Абзак (Белорет районы)
Абзак (баш. Абҙаҡ) ― Башкортстанның Белорет районында урнашкан авыл. Абзак авыл җирлегенең административ үзәге. Янәшәдә бер үк исемдәге тау чаңгысы курорты урнашкан.[3][4]
Почта индексы — 453565, ОКАТО коды — 80211804001.
Урнашуы
Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Кече Кызыл кушылдыгы ярында, Белорет шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 20 км, Яңа Абзак тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 5 км читтәрәк урнашкан. Чиләбе өлкәсенең эре шәһәре Магнитогорскийдан авылга хәтле ― 60 км. Тирә-якта Кырыктытау сыртының Бикәмбәт һәм Һалмаурды таулары бар. Авылның төньяк-көнбатыш ягында Уралтау сырты сузылган.
Тарих
Авылга якынча 1745 елда нигез салынган. Беренче атамасы – Төбәк. Абзак атамасы волость старшинасы, тархан улы Абзак Баемов исеменнән алынган. 1795 елда Абзак (Төбәк) авылы 13 Күбәләк волосте авылының иң зурысы була. 31 хуҗалыкта 219 кеше яшәгән. X ревизия (1859) 79 хуҗалыкта 638 кеше санаган. Совет чорындагы беренче җанисәп алу нәтиҗәсе авыл халкының яртылаш кимүен күрсәтә.[7]
Авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. XIX гасырның 40 нчы еллар башында 70 хуҗалыктан 65 е тирмә белән күчеп йөргән. Авылның 212 дисәтинә сөрү җире булган. Зур Кызыл елгасындә 7 тегермән тотканнар.[7]
Хәзерге вакытта авыл территориясендә мәктәп, амбулатория, мәдәният сарае, китапханә, мәчет, кайбер кунакханәләр урнашкан.
Авыл янәшәсеннән Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорский автомобиль юлы уза.
Шәхесләр
- Роза Аккучукова (1950―2021), җырчы, Башкортстанның халык артисты (2009).
- Айгиз Баймөхәммәтов (1988), язучы, журналист, Шоңкар журналының баш мөхәррире (2020 елдан), Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2015), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2020).
- Әхмәт Лотфуллин (1928—2007), СССР (1989) һәм РСФСР (1982) халык, БАССР атказанган (1966) рәссамы. Абзакта балачагы узган, васыяте буенча шунда җирләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 ОКТМО (рус.)
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Абзаково горнолыжный курорт
- ↑ Горнолыжный курорт Абзаково официальный сайт
- ↑ 1 2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-01
- ↑ 1 2 Абзаково (Тубяк) . Генеалогия и архивы [рус.]
Сылтамалар
- Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
- Мин - Абҙаҡтан! ВКонтакте төркеме