Мәсгут Шәрифуллин
Мәсгут Шәрифуллин, Мәсгут Гафиятулла улы Шәрифуллин (1928-1966) — язучы. 1962 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 18 фералендә БАССР Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. Туган авылындагы мәктәптә укый. Казан сәнгать училещесын, ССРБ язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны (1965) тәмамлаган. 1947-1952 елларда армиядә хезмәт итә.
Тәрҗемәи хәле
- Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында күмәк хуҗалыкта эшли.
- Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казанга килә. Автомат станоклар көйләүче булып эшли.
- Казан сәнгать училещесын тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында рәссам-декорация куючы булып эшли.
- Казан телестудиясендә сәнгать цехы мөдире була.
- Мәскәүдә укып кайткач, ССРБ әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры.
Иҗаты
М. Шәрифуллинның әдәби мирасы зур түгел. 1950-1960 еллардагы авыл тормышын сурәтләүче хикәяләр шәлкеме яза. «Еллар үткәч», «Җир хуҗасы» повестьлары, «Туганнар» пьесасы белән билгеле. «Туганнар» пьесасы Камал театрында куелган (1966).
Чыганаклар
- Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. Совет Татарстаны язучылары. Казан: ТКН, 1986.
Әдәбият
- Ф. Миңнуллин. Тормыш һәм характерлар дөреслеге. Казан утлары, 1965 ел, № 11.
- М. Шәрифуллинның тууына 50 ел. Казан утлары, 1978 ел, № 2.