 20 генә йортлы Хафиз авылында туа. Әтисе — Гавис, әнисе — Галимә.
Уфа сәнгать училищесын (1979, Д. Ә. Мусин классы), Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1993, читтән торып) тәмамлый.
Сәнгать училищесын тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның концерт төркемендә 8 ел җырлый, соңрак үзенең концерт төркемен оештырып, ил буенча гастрольләрен башлап җибәрә.
1970 елдан Туймазы мәдәният сараенда солист, 1973-1974 елларда Бүздәк районы мәдәният йортында эшли.
1979 елдан Башкорт дәүләт филармониясе солисты.
1995—2005 елларда Чаллының «Болгар» бию ансамбле (хәзерге «Болгар» бию театры) җырчысы[1].
2024 елның 12 октябрендә вафат була[2].
Иҗаты
Көчле, үзенчәлекле бәрхет тавышка ия. Татар җырчыларының халыкчан җыр башкару традициясен дәвам итә. Утыз яше тулгач, тальян гармунда уйнарга өйрәнә. Тальян гармуннарын Удмуртиянең Чайковский шәһәрендә яшәгән Җидеяр Мөхеяровтан (Зидияр Мухояров, чыгышы белән Башкортстан Республикасы Тәтешле районыннан, милләте удмурт) махсус ясатып ала[3].
Репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Рауза Сəхəветдинова, Рим Хәсәнов һ. б. композиторларның җырлары, татар («Герман көе», «Зөлəйха», «Шахта», «Күгәрчен гөрлидер», «Рамай», «Урман», «Васфикамиләкәем», «Әрәмә», «Сагыну», «Авыл көе», «Зөләйха», «Рекрутлар җыры», «Урам көе», «Арча яклары», «Каюм көе», «Акъяр көе», «Һаваларда йолдыз», «Чибәр кызга», «Зөһрә йолдыз», «Мәк чәчәге», «Күн авылы көе»), башкорт («Гайсә ахун», «Порт Артур», «Ялчыгол») халык җырлары һәм башкалар. Халыкта онытылган җырларны табып алып, башкара. Татар халык җырларыннан, тальянда уйнап, аудиодиск чыгара.
Гөлшат Зәйнашева сүзләренә «Кердем карурманнарга», «1995 елның иң яхшы җыры» — «Әле дә дуслар бар әле», «Хәтеремдә, әткәй», «Хәсәншәех» (Алмаз Галин сүзләре, Венер Мөхәммәдиев көе), «Авылга бер кайтып килик», «Аңла инде», «Йөрәгемдә моңнарың», «Көзге чәчкәләр» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Моңаймачы, дускаем», «Сарманай» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе, Вил Казыйханов сүзләре), «Казлар юлы», «Сагындырыр әле туган як», «Син Илешкә килсәң», «Сөйгән яр», «Бар иде яшь чаклар» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Кулда тальян гармун» (Уран Кинҗәбулатов сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе) һәм башка җырлар Фән Вәлиәхмәтов башкаруында популярлашып китә.
Җырчы Росия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, татар халкының гыйбрәтле язмышка дучар булган вәкилләре белән еш очраша, шуңа күрә үз программасына милли аңны уята, җанга тынгылык бирми торган җырларны кертә.
|
Теләсә нинди җырга тотынмый, фәкать үзенә килешле, үзенә тиешле, үзенә муафыйк җырларны гына сайлап ала. Ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа Илһам Шакиров, җырчы, РФ халык артисты
|
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1989), Казакъстанның Күкчатау өлкәсе Кызыл-Яр авылында Ибраһим Сәләховның 80 яшьлек юбилеенда (1991, октябрь), Карелиянең Суоярви районында әдәби-музыкаль очрашуларда, Сабантуй бәйрәмендә (Әделайд, Австралия, 2006) бик күп мәдәни чараларда катнаша.
2014 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителә[4].
|
Казакъстанда үзе думбрада уйнап, үзе җырлаучыны «Акын», Азәрбайҗанда «саз» дигән уен коралында үзе уйнап, үзе җырлаучыны «Ашуг» диләр. Боларның һәр икесе дә «Халык җырчысы» дигәнне аңлата. Безнең халык җырчыбыз, халык артисты — Фән Вәлиәхмәтов була инде Илһам Шакиров, җырчы, РФ халык артисты
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1989 — БАССР атказанган артисты;
- 1994 — Татарстанның атказанган артисты ;
- 2007 — Татарстанның халык артисты ;
- 2010 — «Алтын Урал» халык премиясе;
- 2011 — Башкортстанның халык артисты;
- 2013 — «Шаран районының мактаулы гражданы»;
- 2021 — Салават Юлаев ордены (БР)[5].
Гаиләсе
Хатыны — Светлана, уллары бар.
Хәтер
2025 елда туган ягы — Башкортстанның Шаран авылында Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл куела. Һәйкәлнең авторы — Октябрьский шәһәре скульпторы Рамил Шәфигуллин. Тантаналы ачылыш 2025 елның 28 июнендә артист Шаран авылының үзәк мәйданында үткәрелә. Ачылышта башкорт һәм татар эстрадасының танылган сәнгать әһелләре катнаша[6]
Әдәбият
- Фән Вәлиәхмәтов. Яшәүләрем — җыр минем!. К.: «Сүз» нәшрияты, 2006.
- Шаһинур Мостафин. «Чын дусларым бар әле». Фән Вәлиәхмәтов иҗат портретына штрихлар. «Мәйдан», 2007 ел, сентябрь, 42-55нче бит.
Сылтамалар
- Э. Ә. Нәбиева. Фән Вәлиәхмәтов 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.. Башкирская энциклопедия.
- Шаһинур Мостафин. Фән Вәлиәхмәтов феномены 2016 елның 26 август көнендә архивланган.. «Безнең гәҗит», 17.04.2014
Искәрмәләр
- ↑ Фән Вәлиәхмәтов(үле сылтама). Единый портал башкирской музыки [рус.]
- ↑ Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов вафат
- ↑ Илфак Шиһапов. Фән Вәлиәхмәтов белән әңгәмә. «Шәһри Казан»
- ↑ Вконтакте сәхифәсе
- ↑ Список награждённых государственными наградами Республики Башкортостан. 2021 елның 1 май көнендә архивланган. glavarb.ru, 19.03.2021 [рус.] [Тикшерелгән 19 март 2021]
- ↑ В Башкирии установили памятник известному певцу Фану Валиахметову. Башинформ (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2025.