Фәһим Ситдиков

Ситдыйков Фәһим Мөнәвәр улы — Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Ситдыйков Фәһим 1953 елның 10 октябрендә Башкортстан АССРның Бакалы районы Наратъелга авылында дөньяга килә. Театрда 1975 елдан башлап эшләде.

Төп рольләре — Сәйяр — Ш.Хөсәенов "Әниемнең ак күлмәге", Надирша — И.Юзееев "Мәкәрҗәгә барган идек", Сәфәргали — К.Тинчурин "Хәйләсез дөнья файдасыз", Габдуллаҗан — К.Тинчурин "Американ", су ташучы Ван — Б.Брехт "Сечуанның мәрхәмәтле кешесе" һ. б.