Ышаныч (газета)

Ышанычтатар телендә Башкортстанның Аскын районында нәшер ителүче иҗтимагый — сәяси басма. Атнага ике тапкыр чыга. русча «Аскинская новь», башк. «Йәнтөйәк» гәҗитләре чыгып килә.[1]

Төп темалар

Башкортстанның төньягы һәм районның иҗтимагый, мәдәни тормышы, күренекле якташлары турында мәкаләләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, эш кешеләрен хөрмәтләү. Гәҗит төрле катлау укучыга исәпләнгән. Реклама да басыла.

Тарих

1931 елның 7 ноябренда чыккан беренче татарча гәҗит «Колхозчы» кулдан язылып, стеклографта 150 данәдә җыела. Беренче мөхәррире һәм оештыручысы Әхнәф Кирәев (Кирәй Мәргән) була.

Гәҗит берничә тапкыр исемен алыштыра: «Социализм юлы», «Коммунизм юлы», «Ышаныч».

Башка районнардан аермалы буларак, Аскын районында татарча һәм русча район гәҗитләре аерым мөстәкыйль гәҗитләр булып чыга, бер-берсенең дубляжы булмый.

2002 елдан башк. «Йәнтөйәк» гәҗите чыга башлый[2].

Мөхәррирләр

Бүләкләре

  • 2007 – Бөтенрусия «Агро-СМИ» конкурсы дипломы [3]
  • 2013 — «Матбугатның алтын фонды» («Золотой фонд прессы») тамгасы иясе[4].

Чыганаклар

Рәсми сайт 2014 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр