Рәис Хәннанов
Рәис Хәннанов, Рәис Җамалетдин (Ямалетдин[1]) улы Хәннанов (Ханнанов[1]), псевдонимы Бату Гыйниятов[1] (1956 елның 6 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Ярмәкәй районы, Яңа Шаһ) — җырчы, мәдәниятне оештыручы, үзешчән композитор. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)[2]. 700 дән артык җырга көй язган [1].
Тәрҗемәи хәле
Рәис Җамалетдин улы 1956 елның 6 мартында Ярмәкәй районының Яңа Шаһ авылында туа[3]. Әтисе Ямалетдин тимер юлда эшләгән, җырчы һәм гармунчы булган. Әнисе шигырьләр иҗат иткән. Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт республика мәдәният техникумының хор-дирижерлык бүлеген (1976), Чиләбе дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту эшләре факультетын (1986) тәмамлый[2]. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Ярмәкәй район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге автоклуб мөдире булып башлый[2]. 1979—1988 елларда — район мәдәният сарае директоры, 1988—2008 елларда — район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, 2009 елдан — муниципаль район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге баш белгече[4].
Ярмәкәйдә даими составлы гармунчылар ансамблен җитәкли.
Казаныш
Композитор буларак татар һәм башкорт эстрадасында 1980-елларда ук таныла. Халык күңелен яулаган 700 дән артык җырга көй язган. Рәис Хәннановка 1980—1990-еллар уртасында «Ярмәкәйнең чишмәләре», «Уфтанма», «Килә ява бер болыт», «Катаржан юлы», «Озак торды атым, чапмады» һ. б. җырлар үзешчән һәм популяр профессиональ җырчылар башкаруында киң танылу алып килгән: Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов («Уфтанма»), Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин («Озак торды атым, чапмады»), Ришат Төхвәтуллин («Тыңлачы, сандугач»), Радик Юлъякшин («Уфтанма») һ. б. 3 җыр җыентыгы дөнья күргән, 8 аудиотасма, 2 компакт-диск чыгарылган.
Бүләкләр
- I, II, III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре лауреаты[2].
- 1987 ― Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы билгесе ― «үзешчән сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен»[2].
- 1998 ― Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Гаиләсе
Әдәбият
- Эльвира Мозаффарова. «Тыңлачы, сандугач» ун ел сүзсез ятты». «Ирек мәйданы», 2022 ел, 14 апрель, № 14, 8нче бит.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Эльвира Мозаффарова. «Тыңлачы, сандугач» ун ел сүзсез ятты». «Ирек мәйданы», 2022 ел, 14 апрель, № 14, 8нче бит.
- ↑ 1 2 3 4 5 Сайт-энциклопедия Ермекеевского района 2018 елның 6 октябрь көнендә архивланган.: Раис Ямалутдинович Хәннанов 2018 елның 20 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Земля Ермекеевская… (Под ред. В.Я. Бабенко).- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 1999.- 336 с., илл.- ISBN 5-85051-137-7
- ↑ Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан.- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010.- 200 с., илл.- ISBN 878-5-85051-504-1.