Кимәк каһанлыгы
Кимәк каһанлыгы (рус. Кимакский каганат) — Көнбатыш Себердәге тарихи дәүләт. Каһанлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр: кыпчаклар белән кардәш кимәкләр. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән.
Төрки каһанлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән Кимәк каһанлыгы татар халкының, барыннан да элек, Себер татарларының этник һәм сәяси тарихында беркадәр эз калдырган. Нәкъ менә кимәкләр Себер татарларының барлыкка килүендә борынгы, Алтын Урдага кадәрге чорда катнашкан кабиләләрнең берсе булып санала.
Тарих
Дәүләт көнчыгышта Иртеш елгасының түбән агымыннан алып көнбатышта Җаек елгасы бассейнына кадәр территорияне биләгән. Төп халкы каһанлыкның көнчыгыш җирләрендә яшәгән кимәкләр. Хакимлек иткән нәселнең кимәк кабиләсенә каравы нәтиҗәсендә каһанлыкның атамасы барлыкка килгән. Тарихчыларның бер өлеше аларны монгол телле кабиләләргә кертә, бер өлеше төрки телле дип саный.
Каһанлыкның Уралга якынрак көнбатыш җирләре төрки телле кыпчакларныкы булган. Биредә шулай ук башка кабиләләр: эймурлар, татарлар, байандырлар, ланиказлар, аджлау, катнаш кимәк-кыргыз кабиләләре һәм башкалар яшәгән. Дәүләтнең башкаласы Иртештәге Имакия шәһәре[2].
Дәүләтнең төньяк чиге Себер тайгасы, көнчыгышта Алтай таулары, көньяк чиге Арал янындагы җансыз далада, көнбатыш чиге Җаек елгасы бассейны далаларында тәмамланган. VIII гасыр уртасына кадәр Кимәк каһанлыгы көньякта карлуклар һәм тугыз-угызлар, көнчыгышта Енисей кыргызлары, көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта Хәзәр каһанлыгы белән чиктәш. IX гасырда, Идел буе Болгары оешканнан соң, төньяк-көнбатышта Кимәк каһанлыгы белән чиктәш. 840 елда Уйгыр каһанлыгы таркалгач, күп санлы көнчыгыш төрки кабиләләр кимәкләргә кушыла[3].
X гасырда угызлар кыпчакларның союздашлары була. Ибне Хаукал хезмәтендә (X гасыр) Арал диңгезеннән төньякта кыпчак һәм угыз халыкларының уртак көтүлекләрен күрсәткән карта тәкъдим ителә, бу хакта Мәгъсүди дә хәбәр итә һәм кыпчакларның (Кимәк каһанлыгы составында) угызлар белән Имба елгасы буенда уртак өйрәнүләрен күрсәтә. Әл-Бируни үзенең әсәрләрендә кимәкләр белән угызларның кимәкләр илендә терлек көтүен билгеләп үтә.
Якын Көнчыгышта кыпчаклар иле IX—X йөзләрдә Хәзәр каһанлыгы җимерелгәч, Дәште-Кыпчак дип атала башлый. Рус чыганакларында — Половецкая степь. Түбән Идел белән Дон арасындагы Көнчыгыш Европа далаларында яшәгән Хәзәр каһанлыгының кыпчаклары X гасырда Кимәк каһанлыгының көнбатыш күршеләре, алар белән каһанлыкның көнбатыш җирләрендә яшәгән кыпчак кабиләләре тыгыз элемтәдә торган. IX—X йөзләрдә Көньяк Урал буйлап кешеләрнең таш сыннары[2], төрки билбау каешлары һәм тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар киң таралуы әлеге мәгълүматларны раслый.
