Сәлимҗан Галимҗанов

Сәлимҗан Галимҗан улы Галимҗанов (рус. Салимзян Галимзянович Галимзянов; 25 сентябрь 1915, Төлгезбаш, Уфа губернасы12 июль 2005, Екатеринбург) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия кече сержанты. Советлар Союзы Герое (1943).

Тәрҗемәи хәле

1915 елның 25 сентябрендә Уфа губернасының Бөре өязе, Төлгезбаш авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы) туа[1].

1942 елдан башлап Сталинград, Көньяк-Көнчыгыш, Дон, Воронеж, Дала һәм II Украина фронтларында хезмәт итә. Днепр өчен сугышта батырлык күрсәтә[2].

Батырлыгы

1943 елның 24 сентябреннән 25 сентябренә каршы төндә Сәлимҗан Галимҗанов Украина ССРның Днепропетровск өлкәсе, Верхнеднепровск районы, Домоткань авылы янында Днепр елгасын кичә. Көнбатыш ярдагы плацдармда, яраланган рота командиры белән бергә камалышта калып, ул дошманның һөҗүмнәрен кире кага һәм командирны коткарырга өлгерә. 50 гә якын дошман солдатын һәм 2 офицерын юк итә, шулай ук 2 пулемётны кулга төшерә[2][3].

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 26 октябрендәге Указы белән «командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм немец-фашист илбасарлары белән сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен» Сәлимҗан Галимҗановка «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм 1356 нчы номерлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[2][3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Советлар Союзы Герое Сәлимҗан Галимҗан улы Галимҗанов исеме Аскын районының Кобъяз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелгән[4][5];
  • Туган авылында геройга бюст куелган[1];
  • Аскын районының Аскын авылында Сәлимҗан Галимҗанов урамы бар[1];
  • 2010 елдан районда Сәлимҗан Галимҗанов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткәрелә, соңрак алар төбәкара дәрәҗәгә күтәрелә[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 И. Г. Кәримова. Ғәлимйәнов Сәлимйән Ғәлимйән улы (башк.). «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
  2. 1 2 3 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Сәлимҗан Галимҗанов
  3. 1 2 3 4 Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 682525. Д. 49. Л. 4, 214, 215).
  4. Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025. [рус.]
  5. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025. [рус.]

Әдәбият

  • Славные сыны Башкирии (очерки о Героях Советского Союза, полных кавалерах ордена Славы). — Уфа: Башкнигоиздат, 1965—1985. — Т. в 5 кн..
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • В большом наступлении. — М., 1964.
  • Подвиги их — бессмертны. — Уфа: Китап, 2000.
  • Ераносьян В. За Днепром //Славные сыны Башкирии. Кн.1. Уфа, 1965.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Сәлимҗан Галимҗанов  [Тикшерелгән 17 ноябрь 2025]