Мәхмүд Кашгарый
Мәхмүд Кашгарый | |
Файл:2015-09-11-080312 - Upal, Mausoleum des Uigurischen Philologen Muhamad Al Kashgari.JPG | |
Туган көне |
XI гасыр башы |
---|---|
Туган |
Көнчыгыш Төркстанның Кяшгар шәһәре |
Вафат көне | |
Мәхмүд Кашгари яки Мәхмүт Кяшгари (محمود الكاشغري) — төрки язучысы, атаклы «Диване лөгать эт-төрк» («Төрки телләр сүзлеге») әсәре авторы.
Ул Төркстанда чигилләр, ягмалар, кыргызларның шәһәрләрен, кышлау һәм җәйләүләрен күп еллар дәвамында гизеп чыкты, сүзлекләрен туплады, төрле төркем сүз хосусиятләрен өйрәнеп, аныклап чыкты.
Кяшгари үз «Сүзлег»енә Идел буе төркиләренең — болгарларның мәкаль, җыр һәм шигырьләрен дә керткән. Ул үз әсәрен 1074 елда тәмамлаган.
Бу бөек хезмәт безнең заманда 1915—1917 елларда 3 том булып Истанбулда, 1960—1963 елларда Ташкәнттә басылып чыкты. Кашгарига кадәр төрки халыкларның тормыш-көнкүрешләре, телләре, авыз һәм язма иҗатлары турында мондый зур хезмәтнең язылуы мәгълүм түгел. Шуңар күрә бу китап аркасында Мәхмүд Кашгари тарихта беренче бөек тюрколог галим буларак дан алды.
Чыганаклар
- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.