Кура җиләге

Кура җиләге (лат. Rúbus idáe) — гөлчәчәклеләр гаиләлегенә кергән чәнечкәк сабаклы куак үсемлек; кисентеләрдә, урманнарда, куаклыкларда, елга буйларында үсә. Бакчачылар бакчада үстерә.

Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны, эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур. Кура җиләге июль-август айларында өлгерә.

КУРА ҖИЛӘГЕ — бу җиләкнең температура төшерү сәләте (аның бу сыйфаты составында салицилат кислотасы булуга бәйле) күпләргә ба­ лачактан ук билгеле. Ләкин аның барлык дәвалау сыйфатлары бар кеше дә белеп бетерми әле. Ул гипертония, ашказаны-эчәк тракты авырулары белән интеккән кешеләргә файдалы; азканлылык һәм лейкемия авыруы куркынычын киметә, йөрәк ритмын яхшырта. Атеросклероздан саклый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта. Нерв киеренкелеген бетерә, чөнки ; аның составында бакыр шактый, ә ул антидепрессантлар (депрессиягә ; бәйле психик тайпылышларны дәвалаганда кулланыла торган дарулар) составына керә. Кура җиләге аппетитны ача һәм тире төсен яхшырта, ор­ ганизмнан токсиннарны чыгара, канның оешучанлыгын нормальләштерә.

Алтын стафилококкларны бетерә, эчәклекнең, аналыкның шома мускул­ ларын стимуллаштыра. Яман шеш авыруларын кисәтә. Вируслардан, инфекцияләрдән саклый. Составында фолий кислотасы булганга, йөкле хатын-кызларга, шикәр диабеты белән авыручыларга, кайбер гинекологик авырулардан интегүчеләргә файдалы.

Кура җиләгендә глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминна­ ры бар; тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчатка бар. Анда холестерин ясалуга һәм склерозга каршы тора торган бета-ситостерин барлыгы билгеле. Җиләк составындагы фолий, алма, лимон, шәраб, гәрәбә (янтарь) кислоталары ашаган ризыкны эшкәртергә булыша. Әгәр ашказанының кислоталыгы түбән булса, ул аны тулылан­ дыра. Кура җиләге эчәк авырулары барлыкка килүне куркынычын киме тә: анда булган органик кислоталар ашказанындагы һәм эчәклектәге зыянлы гөмбәчекләрне, микроорганизмнарны, вирусларны бетерә. Болардан кала алма кислотасы углеводлар алмашын активлаштыра, артык майларны I яндырырга ярдәм итә.

Борынгы заманда кура җиләген җенси көчсезлекне һәм балага уза алмауны дәвалау өчен кулланганнар. Йөккә уза алмаган хатын-кызларга тәкъдим ителә торган «дару» өчен җиләкне аракыда чылаткач, сүрән утта киптереп, киледә уганнар. Иртән 1 аш кашыгы кабып, су белән эчеп куярга [ киңәш ителгән.

Кура җиләген нефрит, подагра, бөер ташы авыруыннан интеккән кешеләргә ашарга ярамый. Аллергия булырга мөмкинлеген дә онытмагыз.

Кура җиләге кулланылган кайбер халык рецептлары.

Герпес интектергәндә, кура җиләге сабакларын ваклагыз, алар кызылсу төстә булса яхшырак. 1 аш кашыгы сабакка ярты литр кайнар су салыгыз. г Өстен җылы килеш каплагыз һәм 2 сәгать төнәтегез. Сөзәргә. Көненә 5 г тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.

Эч китүдән дәва. 2 аш кашыгы кура җиләге яфракларына ярты литр : кайнар су салырга. 2 сәгать төнәтергә. Көненә 4 тапкыр, ашаганчы 100 мл эчәргә.

Ангина борчыганда, 4 балкашык җиләккә 2 стакан кайнар су салырга, өстен җылы килеш каплап 3 сәгать төнәтергә. Төнәтмәне җылы килеш, 1 көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә. Бетчәләрдән чара. Кура җиләге яфракларының согын сыгып, 1:3 нисбәтендә сыер мае белән болгатыгыз. Бу масканы биткә сөртеп, 15-20 минут тотыгыз.

"Юбилейная" сорты

1969 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә Н.И.Вакуленко һәм А.А.Надысева тарафыннан чыгарыла.

Кышка чыдам сорт, өлгерү вакыты уртача. Куаклары биек, көчле, туры. Аз чәнечкеле, яфраклары уртача зурлыкта, уртача җыерчыклы, яшел, төкле, аз бөтерчекләнгән, балавыз куныклы. Җиләкләре эре, кызыл, конуссыман, әчкелтем-баллы; яңа өлгергән һәм эшкәртелгән килеш кулланыла. Күчереп йөртүне яхшы кичерә.

Татарстанда бу сорт 1974 елдан районлаштырыла. Коллектив һәм йорт янындагы бакчаларда үстерелә.

Искәрмәләр

  1. 1 2 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  2. 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22184. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022184
  3. 1 2 3 Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 492.
  4. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  5. Nederlands Soortenregister
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  8. 1 2 3 庄会富, 王亚楠, 王趁, 金涛, 王雨华 A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212

Төркемнәр