XI гасыр башында Кимәк каһанлыгының эчке таркалуы башлана. Каһанлыкның кимәкләре һәм кыпчаклары угызларны көньякка, бәҗәнәкләрне көнбатышка, карлукларны көньяк-көнчыгышка һәм угырларны төньякка Себер тайгасына сөрәләр. Кимәк каһанлыгының ярым бәйсез ханнары, үз көчен тоеп, каханның үзәк хакимиятен көчсезләндереп, сепаратистлар сәясәтен үткәрә башлыйлар. Кахан буйсынган зур булмаган армиясе белән хәрби лидерга әверелә. Кайбер гаскәрләрнең үз ополчениесе була. Бу вакытта каһанлыкта үзәкләштерелгән армия булмый. XI гасырда кыпчаклар көнбатышка таба юнәлеп, элек угызлар һәм бәҗәнәкләрнеке булган җирләрне биләп алалар һәм кимәкләрне үзләренә буйсындыралар. Кайбер чыганакларда күрсәтелгәнчә, кыпчак миграциясе — яхшы көтүлекләрне уйланган рәвештә басып алу[4]. Кыпчаклар белән бергә көнбатышка берникадәр кимәк кабиләләре китә, калганнары Иртеш янында үз җирләрендә калалар. Кыпчакларның, кимәкләрнең һәм бәҗәнәкләрнең көнбатышка бу миграциясе Көнчыгыш Европаның дала зонасының этник картасын җитди үзгәртә.
XI—XII йөзләрдә монгол телле Найман кабиләсе көнбатышка таба хәрәкәт итеп, калган кимәк-кыпчак халкын Монгол Алтаеннан һәм Югары Иртеш тирәсеннән кысрыклап чыгара. XII гасыр уртасыннан монгол кабиләләре хәзерге Монголиянең барлык территориясендә диярлек яши[4].
XII гасыр ахырында кимәкләрнең тулы бер гаскәре үз гаиләләре белән Урта Азиягә күчеп китә. Кимәк кахан кызы Туркан хатын харәземшаһ Текешкә кияүгә чыга һәм үзенә бертөрле «бирнә» сыйфатында шушы гаскәр белән килә. Бу күчеп килүчеләрне кыпчаклар дип атыйлар, кимәк атамасы кулланылмый башлый.
Телгә алынган Туркан хатын Йәмәк кабиләсенең бер тармагы булган Байаут кабиләсеннән чыккан. Ул Худаванд-и джахан лакабын («Дөнья хакиме» дигәнне аңлата) ала. Төрки патша Джанкиши кызы. Иль Арслан улы Текеш Турканны хатынлыкка ала. Солтан Мөхәммәткә әтисе Текештән мирас буларак хакимият күчкәч, аңа Әсәк кабиләләре һәм күрше төрки кабиләләр кушыла. Шулар ярдәмендә солтанның көче арта, ул аларның көченнән файдалана. Шул сәбәпле Туркан хатын дәүләт белән идарә итә. Солтан берәр илне басып алу белән ул анда аның өчен шәхсән мөһим өлкәне бүлеп бирә".
— Шихаб ад-дин Мөхәммәд ән-Нәсави]]
Кимәкләрнең тарихы һәм килеп чыгышы
Казакъстан тарихнамәсендә кимәклар Теле кабиләсе дигән фикер өстенлек итә, алар Кытай чыганакларында яньмо буларак билгеле. Б. Е. Кумеков фикеренчә, кимәклар (яньмо) VII гасыр башында Төньяк-Көнбатыш Монголиядәге Кобдо бассейнында яшәгәннәр. VII гасыр уртасында алар Алтай тауларыннан төньяккарак һәм Иртеш буена күчеп китәләр. 766 һәм 840 еллар арасында кимәкләр Көнбатыш Алтай, Тарбагатай һәм Алакүл казанлыгы территорияләрен яулап алалар[5][1]. Ж. М. Сабитов фикеренчә, Б. Е. Кумековның кимәкләр Алтай һәм Иртеш территорияләрендә VII гасырдан башлап яшәгән дигән версиясе чынлыкка туры килми. С. М. Ахинҗановның Иртештә кимәкләрнең чагыштырмача соң барлыкка килүе турындагы версиясе нигезлерәк. Ж. М. Сабитов фикеренчә, Иртештә кимәкләрнең барлыкка килүен X гасыр ахыры — XI гасыр башыннан да иртәрәк чорга туры китереп өйрәнергә ярамый[1].
Кимәкләр составына җиде кабилә кергән: эймур (ими), имек, татар, кыпчак, баяндур, ланиказ, аджлар (аджлад)[6]. Ими (эймюр) — телес, ерлегенә кергән танылган киби кабиләсенең әйтелеш варианты. Имек атамасы күбрәк кимек буларак билгеле. Ланиказ — теленгит (доланьго) ыругы атамасының язылышы. Аджладның уйгыр эдиз ыругына[7], яисә монгол телле ажа кабиләсенә мөнәсәбәте бар[8][1].
