Әмир Абдразаков

Әмир Габделмән улы Абдразаков (рус. Абдразаков Амир Габдульманович; 15 гыйнвар 1934, Каяпкулово[d], Оренбург өлкәсе6 март 2008, Уфа, Башкортстан, Россия) — СССР һәм Россия театр актёры, кинорежиссёры, сценаристы. «Башкортстан» киностудиясен оештыручы һәм аның беренче директоры. 1961 елдан — СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, 1997 елдан — Русия Кинематографистлар берлеге әгъзасы. Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре (1974), Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (2006) һәм Зәйнәб Биишева исемендәге премия (2010, вафатыннан соң) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

Әмир Абдразаков 1934 елның 15 гыйнварында Ырынбур өлкәсе Александровка районы, Каепкол авылында туа.

1959 елда Мәскәүдәге А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) О. И. Пыжова һәм Б. В. Бибиков курсы буенча тәмамлый һәм актерлык эшен Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында башлый. Анда 1962 елга кадәр эшли.

1962 елдан БАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетына режиссерлык эшенә күчерелә. Ф. Г. Биишев белән берлектә Я. Х. Хамматовның «Бөртекләп җыела алтын» (1979) һәм Г. Г. Ибраһимовның «Кинҗә» романнары буенча тәүге күп серияле телевизион нәфис фильмнар төшерә.

«Башкортстан» киностудиясен оештыруда катнаша һәм аның беренче директоры була.

1994 елдан 2008 елга кадәр Уфа сәнгать училищесында укыта.

2008 елның 6 мартында Уфа шәһәрендә вафат була, Мөселман зиратында җирләнгән[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2006);
  • Зәйнәб Биишева исемендәге премия лауреаты (2010);
  • Башкорт АССРының атказанган мәдәният хезмәткәре (1974).

Билгеле рольләре

  • Степан («Бәхетсез мәхәббәт» — И. К. Карпенко-Карыйның «Бесталанная» пьесасы буенча «Несчастная любовь»).
  • Герт (Г. Гейерманс, "Надежда"ның һәлакәте" — «Гибель „Надежды“»).
  • Ведерников («Эзләнү еллары» — «Годы странствий» А. Н. Арбузов).
  • Тимербулат («Ул кайтты» — «Он вернулся» Ә. К. Атнабаев).
  • Надир («Кара чәчәкләр» — «Чёрные розы», С. Җамалның шул ук исемдәге романы буенча В. Г. Галимов),
  • Хәернас («Егет егетлеген итә» — «Парень остаётся парнем» Н. Нәҗми) һәм башкалар.

Билгеле телефильмнары

  • Барлыгы иллегә якын телефильм төшергән;
  • «Халкым сагышы» (Песнь моего народа), 1969 ел;
  • «Туй» (Свадьба), 1970 ел;
  • «Күңел канатлары» (Крылья души), 1970 ел;
  • «Заһир Исмәгыйлев» (Загир Исмагилев), 1986 ел;
  • «Халык шагыйре» (Народный поэт), 1990 ел;
  • «Революционер-дипломат» (Революционер-дипломат), 1992 ел.

Кинофильмнары

  • «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» (Ахмет-Заки Валиди Тоган), 1990 ел;
  • «Акмулла» (Акмулла), 1990 ел;
  • «Ишмулла» (Ишмулла), 1991 ел;

Исемен мәңгеләштерү

  • 2019 елның 29-30 апрелендә Уфада Әмир Абдразаковның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла[3].
  • 2018 елның декабрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте «Башкортстан» киностудиясенә Әмир Абдразаков исемен бирү турында карар кабул итә[4].
  • 2018 елның августында республика алдында зур казанышлары һәм махсус хезмәтләре булган кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү һәм олылау буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы комиссия утырышында «Башкортстан» киностудиясенә Әмир Абдразаковның исемен бирү турында тәкъдим хуплана[5].

Чыганаклар

Әдәбият

  1. Дала бөркете. Уфа: «Китап», 2013.