Фәиз Зөлкәрнәев

Фәез Мәүлит улы Зөлкарнәев (әдәби исеме: Фәез Зөлкарнәй; 4 декабрь 1951, Сөендек, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 1997) — татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан).[1]

Тәрҗемәи хәле

Фәез Зөлкарнәй 1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында дөньяга килә. 1964 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берничә ел колхозда клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1970-1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, башта — колхозда механизатор, аннары Татарстанның Азнакай эшчеләр поселогында янгын сүндерүче хезмәтләрен башкара. 1974-1979 елларда ул — Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Татарстан мәдәният министрлыгының Фәнни-методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр — социолог, аннары 1980-1983 елларда республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983-1987 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир була. 1987-1989 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1989 елдан «Идел» журналында бүлек мөдире, 1990-1997 елларда баш мөхәррир булып эшли.[1]

Фәез Зөлкарнәев — 1970 еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе була. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре — шагыйрь Равил Фәйзуллинның иҗат портреты — 1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Шуннан бирле Фәез Зөлкарнәевның яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, хәзерге прозаның торышына багышланган мәкаләләре, эсселары һәм рецензияләре республика газета-журналларында даими рәвештә басылып тора. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында тәнкыйтьченең «Кешем, асылың кем?» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалары тупланган җыентыгы чыкты.

1994 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була[1].

1997 елның 18 июлендә һәлак була.[1]

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 Зөлкарнәй Фәез. Татарстан Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2026.