Лев Гумилев кимәкләрне Чуд кабиләсе чумугун белән тиңләштерә[9].
Молгол теория
Тикшеренүчеләр арасында кимәкләр монгол телле татабларның токымы дигән теория дәлилләнгән. С. М. Ахинҗанов үзенең оригиналь теориясен алга сөрә, кимәкләрне башка чыганаклардан билгеле кай яки Кытай чыганакларындагы татаб (си, хи) халкы икәнлеген исбатлый[10]. Галим фикеренчә, һәмәкләр һәм кимәкләр төрле халыклар[11]. С. М. Ахинҗанов кимәкләр белән татабларның (каи) бертөрлелеге турындагы төп тезисын исбатлап, Григорьев В. В., Пелльо П., Менгес К. Г., Минорский В. Ф., Василевич Г. М, Туголуков В. А.[12], Пилипчук Я. В. фикерләрен китерә. Шулай ук кимәкләрнең татаблардан килеп чыгуы турындагы фикерне дә хуплый[13].
Ляо Шида көнбатыш һәм көнчыгыш си аерылып торган[14]. Ж. М. Сабитов фикеренчә, бу көнбатыш татабларның һәм кимәкләрнең туры килүен исбатлый. Татаблар көнчыгышка, киданнарга буйсынучыларга һәм көнбатышка, Иртеш белән Алтайга китүчеләргә бүленгәннәр. Бу Әбү Сәид Гәрдизи мәгълүматларыннан Шад турындагы риваять белән яхшы туры килә[1].
Татаблар юйвэнь токымыннан[15], алар белән Юйвэнь шанью нәселеннән сайланган һунну аксакаллары идарә иткән[16]. Татаблар үз эченә һунну һәм дунху этник элементларын ала[17]. Татаблар уранхайларның ата-бабалары булганнар[18].Ж. М. Сабитов сүзләренчә, кимәкләр монгол телле булганнар. Галим фикеренчә, кай (уран) кимәкләр белән туры килми, алар күрше һәм үзара кардәш халыклар. Ул кимәкләр цзубу союзы составына кергәннәр дип саный, аларның нигезендә татаблар торган. Киданнарга җиңелгәч, цзубу союзының бер өлеше Көнбатышка күчеп китә (Алтай һәм Иртеш районнарына), Иртеш буендагы Кимәк биләмәсенә нигез сала[1].
Иҗтимагый төзелеш
Каһанлык 12 биләмәгә бүленгән, җитәкчеләре — дәүләт башлыклары.
Кахан һәм биләмә башлыкларының хакимлеге нәселдән килә. Җирдән аерым файдалану системасы киң үсеш ала. Җирдән файдалану хокукы кахан тарафыннан билгеләнә, шул рәвешле җир хуҗалары аңа билгеле бер санда сугышчылар бирергә, салым җыюны оештырырга, канун һәм тәртипнең үтәлешен тәэмин итәргә тиеш булганнар. Кахан Кимәк шәһәрендә яшәгән.
Көнбатыштагы кыпчаклар төркеменнән аермалы буларак, кимәкләр ярымутракланып яши башлаганнар һәм җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Урта гасырлардагы гарәп географлары шулай ук кимәкләрнең бодай, арпа, хәтта дөге утыртуларын язып калдырганнар. Аларда кимәкләрнең башка шәһәрләре булуы турында да мәгълүматлар бар. Көнчыгышның атаклы галим-географы Идриси язмалары буенча, бу шәһәрләр яхшы ныгытылган булган, Кимәк иленең башкаласында базарлар һәм табыну сарайлары гөрләп торган. Әлбәттә, ул чактагы ярымкүчмә халыкларның шәһәрләрендә яртылаш җиргә казып салган өйләр дә, тирмәләр дә шактый булган.
Археология
Илдә дистәләгән шәһәрләр булган, аларның хәрабәләре Көньяк Себердә һәм Казакъстанда табылган. Үлгәннәрне курганнарда мәетне гүргә иңдерү яки яндыру (кремация) ысулы буенча җирләгәннәр. Үзләренең якын ата-бабаларыннан кимәкләр үлгән кеше белән бергә ат күмүне, таш сыннар ясауны һәм Тәңрегә табынуны мирас итеп алганнар.
