Шаран киңлекләре
Шаран киңлекләре - татар телендә Башкортстанның Шаран районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Шаранские просторы» , айга 1 тапкыр башк. «Сөн һулышы» гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 5 000 данә.
Тарих
1935 елның мартыннан татарча «Сталинчы» исеме белән латин шрифтында нәшер ителә башлый. 200 данә чыга башлаган гәҗит 1936 ел ахырына 2 600 данә тираж җыя.
1937 елдан «Ленин юлы өчен» / русча «За ленинский путь» исеме белән чыгарыла.
1956 елдан «Октябрь байрагы» / «Знамя Октября» дип атала башлый.
1962 - 1967 елларда район гәҗите чыгудан туктап тора. Районнарны берләштерү сәясәте сәбәпле, Бакалыда чыккан «Октябрь байрагы» гәҗите таратыла.[1]
2002 елдан «Шаран киңлекләре» / «Шаранские просторы» исемен ала.
2005 елдан башк. «Сөн һулышы» гәҗит - кушымтасы нәшер ителә.
Темалар
Раонның хезмәт коллективларының, аерым кешеләрнең тормышын яктырту, иҗтимагый һәм иктисадый тормышта барлыкка килгән һәр яңалыкны вакытында җиткереп бару, районның тарихын язуны дәвам итү.
Чыганаклар
Гәҗитнең сайты(үле сылтама)
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Башкортостан (энциклопедия), archived from the original on 2016-08-05, retrieved 2014-09-02