Белград
Белград (серб. Бео́град, Beógrad) — Сербиянең башкаласы һәм иң зур шәһәре. Монда 1 281 801[2] кеше яши (теркәлмәгән затларны да исәпләгәч, 2 млн арта). 1403 елдан Сербиянең башкаласы, 1918 елдан 2003 елгача Югославиянең, 2003 елдан 2006 елгача Сербия һәм Черногориянең башкаласы була. Сербиянең эре икътисади, сәнәгый һәм мәдәни үзәге. Шәһәр дәүләтнең үзәк өлешендә, Сава елгасының Дунайга койган җирендә урнашкан. Белград шәһәре округының мәйданы 3227 км²[1]. Шәһәрдән көнбатышта Никола Тесла аэропорты урнашкан. Шәһәр 1999 елда НАТО гаскәрләренең вәхшиләрчә бомбалавыннан бик нык зыян күрә.
География
Белград ике елгада, Савада һәм Дунайда урнашкан. Сава нәкъ менә Белградта Дунайга коя. Шәһәр диңгез өсте дәрәҗәсеннән 116, 75 метр биеклегендә урнашкан. Белградның тарихи үзәге дә Савада.
Шәһәр бер юлы Балканнарда һәм Үзәк Европада ята, чөнки Нови-Белград һәм Земун районннары географик яктан Сремда урнашканнар, һәм аның җирләренә керәләр (бер үк вакытта бу ике район Белградның өлешләре булып торалар). Палилула районының бер өлеше Банатта урнашкан, ләкин аның җирләрен керми. Срем һәм Банат – ул Үзәк Европа, ә көньяктарак булган җирләр – Балканнар. Чыннан да, Балкан ярымутравының һәм Үзәк Европаның чикләре нәкъ Белград аша уза.
Дин
Христианлык
Православие
Католиклык
Протестантизм
Ислам
Яһүд дине
Фотогалерея
Искәрмәләр һәм чыганаклар
- ↑ 1 2 Републички завод за статистику Србије 2010 елның 13 ноябрь көнендә архивланган. [серб.] [ингл.]
- ↑ 1 2 Statistical yearbook of Belgrade (pdf, link IE only) 66. Zavod za informatiku i statistiku Grada Beograda (2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2011. Архивировано 7 октябрь 2011 года.
- ↑ Устав Србије из 2006. године (серб.)
Сылтамалар
- Град Београд [серб.] [ингл.] [алм.]
- serbija.info: Белград 2007 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. [рус.]
- Портал о странах: Свидетели исторических событий — дворцы Белграда (Мемориал Тито, королевские дворцы, скупщина) [рус.]
- Postcards of the Past: Belgrade, Serbia [ингл.]
- Белград Wikitravel'да [рус.]
- Белградның электрон харитасы [рус.]