Икътисад
Иртештән алып Каспий диңгезенә кадәр меңнәрчә чакрым ераклыктагы авыллар һәм көтүлекләр, тайгадан алып Казакъстан ярымчүлләренә кадәр җәелгән Кимәк конфедерациясе икътисады көнчыгыш районнар һәм көнбатыш районнар арасында, шулай ук төньяк урман-дала һәм Тянь-Шаньның көньяк тау итәкләре арасында үзгәреп торган. Исеме күрсәтелмәгән фарсы авторы каһанлыкның көнбатыш өлкәләрендә яшәгән кыпчаклар Иртеш тирәсендә тормыш иткән халыкка караганда гадирәк яшәгәннәр, Имәк шәһәре Кимәк каһанлыгының үзәге һәм каһанның җәйге яшәү урыны булып торган, дип ассызыклый[19].
Кимәк икътисады терлекчелек белән бәйле булган[20]. Терлек — ат, туклану өчен төп хайван — сарык. Симез койрыклы сарыклар - ашарга ит, ризык әзерләргә май һәм яктырту өчен май. Иң ярлы кимәкләр терлек көткәннәр. Алар Эмба һәм Урал елгалары арасындагы далада кышлыйлар, җәйләрен Иртеш янында үткәрәләр. Кимәк каханнарының җәйге йорты — Урта Иртешнең Имәк шәһәре, кышкы башкаласы — Балхаш күленең көньяк ярында урнашкан Тамим[21]. Археология Иртеш буендагы кимәкләрнең яшәү рәвешенең ярымутрак булуын раслый, Идриси сүзләренчә, XII гасырда кимәкләр бодай, тары, арпа һәм дөге үстерә[19]. Кимәкләр шулай ук умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.
Идриси кимәк шәһәрләренең яхшы ныгытылган булуын ассызыклый. Кимәк аксөякләре яшәгән кахан шәһәрендә базарлар һәм гыйбадәтханә булган. Утрак яшәү рәвеше нык торак биналар төзүгә сәбәп була, авылларда һәм шәһәрләрдә киез тирмәләр белән беррәттән балчыктан ясалган җир йортлар төзелә[19].
Язма чыганаклардан һәм археологик дәлилләрдән күренгәнчә, кыпчаклар терлекчелекне утрак тормыш рәвешенең кайбер элементлары белән бергә алып барганнар[22]. «Дәшти Кыпчак», ягъни кыпчак далалары күчмә терлекчелек өчен яхшы урын булып тора. Дала билгеле бер көтүлек юллары булган җирлекләргә бүленгән. Даими яйлак һәм кышлак җирләре янында Курган зиратлары урнашкан. Җирлекләрдә, дала һәм күчмә юллар буенда кыпчаклар үлгәннәрне сурәтләгән таш сыннар белән ата-бабаларының изге урыннарын төзегәннәр[23].
Халыкның һөнәрләре — күн эшкәртү, киез итек, кием һәм аяк киеме җитештерү, күн һәм киездән ат җигү. Кимәкләр һәм каһанлыкның башка кабиләләре корал, эш кораллары һәм авыл хуҗалыгы кораллары җитештергәннәр. Урман-дала районнарында агач эшкәртү киң таралган. Савыт-саба агачтан эшләнгән. Тимер, алтын һәм көмеш чыгарганнар һәм эшкәрткәннәр. Кимәк шәһәрләре нигездә сәүдә юллары буенда урнашканнар. Сәүдә нигездә бартер буенча барган: крестьяннар ашлык һәм онны сарык ите һәм тирегә алмаштырган, әмма акча сәүдәсе дә актив үскән.
Гарәп-мөселманнар белән сәүдә мөнәсәбәтләре тәэсирендә Кимәк каһанлыгы коллар сәүдәсенә тартыла, анда «яраксыз кешеләрне», үз туганнарын, шулай ук киданнар талау һәм камау белән шөгыльләнүче кешеләрне саталар. Бу 200 ел дәвам иткән, якынча 850—1050 елларда[4].
