Нурулла Сафин

Нурулла Дәүләтгәрәй улы Сафин (рус. Нурулла Давлетгареевич Сафин; 25 июль 1923, Иске Казанчы, Бөре кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР15 май 1995, Уфа, Башкортстан, Россия) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 467 нче гвардия миномёт полкының миномёт расчёты командиры (7 нче гвардия танк корпусы, 3 нче гвардия танк армиясе, I Украина фронты), гвардия өлкән сержанты. Советлар Союзы Герое (1945).

Тәрҗемәи хәле

Сафин Нурулла 1923 елның 25 июлендә Башкорт АССРның Бөре кантоны (хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы), Иске Казанчы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа[1]. Ул кечкенәдән ятим калып, сеңлесе белән бергә әтисенең абыйсы гаиләсендә, аларның биш баласы арасында тәрбияләнә.

Ул мәктәпкә 1931 елда укырга керә, җиде сыйныф тәмамлый. Мәктәптән соң күмәк хуҗалыкта башта — ат караучы, аннары кырчылык бригадасы бригадиры булып эшли.

Кызыл Армия сафларына 1943 елда алына. Армиядә минометчы була, расчёт белән җитәкчелек итә, батырлык һәм куркусызлык күрсәтә. Сугышларда командованиесенең хәрби биремнәрен үрнәк төстә үтәгәне, шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән Нурулла Дәүләтгәрәй улына «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[2].

Батырлыгы

Украина фронтының 3 нче гвардия танк армиясе, 7 нче гвардия танк корпусы составындагы 467 нче гвардия миномёт полкының миномёт расчёты командиры, гвардия өлкән сержанты, комсомол әгъзасы Нурулла Сафин 1945 елның 23 гыйнварында батырлык күрсәтә. Аның расчёты, полкта беренчеләрдән булып, Грошовице торак пункты тирәсендә[3] Одер елгасын кичә һәм плацдарм өчен барган сугышларда дошманның контрһөҗүмнәрен кире кагып, аңың гаскәренә һәм техникасына зур зыян китерә[2].

Сугыш тәмамлангач, гвардия сержанты Нурулла Сафин Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнә. Ул туган авылында башта авыл советы рәисе урынбасары, соңрак күмәк хуҗалык рәисе урынбасары булып эшли. 1952 елдан — КПСС әгъзасы. Гомеренең соңгы унбиш елын Уфа шәһәрендә үткәрә[2].

Нурулла Сафин 1995 елның 15 маенда Уфада вафат була, Иске Казанчы авылында җирләнгән[1].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале (10.04.1945)[2];
  • Ленин ордены (10.04.1945)[2];
  • ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (10.05.1945; 11.03.1985)[1];
  • ике «Батырлык өчен» медале (1943; 16.01.1944);
  • башка медальләр.

Гаиләсе

  • Хатыны Наилә Әхәт кызы белән алар өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары — Зөфәр, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышының VIII чакырылыш депутаты (2008—2013), Дәүләт төзелеше комитеты рәисе[4]. Уртанчы уллары Риф һәм кызлары Зилә илнең нефть-газ сәнәгатендә эшлиләр. Кече уллары — Булат, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәр.

Исемен мәңгеләштерү

  • 2022 елның 22 августында, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән, Уфа шәһәренең «6 нчы лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасына Советлар Союзы Герое Нурулла Дәүләтгәрәй улы Сафин исеме бирелә[5].
  • Геройның туган ягында мемориаль такта урнаштырыла[1].
  • 2025 елның 5 маенда 6 нчы лицей биләмәсендә герой хөрмәтенә стела ачыла[6].
  • Иске Казанчы авылында Нурулла Дәүләтгәрәй улының васыяте нигезендә аңа багышлап «Нурулла» мәчете салына.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 И. Г. Каримова. Сафин Нурулла Давлетгареевич (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (6 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Н. В. Уфаркин. Сафин Нурулла Давлетгареевич (рус.). Международный патриотический интернет-портал «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
  3. Ныне в черте г. Ополе, ПНР.
  4. Депутаты \ Сафин Зуфар Нуруллинович (рус.). Сайт «Депутаты». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
  5. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 23 августа 2022 года № 481 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан и об установке мемориальных досок на фасадах зданий общеобразовательных организаций Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (23 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026. [рус.]
  6. Эдуард Кускарбеков. В Уфе открыли стелу в честь Героя Советского Союза Нуруллы Сафина (рус.). ИА «Башинформ» (6 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.

Әдәбият

  • Несокрушимые. — Уфа, 1985. — С. 174—204.
  • Славные сыны Башкирии. — Уфа, 1979. — Кн. 4. — С. 31—34.