Шомырт

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Шомырт
Ареал таксона Кытай[1][2]
Җимеш төре каты төшле җимеш[d]
SEO_description Черёмуха обыкновенная — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Халыкара фәнни исем
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][4]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Файл:Vogelkers bloesem.jpg
Таксонның халык атамасы Gewöhnliche Trauben-Kirsche[5], Bird Cherry, European bird cherry[6], Gewone vogelkers[7], střemcha obecná[8], gewone vogelkers[9], cerisier à grappes[9], bird cherry[9], Traubenkirsche[9], lehtotuomi[10], 稠李[11], 臭耳子[11], 臭李子[11], 稠李[1][2] и cerezal negral[12]
SEO_title Черёмуха обыкновенная — Рувики: Интернет-энциклопедия
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=30057
Югарырак таксон караҗимеш[3]
Файл:Prunus padus range.svg
Кыскача исем P. padus
Таксономик ранг төр[3]
Логотип РУВИКИ.Медиа Шомырт РУВИКИ.Медиада

Шомырт яки гади шомырт (лат. Prúnus pádus) — слива ыруы розасыманнар гаиләлегенә керүче, биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябалдашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу.

Элекке заманда аны балага узудан саклый торган ; үсемлек дип исәпләгәннәр. Дөресрәге, чәчәкләреннән ясалган сулы яки спиртлы төнәтмәсен. Тик хәзерге фәнгә аның мондый тәэсире билгеле түгел, шуңа : күрә үз-үзеңне андый куркыныч астына куярга кирәкми. Әмма шомырт башка өлкәләрдә уңыш казана. Мәсәлән, аның үт һәм сидек куу сәләте бар; кай- ‘ рысыннан ясалган төнәтмә радикулит булганда ярдәм итә, яфракларыннан ясалганы тамак төбе авырткаңда һәм йөткергәндә файдалы. Подагра авыруы : һәм диабет булганда шомырт дәвасы тәкъдим ителә. Бу җимешнең төнәтмәсе теш авыртуын киметә (берничә җиләген чәйнәп, авырткан якта тотарга да була), шулай ук аны күзләрнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда кулланалар.

Күз примочкасы ясау өчен, 200 мл кайнар суга 5 г җимеш салалар. 2 сәгать торганнан соң, сөзәргә. Аның чәчәкләрен дә нәкъ шулай ук кулланырга була. (1 балкашык чәчәккә кайнаган салкын су салалар).

Шомырт төнәтмәсенең баш авыртканда да файдасы тия. Моның өчен түбәндәге рецепт белән төнәтмә әзерләнә. 10 г шомыртның коры кайрысы алына. Аны ваклап 1 стакан суга салырга һәм су мунчасында кайнатырга.

Шуннан соң сыгып сөзәргә, беренче күләменә кадәр җитәрлек итеп кай­ наган су өстәргә. Кабул итү тәртибе: көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 1/3 стакан эчәргә.

Косметологлар шомырт нигезендә чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта торган махсус битлекләр әзерлиләр. Халык медицинасында шомыртны потенцияне күтәрү чарасы дип исәплиләр. Моның өчен кайнар суга 25 җимеш салып ясалган төнәтмәне ярты сәгать җылыда тоталар һәм көненә 4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Әлеге төнәтмә эчәклек яки ашказаны эшчәнлеге бозылганда да ярдәм итә.

Витаминнар һәм микроэлементлар мәсьәләсенә килгәндә, шомыртта магний, бакыр, тимер, цинк, марганец; С, Е, Р витаминнары; лимон, алма кислоталары шактый күләмдә. Өстәвенә аның кайрысында, яфракларын­ да, чәчәкләрендә файдалы матдәләр бихисап. Гомумән, ул — табигатьнең искиткеч бер хәзинәсе.

Шомырт чәчәкләре таләп ителгән бер дәва рецепты. Ул матдәләр ал­ машын нормальләштерергә теләгән кешеләр өчен бик файдалы. Кипкән чәчәкләргә 1 стакан кайнар су салып, ярты сәгать төнәтергә. Аннан яхшы­ лан сөзеп, көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 аш кашыгы күләмендә эчәргә.

Таралу һәм экология

Табигый Үзәк, Көнчыгыш Европа, Кавказ арты.

Россиядә Европа өлешендә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер, Ерак Көнбатышта очравы гадәти күренеш.

Дөньяның уртача климатлы өлкәләренә күчерелә һәм шунда тарала.

Җир асты сулары өстә урнашкан дымлы, уңдырышлы туфракларны ярата. Күбесенчә елга ярлары, елга яны урманнары һәм куаклыклары, урман буйларыда үсә.

Ботаник тасвирлама

Ботаник тасвирлама

Яфраклары эллипссыман, озынлыгы — 5—10 см, киңлеге — 2—6 см, кыска саплы, җәймә төбендә ике бизе бар. Чәчәкләре хуш исле, 12 см га кадәр озынлыктагы күп чәчәкле, иелеп торган тәлгәшләргә җыелганнар. Чәчәкләре биш яшел кәсә яфраклы, биш ак таҗ яфраклы, якынча егерме серкәчле. Җимешләре—борчак зурлыгындагы, түгәрәк-йомыр- касыман төшле һәм тәмле, бөрештергеч йомшаклы, кара, ялтырап торган шомыртлар.

Чәчәкләре ак, биш таҗлы, серкәләре сары, озынча тәлгәшкә берләшкән, хуш исле. Һәр елны апрель-май айларында күп итеп чәчәк ата, ләкин уңышны һәрвакытта да бирми, чөнки чәчәкләр яз ахырындагы суыклар тарафыннан зарарланалар, ә агачлар күпләгән зара итүчечләрдән зыян күрәләр. Җимешләр июль-августта өлгерәләр, алар шарсыман, 8 - 10 мм диаметрлы, баллы, авызны бөрештерүчән. Төше озынча, йомыркасыман.

Вегетатив рәвештә (сирәк орлыктан) үрчи.

Куллану

  • Дәвалау өчен.

Медицинада шомыртның җимешләре, сирәк кенә кайрысы кулланыла. Җимешләрендә флавоноид һәм антоциан матдәләр, алма һәм лимун кислоталары, С витамины, каротин, шикәр, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Моннан тыш, төшләрендә, шулай ук чәчәкләрендә, яфракларында һәм кайрысында глюкозага һәм иң агулы матдәләрнең берсе булган синил әчелегенә таркалучы амигдалин гликозиды бар.

  • Кулинариядә.
  • Декоратив үсемлек буларак.
Gemma of Prunus padus.jpg
Prunus padus leaf fall colour.jpg
Prunus padus Tuomi marjoja VII 04 2989 C.JPG
Prunus padus crosssection.jpg
Сулдан уңга.
Чәчәкләр. Бөреләр. Көзге яфрак. Җимешләр. Кәүсәнең аркылы кисеме.

Сылтамалар