Каһанлыкта дини ышанулар
Халыкның күпчелеге мәҗүсиләр, борынгы төркиләрнең күбесе кебек Тәңре динен тоткан. Күк (галәмне), кояш һәм йолдызларны, җирне һәм ата-баба рухларын хөрмәт иткән[2]. Кимәк җәмгыятенең бер өлеше манихейлыкны (III гасырдан Иранда, Урта Азиядә һәм Һиндстанда таралган дини тәгълимат), шулай ук буддачылыкны, соңрак VIII гасырдан исламны кабул иткән[2]. Кимәкләр кеше аяклары сурәтләре төшерелгән кыяларга табынганнар. Соңгы ике дин кимәкләргә X гасырда үтеп керә башлый. Үзәк Иртеш һәм Балхаш районнарында киң тарала[24].
IX гасыр ахырыннан ата-бабаларга багышланган, эчке яктан сын (яисә сыннар) куелган, киртәләп алынган кечерәк изге гыйбадәт йортлары барлыкка килә. Изге урыннар бай һәм танылган күчмә халыклар өчен салынган.
Гаскәре
Кимәк гаскәре җайдаклардан һәм җәяүле сугышчылардан торган. Кораллары нигездә төз озын кылычтан һәм бераз бөгелгән кылычтан гыйбарәт булган, сөңге һәм ук-җәяләр белән дә коралланганнар. Алар археологик тикшерүләр вакытында табылып торалар. Казыганда тагын төрле көнкүреш әйберләре, эш кораллары һәм күп кенә бизәнү әйберләре килеп чыга. Мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, төрле асылмалар, сурәтле төймә, дирбия-сбруй, аеллар очрый.
Төрки телле күп кенә башка халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә каһарман сугышчылар һәм күренекле кешеләрнең таш сынын кую йоласы яшәгән. Бу сыннар дала кыпчаклары һәм Төрки каһанлыгы халыкларының таш һәйкәлләреннән гадирәк итеп ясалган булулары белән аерылып торалар.
Язу
Кимәк җәмгыятендә рун язуы кулланылган. Тарихи һәм археологик чыганаклар шуны дәлилли. Иртешнең югарыгы агымы буенда бер хатын-кыз кабереннән табылган металл көзгегә, мәсәлән, безнең телгә күчергәндә, шушындыйрак мәгънәдә уелып язылган: «Күренекле хатын үзенең көнчелегеннән бушаныр. Аның бәхетле көннәре башланыр…».
Чыганаклар
- Равил Фәхретдинов, ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ 2019 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Сабитов Ж. М. {{{заглавие}}} // Молодой учёный. — 2015. — Май (№ 10 (90)). — С. 961—964. Архивировано 18 апрель 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 Великий Тюркский каганат. Эпоха каганатов (VII—X вв.). tataroved.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2020. Архивировано 29 сентябрь 2020 года.
- ↑ Кикешев Н. И. Кимакский каганат // История Евразии. Истоки. Гипотезы. Открытия. — М.: ЛитРес, 2019. — Т. 2. Великие исходы. — С. 166. — 520 с. — ISBN 5041590273.
- ↑ 1 2 3 Файзрахманов Г. Л. Древние тюрки в Сибири и Центральной Азии. — Казан: Мастер Лайн, 2000. — 188 с. — 1000 экз. — ISBN ISBN 5-93139-069-3
- ↑ История Казахстана в пяти томах. Том 1 — Казахстан от эпохи палеолита до позднего средневековья. — Алматы, 2010. — С. 322. — 544 с.
- ↑ История Казахстана в пяти томах. Том 1 — Казахстан от эпохи палеолита до позднего средневековья. — Алматы, 2010. — С. 327. — 544 с.
- ↑ Кляшторный С. Г., Савинов Д. Г. Степные империи древней Евразии. Серия: Исторические исследования. — Санкт-Петербург: Филологический факультет СПбГУ, 2005. — С. 60 — 346 с.
- ↑ Ахинжанов С. М. Кыпчаки в истории средневекового Казахстана. — Алматы: Гылым, 1995. — С. 119. — 296 c.
- ↑ Гумилёв Л. Н. Поиски вымышленного царства. Легенда о «государстве пресвитера Иоанна». — Москва: Ди-Дик, 1993. — С. 404. — 480 с.
