Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов, Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов (баш. Айгиз Ғиззәт улы Баймөхәмәтов, 27 октябрь 1988, Абзак, Белорет районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — язучы, журналист, РФ һәм БР язучылар (2014)[1] һәм журналистлар (2008) берлекләре әгъзасы, Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2015). Милли телдә иң күп сатылган китаплары буенча «бестселлер авторы» буларак танылган[2]. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2020). Башкортстан Язучылар берлеге рәисе (2022 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1988 елның 27 октябрендә Башкортстан АССР Белорет районы Абзак авылында җиде балалы гаиләдә алтынчы бала булып туган. Кырык яшендә әнисе Гөлнур Нургали кызы Баемова (1957―1997), өч елдан әтисе Гыйззәт Мөхәррәм улы (1950―2001) вафат булалар (икесе дә яман шештән). Сәрмән балалар йортында тәрбияләнә. Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тамамлаган (2012). Бишенче курстан «Башкортстан» гәҗитенең әдәбият һәм мәдәният бүлегендә эшли башлый, 2011—2016 елларда әлеге гәҗитнең хәбәрчесе. 2020 елның 14 февраленнән — «Шоңҡар» журналының баш мөхәррире[3].
2022 елның 16 декабрендә, 5 еллык срокка Башкортстан Язучылар берлегенең XIX съездында күпчелек тавыш белән берлек рәисе итеп сайлана (әлеге вазифага язучылар Ринат Камал, Флюр Галимов (үз кандидатурасын тавыш бирүдән төшерә) тәкъдим ителгән).[4][5]
Иҗаты
Дөнья күргән әсәрләре — балалар йортында булган көндәлек хәлләр сурәтләнгән «Калдырма, әнкәй!»[6], «Урам балалары», «Алдакчы» (повестьлар), «Әкиятсез балачак» (хикәяләр шәлкеме), «Кызык бу тормыш...» (мәзәкләр җыентыгы).
2019 елга төрле телләрдә ун китабы: башкортча — дүрт, рус телендә — өч, татар телендә — ике («Калдырма мине, әнкәй!», 2018; «Әкиятсез балачак», 2019) һәм казакъча — ике, чуашча — бер китабы чыккан.
2021 елның җәендә Казанда язучының татар телендә өченче ― «Нахак» китабы басылып чыга («Казан утлары» китапханәсе» сериясендә алтынчы китап буларак).[7]
| Талантлы прозаик Айгиз Баймөхәммәтов үзе һәм замандашлары турында шаккатмалы повесть язган. Бу матур һәм кыю, киләчәге өметле башлам. Беренче китабы белән үк укучыларында теләктәшлек тапкан Айгиз җәмгыятьнең игътибарын үзенә тарта алды — бу бик сирәк очраучы иҗади бәхет. Айгизнең киләчәктә төрле кеше язмышлары турында яңа талантлы әсәрләр иҗат итәчәгенә ышанам[8] Роберт Миңнуллин, «Калдырма, әнкәй!» китабына (Уфа: «Инеш», 2018) кереш сүздән.
|
Әсәрләре сәхнәдә
2016 елда «Калдырма, әнкәй!» әсәре буенча М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында «Хыялга каршы» спектакле куела (инсценировка авторы — Әнгизә Ишбулдина, режиссеры — Илсур Казакбаев).
Х. Намсараев исемендәге Бурят дәүләт академия драма театры «Калдырма, әнкәй!» әсәре буенча «Әти һәм әнинең умырзаясы» исемле спектакль куя (чакырылган режиссер — Илсур Казакбаев).
2019 елда Казакъстанның Күкчәтау яшьләр театры «Калдырма, әнкәй!» әсәре нигезендә куелган «Изге хыял» спектакле премьерасы белән ачыла.
2022 елда Уфа дәүләт «Нур» татар театры авторның беренче драматургия әсәре булган «Кредитка алынган хатын» пьесасы буенча спектакль әзерли. Премьерасы 3-4 ноябрьләрдә[9].
Әсәрләре экранда
2023 елның гыйнварыннан Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе «Калдырма, әнкәй!» тулы метражлы нәфис фильмын төшерә башлый. Фильмның режиссеры — Вилүрә Исәндәүләтова.[10]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2015 — Шәехзадә Бабич премиясе - «Ҡалдырма, әсәй!» китабы өчен[11].
- 2018 — М. Шолохов исемендәге халыкара медаль — «халыкара әдәби элемтәләрне ныгытуы өчен» [12].
- 2020 — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — «башкорт әдәбиятын халыкара мәйданда танытуга керткән өлеше өчен»[13][14]
Гаилә хәле
Өйләнгән. Хатыны Айгөл, улы Аяз (2022).[15]
Искәрмәләр
- ↑ Башкортстан язучылар берлеге яшь авторлар белән тулыланды. «Башинформ» МА, 30.05.2014 [башк.]
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Айгиз Баймөхәммәтовның яңа китабы геройлары арасында Татарстан язучылары да бар(үле сылтама). «Татар-информ» МА, 19.07.2018
- ↑ Башкорт телендә чыгучы өч журналда баш мөхәррирләр алышына. Азатлык радиосы, 14.02.2020
- ↑ Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Татар-информ, 16.12.2022
- ↑ Лейла Аралбаева. Председателем Союза писателей Башкортостана избран Айгиз Баймухаметов. ИА «Башинформ», 16.12.2022
- ↑ Не оставляй, мама. Баймухаметов А. Г. Китап нәшрияты
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге өченче китабы басылып чыкты. Татар-информ, 3.09.2021
- ↑ Л. Аралбаева. Автобиографическую книгу башкирского писателя признали бестселлером. ИА «Башинформ», 15.03.2018 [рус.]
- ↑ Лейла Аралбаева. Уфимский театр «Нур» ставит комедию Айгиза Баймухаметова «Жена в кредит». ИА «Башинформ», 17.10.2022
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Өфөлә «Ҡалдырма, әсәй!» нәфис фильмын төшөрөү өсөн кастинг иғлан ителде. «Башинформ» МА, 28.12.2022 [башк.]
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Уфада Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары билгеле булды. «Башинформ» МА, 18.09.2015 [башк.]
- ↑ Л. Аралбаева. Башкирского писателя наградили международной медалью имени Михаила Шолохова. ИА «Башинформ», 6.03.2018 [рус.]
- ↑ Рәмилә Мусина. Айгиз Баймөхәммәтовка – дәүләт бүләге! «Башкортстан», 27.06.2020 [башк.]
- ↑ Мөнир Вафин. Башкортстанның үз униформасы бар. Азатлык радиосы, 3.09.2020
- ↑ Ур-ра! Минең улым тыуҙы! ВКонтакте, 5.12.2022
Сылтамалар
- БР Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсенең электрон бүлегендә
- Мөнир Вафин. Айгиз Баймөхәммәтов: «Кеше укый торган әсәрләр язарга кирәк». Азатлык радиосы, 17.02.2019
- Айгиз Баймухаметов//Айгиз Баймөхәмәтов. Вконтакте сәхифәсе
| Элгәре: Зәки Әлибаев 2017—2022 |
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе 2022—х. в. |
Алмашка килүче: ?? |