Һаҗәр Илялова
Тәрҗемәи хәле
1902 елда Чиләбе губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә рус гимназиясен тәмамлый.
Хезмәт юлы
- 1919 елдан Троицкида Троицк татар театрында, аннары Урал татар-башкорт театрында[1] эшли башлый.
- 1922 елда ире Исхак Илялов белән Уфага күченә, Уфа татар-башкорт театрында (хәзерге Гафури театры) эшли.
- 1930 еллар башында Әстерхан татар театрында, 1931 елдан Свердлауда Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театрында эшли[2].
- 1933–1935 елларда — Татар академия театрында.
- 1936 елда Ташкәнттәге Хәмзә исемендәге Үзбәк академия театрына күчә.
Уйнаган рольләре
Матур тавышлы, җырчы артистка. Лирик пландагы төп рольләрдә уйный, яшь кызлар образларын иҗат итә.
- Гөлйөзем — «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт
- Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Айтуган — «Ил» Кәрим Тинчурин
- Сәрвәр — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин
- Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш
- Сара — «Хөсәен морза» Фәтхи Бурнаш
- Амалия — «Юлбасарлар» Фридрих Шиллер
- Гөлчәһрә — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков һ.б.
Әдәбият
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1910 елда «Троицкое общество поощрения театрально-музыкального искусства» исеме астында оеша, 1919 елдан һөнәри театр, 1931 елда Свердлауга күчерелә
- ↑ Татар артистларынынң Уралдагы тамырлары(үле сылтама)