- ↑ Ахинжанов С. М. Кыпчаки в истории средневекового Казахстана. — Алматы: Гылым, 1995. — С. 152. — 296 c.
- ↑ Ахинжанов С. М. Кыпчаки в истории средневекового Казахстана. — Алматы: Гылым, 1995. — С. 110. — 296 c.
- ↑ Ахинжанов С. М. Кыпчаки в истории средневекового Казахстана. — Алматы: Гылым, 1995. — С. 116. — 296 c.
- ↑ Пилипчук Я. В. Кімаки, кай та куни: тюрки чи протомонголи // Цирендоржиївські читання 2012 (V): Тибетська цивілізація та кочові народи Євразії: кросскультурні контакти. — К.: Поліграфіст, 2012. — С. 171—182.
- ↑ История Железной империи. — Новосибирск, 2007. — С. 350. — 372 с.
- ↑ Бичурин Н. Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена // Том II. — Москва-Ленинград, 1950. — С. 72. — 336 с.
- ↑ Гумилёв Л. Н. История народа хунну. Том II. — Москва: Ди-Дик, 1998. — С. 42. — 496 с.
- ↑ Ахинжанов С. М. Кыпчаки в истории средневекового Казахстана. — Алматы: Гылым, 1995. — С. 119—120. — 296 c.
- ↑ Викторова Л. Л. Монголы. Происхождение народа и истоки культуры. — Москва: Наука, 1980. — С. 5. — 224 с.
- ↑ 1 2 3 Плетнёва (1990), 28.
- ↑ Buell 1993
- ↑ Kimball L., «The Vanished Kimak Empire», Western Washington U., 1994, pp.377-385
- ↑ Плетнёва (1990), 29.
- ↑ Плетнёва (1990), 30.
- ↑ Плетнёва (1990), 32.
Әдәбият
- Алёхин Ю. П. 1998: Курган кимакской знати на Рудном Алтае. // Сохранение и изучение культурного наследия Алтайского края. Вып. IX. Барнаул: 1998. С. 201—203.
- Арсланова Ф. Х. 1991: Некоторые образцы наконечников стрел кимаков Верхнего Прииртышья. // Проблемы средневековой археологии Южной Сибири и сопредельных территорий. Новосибирск: 1991. С. 67-77.
- Кудряшов К. В. Половецкая степь. — М., 1948.
- Кумеков Б. Е. Страна кимаков по карте ал-Идриси. // Страны и народы Востока, т. Х. 1971. С. 194—198.
- Кумеков Б. Е. Государство кимаков IX—X вв. по арабским источникам. — Алма-Ата: «Наука», — 1972. 156 с.
- Кызласов Л. Р. Торговые пути и связи древнехакасского государства с Западной Сибирью и Восточной Европой //Западная Сибирь в эпоху средневековья. — Томск, — 1984.
- Могильников В. А. Кимаки. — Сросткинская культура. — Карлуки. // Степи Евразии в эпоху Средневековья. Серия: Археология СССР. — М.: 1981, С. 43-46.
- Плетнёва С. А. Половцы. — М.: Наука, 1990. — 210 с. — (Страницы истории нашей Родины). — 25 000 экз. — ISBN 5-02-009542-7.
- Плетнёва С. А. Кочевники Средневековья: поиски исторических закономерностей / Отв. ред. акад. Рыбаков Б. А. — М.: «Наука», 1982. — 190 с.
- Савинов Д. Г. Расселение кимаков по археологическим данным. // Прошлое Казахстана по археологическим источникам. Алма-Ата: 1976.
- Савинов Д. Г. Этнокультурные связи енисейских кыргызов и кимаков в IX—X вв. // ТС 1975. М.: 1978. С. 209—225.
- Савинов Д. Г. К исторической оценке генеалогической легенды кимаков. // Краткое содержание докладов Лавровских (Среднеазиатско-Кавказских) чтений. 1990—1991. СПб: 1992, с. 27-29.
- Савинов Д. Г. О взаимоотношениях между енисейскими кыргызами и кимаками (по материалам археологических памятников Кемеровской области). // Современные проблемы исторического краеведения. ТД. Кемерово: 1993. С. 14-16.
Сылтамалар
- Кимакский каганат — Каганаты Архивная копия от 14 июль 2014 на Wayback Machine