Роза Аккучукова

Аккучукова Роза Сабирҗан кызы (12 февраль 1950, Абзак, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы8 февраль 2021, Уфа) — СССР һәм Россия эстрада җырчысы. 1973 елдан — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең вокалчысы, 1999 елдан — баш администратор. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).

Тәрҗемәи хәле

Роза (Рауза) Аккучукова 1950 елның 12 февралендә Башкорт АССРының Белорет районы, Абзак авылында туа.

Абзак сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Уфа музыка-педагогика училищесына укырга керә.

1972 елда Башкорт дәүләт филармониясендә артист-вокалчы булып эшли.

1997 елдан филармонияда администратор булып эшли.

Җырчы 2021 елның 8 февралендә Уфа шәһәрендә вафат була[3].

undefined

Репертуары

Җырчының репертуарында башкорт халык җырлары белән беррәттән башкорт һәм татар композиторларының җырлары да бар. Элеккеге ССРБ республикалары һәм шәһәрләре буйлап гастрольләрдә була.

Башкарган җырлары:

Мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • 2023 елдан Белорет районында Роза Аккучукова исемендәге һәвәскәр җырчылар бәйгесе үткәрелә[4][5].
  • 2025 елның 5-26 февралендә Башкортстан Республикасының Милли музеенда халык артистының тууына 75 ел тулуга багышланган «Алтын балдак» дип аталган күргәзмә оештырыла[6].

Чыганаклар

  • Аҡкучукова Роза Сабирйән ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 8 февраль 2021]